Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 222 ребенка |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Чиста шәһәр" акциясе 12.04.2022
"Чиста шәһәр" язгы икеайлык кысасында балалар бакчасы хезмәткәрләре кар йомшартырга чыктылар. 3 нче төркемдә әти-әниләр дә кушылды. Бик зур рәхмәт!
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Ак каен" 11.04.2022
3 нче төркемнең зифа буйлы ак каеннары.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" 11.04.2022
Апрель, балачактан, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне белән хәтерләргә уелып калган. Кыска гына гомерендә күпме әсәрләр язып калдырган ул. Менә шуларны искә алу, балаларыбызны шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан бакчабызда "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" диеп исемләнгән сәнгатьле сөйләү бәйгесе үтте. Һәр чыгыш матур, үзенчәлекле иде. Оештыручыларга, катнашучыларга, әти-әниләргә, педагогларга, жюри әгъзәләренә зур рәхмәт!
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Яшәешебез табигатьсез була алмый" 08.04.2022
Бакчабызда һәрдаим төрле күңелле, тәрбияви, белем бирү чаралары үткәрелеп тора. Алар арасында табигатьне саклау, ярату темасы мөһим урында. Яшәешебез табигатьсез була алмый.
11 нче төркемдә чираттагы шөгыль дә нәкъ менә шушың турында. -
Котлыйбыз! 08.04.2022
9 нчы төркемнән Галиакберова Ясминәне I нче урын алуы белән котлыйбыз!
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Урманны коткару" темасына ЭКО - квест 07.04.2022
2 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә "Урманны коткару" темасына ЭКО - квест үткәрелде.
ЭКО-квест балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияли,тапкырлыкны, җитезлекне, зирәклекне, ориентлашуны үстерә. -
"ЭКОЯЗ- 2022" "Умырзаялар" 07.04.2022
4 нче төркем балалары язның беренче чәчәкләрен ясадылар.
Бик матур килеп чыккан умырзаялар. -
"ЭКОЯЗ- 2022" "Тәрәзә төбендә бакча" 06.04.2022
12 нче икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Ахметова Альфира М. һәм Давлетшина Айгуль Ф. табигать дөньясы объектларын тикшерү формасы буларак тәрәзәдәге бакча проекты фотосурәтләре белән уртаклашты.
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Тылсымлы агачлар" 06.04.2022
9 нчы төркемдә "Тылсымлы агачлар" темасына рәсем эшчәнлеге кызыклы үтте!
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Гөлләр тәрбиялибез" 05.04.2022
Балаларны табигать белән таныштыру, төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен бакчабызда табигать почмагы бар. Бу почмакларда балалар гөлләр үсешен күзәтә: төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, кайсы гөлгә күпме яктылык һәм су кирәклегенә төшенәләр.