Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
lll шәһәркүләм "Белем җәүһәрләре" олимпиада - бәйге
22.02.2024
"Көнбагышкай" балалар бакчасында шәһәребез бакчаларыннан туган телебезне, татар телен тирәнтен белүче кечкенә дусларыбыз көч сынашырга җыелды. Алар lll шәһәркүләм "Белем җәүһәрләре" олимпиадасы- бәйгесендә катнашучы 6-7 яшьлек балалар. Һәрбер бала олимпиаданың беренче турына "Мин нинди һөнәр сайлар идем" дигән темага видео-визитка әзерләделәр. Катнашучылардан иң яхшылар, дип табылган 23 бала икенче турга чыкты. Бүген аларга 3 олимпиада биремен үтәргә һәм "җанлы сөйләшү" буларак түгәрәк өстәл артында аралашу тәкьдим ителде. Бу сынауларны уңышлы гына үткәннән соң, килгән кунакларыбызны 11 төркем балалары үзләренең осталыклары белән таң калдырды. Татар халык авыз иҗатыннан: әйтем, табышмак, мәкаль сөйләү, уен уйнап күрсәтүләр күңелгә хуш килде. Бу арада хөрмәтле хөкемдарларыбыз дипломнар әзерләделәр. Балаларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Язучыларының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы үзенең әзерләп килгән истәлекле бүләкләрен тапшырды. Балалар бакчасыннан да урын алучылар өчен призлар әзерләнгән иде. Олимпиада бәйрәм буларак тәмамланды. Балаларны үзләренең көчләрен куеп әзерләгән татар теле тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тагын да очрашуларга көтеп калабыз.
-
21 февраль Халыкара туган тел көне
21.02.2024
21 нче февраль көнне 4 нче санлы балалар бакчасында Туган телләр көненә багышланган шәһәркүләм шигырь бәйгесе узды. Безнең балалар бакчасыннан Иванова Динә Кадыйр Сибгатуллинның "Кораб йөзә бит суда" шигырен сөйләп 2 нче урын дипломга ия булды!.Динәгә алга таба да уңышлар телибез.
-
Флешмоб "Засветись для своей безопасности"
21.02.2024
В рамках проекта " Развивающая многофункциональная территория ИгрАполюс - город профессий на базе МБДОУ 82 "Подсолнушек" при поддержке отдела пропаганды БДД ГИБДД г. Набережные Челны в лице: Гильмутдиновой Резеды Разяповны и Уйбековой Лейсан Минневакиловны был организован флешмоб "Засветись для своей безопасности", в котором активное участие приняли воспитанники и родители старшей группы № 12. Данное мероприятие посетил телеканал "Эфир 24", ждём выпуск репортажа 22.02.24г. в вечерних новостях.
-
"Салават күпере" журналы
20.02.2024
Менә без зарыгып көткән матур "Салават күпере" журналы килеп җитте.1 нче уртанчылар төркем нәниләре тәрбияче Кузнецова М. Ш. белән матур рәсемнәрен карап, биремнәрен чишеп, уеннарын уйнап, "Суык һәм куян"әкиятен бергәлап укып чыктылар.Әкият турында әңгәмә оештырдылар.
-
23 февраль Ватанны саклаучылар көне
20.02.2024
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе hәрвакыт актуальлеген югалтмый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү проблемасы җәмгыять өчен иң мөhим мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта патриотизм, гражданлык тәрбияләү -шактый авыр бурыч, аны хәл итү сабырлык hәм такт таләп итә.
Бала өчен патриотизм — ул аның туган йорты hәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләүче тамырлар, туган якка карата мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык. Мәктәпкәчә белем бирү вакыты баланың әхлакый - патриотик сыйфатларын формалаштыру өчен иң уңайлы чор булып тора, чөнки балалар образы, хис - тойгылар бик якты hәм шуңа күрә хәтердә озакка, ә кайвакыт гомер буена саклана.
Менә 82 нче ,, Көнбагышкай" балалар бакчасында 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7 нче һәм 8 нче мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә спорт ярышы үткәрелде.
