Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Татар әдәбияты буенча олимпиада 06.02.2022
11 А сыйныф укучысы Хасаншина Айсылу (җитәкчесе Гаязова А. Н.) Республикакүләм татар әдәбияты буенча олимпиадада призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Татар теленнән республикакүләм олимпиада 05.02.2022
29- 31нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республикакүләм олимпиада үткәрелде. 8 нче Г сыйныфы укучысы Шафиков Кәрим һәм 6 нчы Г сыйныфы укучысы Вакилова Диләрә призер булдылар. (Җитәкчеләре Зарипова Ә. Г.) Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Очрашу кичәсе. 04.02.2022
Төрле елларда гимназиябезне тәмамлаган укучыларыбыз яраткан укытучылары белән очрашты.
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнеңдер кайдадыр эз калган...
Барысын күзлиләр, эзлиләр, Сагыну хисләрен сиздерми
Бары тик елмаеп йөриләр. -
"Хәтер маршы-2022" 03.02.2022
Гимназия укучылары каршында, Яр Чаллы шәһәренең "Кадет" эзләү отряды агитбригадасы вәкилләре "Хәтер маршы-2022" республика акциясе кысаларында чыгыш ясадылар, ул 257 нче укчылар дивизиясенең, чаңгы батальонының 80 нче бүлеге батырлыгына 80 ел тулу уңаеннан уздырылды.
-
"Без - Россия гражданнары" 02.02.2022
7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Рузиләне "Без - Россия гражданнары" VIII республика иҗат конкурсында җиңүләре өчен җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләделәр. Рузиләнең эше "Мин булачак сайлаучы" номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Дипломны Рузиләгә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Кондратьев тапшырды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү, Казанда, Сукырлар һәм начар ишетүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә узды. Конкурста катнашу һәм бүләкләүгә бару ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы ТИК рәисе Гильманов Фәрид Шәйгалиевич ярдәме белән мөмкин булды. Рузиләне лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.
-
Кунакта ГТРК "Татарстан" каналы 02.02.2022
2 нче февраль көнне бездә кунакта ГТРК "Татарстан" каналы журналистлары кунакта булдылар.
-
01.02.2022
Уважаемые родители!
Подготовительные занятия для будущих первоклассников с 05 февраля по 12 марта 2022 года переносятся на более поздний срок, о чем будет сообщено дополнительно.
Администрация гимназии.
-
"Илһам" татар эстрадасы ансамбле 29.01.2022
Гимназиябезнең актлар залында Пушкин картасы буенча, Түбән Кама шәһәренең "Илһам" татар эстрадасы ансамбле чыгыш ясады. Концерт бик җанлы булды. Концертта гимназиябезне тәмамлаган Марат Фәйрушин да чыгыш ясады. Укытучыларга һәм укучыларга бик ошады.Бик зур рәхмәт
-
Муса Җәлил исемендәге Беренче халыкара музыка фестивалендә 28.01.2022
4 б сыйныфы укучысы Моисеева Аделина (җитәкчесе Маннапова Э. М.) Муса Җәлил исемендәге Беренче халыкара музыка фестивалендә катнашты. Аделина М.Җәлилнең "Бүреләр" шигырен укыды.
-
Биология олимпиадасының республика этабы 27.01.2022
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә биология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабы узды. 10 нче Б сыйныфы укучысы Биктимеров Азат (җитәкчесе Юнусова Р.Ш.) призёр булды. Котлыйбыз! Яңадан-яңа уңышлар телибез.