Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
- ПРОКУРАТУРА ПРЕДУПРЕЖДАЕТ! 15.04.2024
-
Воспитатель года 2024/Ел тәрбиячесе 2024
22.03.2024
Ежегодно в Республике Татарстан с целью профессионального и личностного развития, выявления и поддержки талантливых педагогов, распространения лучших практик проходит конкурс профессионального мастерства «Воспитатель года». Конкурс проводится по двум номинациям: «Воспитатель года» и «Воспитатель группы с родным языком воспитания и обучения». 22 марта 2024 года в городе Казань завершился конкурс профессионального мастерства.В номинации «Воспитатель группы с родным языком воспитания и обучения» МБДОУ № 82 "Подсолнушек" Сабирова Ляйсира Рафаэловна, заняла 3 место.Поздравляем Ляйсиру Рафаэловну с заслуженной победой в конкурсе! Желаем не останавливаться на достигнутом, всегда двигаться вперед, покорять любые вершины.
Ел саен Татарстан Республикасында һөнәри һәм шәхси үсеш, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иң яхшы практикаларны тарату максатыннан «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы уза. Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә укыту һәм тәрбия бирү тәрбиячесе». 2024 елның 22 мартында Казан шәһәрендә «Ел тәрбиячесе 2024» һөнәри конкурсының финалы узды. Яр Чаллы шәһәренең 82 нче "Көнбагышкай" балаларга ана телен өйрәтүче тәрбиячебез Сабирова Ләйсирә Рафаэл кызы, "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче тәрбияче" исеме өчен көрәште һәм мактаулы 3 нче урынга лаек булды.
Ляйсирә Рафаэловна, сезне бу профессиональ конкурста җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезнең белән горурланабыз һәм яңа уңышлар, зурдан-зур казанышлар телибез!https://vk.com/wall-215824097_1477
https://vk.com/wall-215824097_1476 -
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы
22.03.2024
Бүген 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы уздырылды. Безнең педагогларыбыз мастер-класслар һәм шөгыльләрдәге үзләренең кызыклы алымнары белән уртаклаштылар.Төрле регионнардан килгән педагоглар үзләренең эшләрендә әлеге тәҗрибәләрне яратып һәм актив кулланырлар дигән теләктә калабыз.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
21.03.2024
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Бүген бакчабызда "Нәүрүз" күңел ачу чарасы узды. Нәүрүзбикә килгәнче, ала каргалар кереп яз килгәнен хәбәр иттеләр, әби белән бабай күчтәнәчләрен тараттылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уен-ярышларда көч сынаштылар. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, җырлы-биюле уеннар уйнап, дәртләнеп биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
«Яшь мастер – 2024» чемпионатының региональ этабы
11.03.2024
Яр Чаллы шәһәренең 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы базасында «Яшь мастер – 2024» һөнәри юнәлеш чемпионатының «График дизайн» компетенциясы буенча региональ этабы узды. Чараның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда беренчел уңышлы һөнәри тәҗрибә формалаштыру. Балалар бу һөнәр иясенә бәйле булган белемнәрен күрсәттеләр, һөнәргә карата кирәк булган яки кирәк булмаган предметларны аердылар һәм логотип белән поттерн ясап көч сынаштылар.
82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасыннан Кисаубаева Сафия әлеге компетеция буенча һөнәрне үзләштерүнең беренчел белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтеп 2 урын яулады.
Региональ этап җиңүчеләре чемпионатның төбәкара этабында катнашачак.Әзерләгән педагогларга, техэкспертларга һәм Сафияга уңышлар теләп калабыз.
-
Яз һәм гүзәллек бәйрәме
08.03.2024
Елның иң назлы, якты һәм матур бәйрәме – 8 март бәйрәме.Ул гүзәл затларыбыз, әниләребез, дәү әниләребез бәйрәме.Бакчабызда алар өчен оештырылган 04.03.-07.03.2024 дә бәйрәм иртәләре узды. Балалар да, бәйрәм кунаклары да яхшы кәеф алдылар.
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, дәү әниләр, апалар!
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
«Яшь мастер – 2024» чемпионатының муниципаль этабы
01.03.2024
Яр Чаллы шәһәрендә «Яшь мастер – 2024» һөнәри юнәлеш бирү буенча «График дизайн» компетенциясенең республика чемпионатының муниципаль этабы узды. Чараның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда беренчел уңышлы һөнәри тәҗрибә формалаштыру. Балалар бу һөнәр иясенә бәйле булган белемнәрен күрсәттеләр, һөнәргә карата кирәк булган яки кирәк булмаган предметларны аердылар һәм логотип белән поттерн ясап көч сынаштылар.
82 нче Көнбагышкай балалар бакчасыннан Кисаубаева Сафия әлеге компетеция буенча һөнәрне үзләштерүнең беренчел белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтте. Үзенең сөенечләре һәм борчуларына бай булган чемпионатта Сафия бар кыюлыгын, үҗәтлеген, тырышлыгын, сәләтен, тапкырлыгын күрсәтеп 1 урын яулады.
Муниципаль этап җиңүчеләре чемпионатның региональ этабында катнашачак.Әзерләгән педагогларга һәм Сафияга уңышлар теләп калабыз.
-
"I love English" региональ фестиваль-бәйгесе
29.02.2024
Бүген 34нче санлы "Алтын балык" балалар бакчасында балалар арасында "I love English" региональ фестиваль-конкурсы узды. Балалар инглиз телендә үзләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, иҗади яктан үзләрен дә күрсәттеләр. Нәтиҗәдә бакчабызның 7нче төркем тәрбияләнүчесе Ямилова Зилия 3нче урын яулады, 5нче төркем тәрбияләнүчесе Латыйпова Каролина катнашучы исеменә лаек булды.
-
"Аҗаган -2024" хәрби-патриотик бәйге
27.02.2024
108 нче номерлы балалар бакчасы базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган -2024" хәрби-патриотик уены узды. Уенда Яр Чаллы шәһәренең 11 балалар бакчасы катнашты. 82 нче номерлы "Көнбагышкай" балалар бакчасы командасы 3 нче урынны яулады. Яшь спортчыларыбызны котлыйбыз, аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
Эх, аулак өй, аулак өй. Уйната да, җырлата да, биетә дә - аулак өй!
22.02.2024
Без дә 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында уздырылган "Аулак өй" кичәсендә уйнадык та, гөрләтеп җырладык та, татар көйләренә әйттереп биедек тә. Зурлар төркеме генә булуга карамастан, чып- чын аулак өй тамашасы күрсәттеләр балалар. Уеннар, тизәйткеч, мәкальләр, үртәвечләр, халык җырлары, такмаклар блән үрелеп барды бу күренеш. Кергән кунаклар, килгән әти - әниләр дә тамашадан бик кәнагать, булып киттеләр.
https://vk.com/wall-86120713_35049