Балалар әтиләре белән бергә төрле бәйгеләрдә катнаштып җитезлек, кыюлык, тизлектә ярыштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. -
«Туган тел» татар телендә шигырь укучылар бәйгесе
16.02.2024
"КАМАЗ" Мәдәният сараенда Халыкара туган телләр көненә багышланган «Туган тел» татар телендә шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы 100 гә якын кеше катнашты. 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасыннан Шайхутдинова Найлә, Мөхәмәдиев Мөхәммәд, Валеева Азалия, Гатауллина Сафинә, Латипов Тимур катнаштылар. Конкурс саф татар телендә барды, балалар татар шагыйрьләренең шигырьләрен башкардылар. Мөхәмәдиев Мөхәммәд, 2 нче дәрәҗә дипломы, Шайхутдинова Найлә, 3 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнделәр.Афәрин, котлыйбыз.Балаларны әзерләгән педагогларыбызга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Татар теле матур һәм моңлы, ул белем һәм зирәклек саклаучы. Үз телеңне белү-үз чыганакларыңа, тамырларыңа кайтуның ышанычлы ысулы.
-
Каз өмәсе
01.02.2024
Бакчабыз сабыйларын кечкенәдән үк татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Халилова Айназ Айдаш кызы, тәрбияче Әхмәтова Әлфирә Мияссәр кызы һәм 12 нче зурлар төркем балалары белән “Каз өмәсе” үткәрелде. Бәйрәмгә кунак буларак әти-әниләр, әби-бабайлар да чакырылган иде.Элек-электән каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызлар үзләренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Бүген бәйрәм үтәсе залда чып-чын тантана иде, күңелләрне өздереп, моңлы "Каз канаты" җыры яңгырады. Кызлар, өмә булган өйгә җыелдылар, каз йолкып, каз канаты сыдырырга өйрәнделәр. Җор телле, тапкыр сүзле егетләр дә өмәгә килделәр. Кызлар көянтәләренә эленгән "казлар” белән чишмә буена төшкәндә егетләр озата барды. Балалар капма-каршы җырлы-биюләр, такмаклар, “Йөзек салыш”, “Каурый алыш” кебек халык уеннарын уйнадылар. Өмәбез Касыйм бабай белән Рәкыя әбинең чәй өстәле артында каз мае бн майланган коймагыннан авыз итеп тәмамланды.Татар халкында шундый күңелле бәйрәмнәр, йолалар бик күп. Без балаларны барысы белән дә таныштырырга тырышабыз.
-
"Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем биру стандартлары шартларында инклюзив белем бирүне оештыруга заманча алымнар куллану" темасына балалар бакчаларында эшлэүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы
31.01.2024
Бүген бакчабыз базасында белем күтәрү курслары кысаларында "Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем биру стандартлары шартларында инклюзив белем бирүне оештыруга заманча алымнар куллану" темасына балалар бакчаларында эшлэүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы уздырылды.Стажировка мәйданчыгының программасы бик продуктив, эмоциональ, кызыклы, эчтәлекле узды.
-
Балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегендә әхлакый-патриотик тәрбия бирү" темасына шәһәркүләм семинар-практикум
24.01.2024
Бүген, 24 нче гыйнвар көнне безнең "Көнбагышкай"да балаларга ана теле өйрәтүче тәрбиячеләр өчен шәһәр күләм гамәли семинар узды. Семинарга Казан шәһәреннән мөхтәрәм кунаклар чакырылган иде: Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы -"Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары.
Мөхетдинова Руфия Рифкатовна - "Сабантуй" журналының баш мөхәррир урынбасары. Татар телен өйрәнүдә куллану өчен китап, журналлар, видео һәм аудио кулланмалар тәкъдим иттеләр. Тәрбиячеләр өчен нинди бәйгеләр оештырылуы турында сөйләделәр. Бакчабызның "Ел тәрбиячесе-2024" бәйгесендә шәһәр күләмендә икенче урынны яулаган балаларга ана телен өйрәтүче тәрбиячебез Сабирова Ләйсирә Рафаэлевна мастер-класс күрсәтте. Һәм программа буенча башка балалар бакчаларыннан чыгышлар булды. Семинар бик кызыклы, эчтәлекле һәм сыйфатлы булды. Килгән кунаклар, хәзмәттәшләр зур рәхмәтләрен әйтеп киттеләр. -
Кар көрәү өмәсе
22.01.2024
Балалар бакчасы администрациясе ата-аналарга, кар көрәүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә.Балалар тормышына битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт! Сезнең актив ярдәмегез балаларга саф һавада йөрү, уйнау өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.Ял көннәре булуга карамастан, гаиләләре белән килеп булышканнары өчен 1, 2,3,4,5,7,8,9,12 нче төркем әти- әниләренә аеруча зур рәхмәтләр белдерәбез.
https://vk.com/wall-215824097_1279