Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Порядок приема на обучение в ОО 12.03.2021
-
"Болгар" бию ансамбле бездә кунакта 11.03.2021
Чаллы шәһәрендә даны еракларга таралган иҗат коллективы бар. Ул – “Болгар" бию театры. Алар быел да 2нче Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучыларына Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан өр – яңа концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу юлы татар, рус, мари, чуваш халыкларының шаян биюләрен башкардылар алар. Биючеләргә Фәрид Закиров исемендәге Болгар бию уен кораллары оркестры уйнап торды. Төгәллек белән башкарылган шаян биюләрне укучылар да, укытучылар да бик яратып кабул итте. Кыскасы, осталыкларына хәйран каласың “Болгарлылар”ның. Матур, җылы эчтәлектәге концерт программасы белән килгәннәре өчен 2нче гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы “Болгар” бию театрына: директор - Алинә Ганиевага, сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты – Елена Заряновага, баш балетмейстер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Смышляевка, баш дирижер – Фәрид Закировка, солистлар: Нияз Хәмәтшин, Регина Садикова, Гөлнара Шәмсетдиноваларга, концертны алып баручы – Айсылу Хисмәтуллинага зур рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә дә милли көйләр, моңнарыбызны ишетергә язсын, милләтләр дус - тату булып җырлап яшәсеннәр, диде ул, һәм коллективка киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Бу концерт тагын бер җылы истәлек булып укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр.
фото1, фото2, фото3, фото4, фото5
-
Халыкара хатын - кызлар көне белән! 05.03.2021
Хөрмәтле хатын - кызларыбыз! Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!
2нче гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 04.03.2021
Математика фәненнән республикакүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 4 сыйныф укучысы ӘХМӘТШИН ЙОСЫФНЫ чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән укытучы Хамидуллина Дания Миннехановнага рәхмәт белдерелә.
-
“NATIONAL UNITY” CONTEST 02.03.2021
Гимназиядә инглиз теле атналыгы кысаларында Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “NATIONAL UNITY” дигән чара уздырылды. Бәйгедә 5нче сыйныф укучылары катнашты. Уен - бәйге инглиз телендә узды, укучылар Татарстан Республикасы һәм Татарстан тарихы, бәйрәмнәре, гореф - гадәтләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр.
-
Хәрби - патриотик тәрбияләү айлыгы 01.03.2021
Гимназиядә Хәрби - патриотик тәрбияләү айлыгы узды. Ул балаларда ихтыяр көче тәрбияләү, физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, илебезнең хәрби, тарихи һәм мәдәни мирасын саклау һәм арттыруга юнәлдерелгән. Айлык кысаларында батырлык дәресләре, спорт ярышлары, ветераннар белән очрашулар, хәрби патриотик җырлар, иҗади эшләр бәйгеләре һәм тантаналы чаралар узды:
"Җиңүгә таба юл" бәйгесе фото1, фото2, фото3, фото4
"Иң тату гаилә" бәйгесе фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6
-
Добро пожаловать в Краснодарское высшее военное училище им. С.М.Штеменко 01.03.2021
Краснодарское высшее военное училище имени генерала армии С.М.Штеменко является одним из старейших и единственным по профилю подготовки военно-учебным заведением Министерства обороны Российской Федерации, выпускники которого обеспечивают безопасность информационных и телекоммуникационных систем органов военного управления.
На протяжении всей своей истории уникальный коллектив Краснодарского высшего военного училища имени генерала армии С.М.Штеменко решает задачи особой важности по подготовке кадров для Службы защиты государственной тайны Вооруженных Сил Российской Федерации.
Учащимся выпускных классов, желающим поступить в данное училище, всю необходимую информацию можно получить на сайте КВВУ https://kvvu.mil.ru/
-
Әтиләр парады 28.02.2021
"Әтиләр парады" шәһәркүләм спорт бәйгесендә 2нче урынны алган Ильязовлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2021
Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан дөньякүләмендә дә, республикабызда да, безнең гимназиядә дә туган телгә бәйле чаралар үткәрелә. 2021 нче елның 19 нчы февралендә Халыкара Туган телләр көне кысаларында “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Әлеге чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Бу очрашу бигрәк тә яшь каләм тибрәтүче укучыларыбызның исендә калыр. Катнашкан укучылар, килгән кунаклар да канәгать калды.
-
Открытие Шахматных зон 20.02.2021
В целях реализации социального партийного проекта, в гимназии провели открытие шахматных зон. В мероприятие был приглашён депутат Госсовета финансовый директор ООО "ПромИндустрия" Атласов Николай Михайлович. Организаторы мероприятия: руководитель шахматного кружка Хуснуллин Рамиль Тагирзянович и замдиректора по воспитательной работе Харисова Э.М.