Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кышкы каникуллар узды... 13.01.2022
Кышкы бәйрәмнәр һәм каникуллар гөрләп узды. Ул күз ачып йомганчы узган кебек тоелса да, әлеге каникул укучылар ялы файдалы һәм кызыклы оештырылуы белән үзенчәлекле булды. Яңа ел бәйрәмнәрендә укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабайга хат язган Мәдинә Сәхәбетдинованың Яңа ел маҗарасы, Кыш бабай берлектә трамвайда мавыктыргыч экскурсия, кышкы сабантуй, мастер-классларда уз кулың белән уенчыклар ясау, спортзалда узган ярышлар, тимераякта шуулар, бергәләп караган спектакльләр, үзеңнең гимназия тарихын өйрәнү, имтиханнарга әзерлек, бәйгеләрдә җиңүләр – каникулның матур мизгелләре булып истә калды. Хәзер яңа көч белән иң озын чиреккә кердек. Яңа елда уңышлар сезгә!
-
“Чулман өстендә салават күпере” 30.12.2021
Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге икенче гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми урта белем бирү оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәнияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм” гранты кысаларында “Чулман өстендә салават күпере” проектын яклау узды.
Әлеге грантта гимназиянең 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты (салават күпере җиде төстән тора). Проект үзе дә җиде этаптан торды. Укучылар җиде халыкның: татар, удмурт, украин, немец, әрмән, грузин, корея халыкларының яшәү рәвешләрен, милли ашларын, гореф-гадәтләрен, мәкальләрен өйрәнделәр; бу халыкларның тормышларын яктырткан социаль роликлар төшерделәр, аш-су әзерләү буенча Тик-Токта видеолар ясадылар, мультфильмнарын татарчага тәрҗемә иттеләр.
Проектны яклау этабына мәртәбәле жюри әгъзалары: үзебезнең М.Вахитов мәктәбен тәмамлаган, күп еллар Чаллы телевидениесендә журналист булып эшләгән Ганиева Резеда Әсхәт кызы, “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче “Җәүһәр” ансамбле солисты Закирова Нәзилә Гомәр кызы, “Веснянка” украин халык ансамбле җитәкчесе Гайфуллин Рафаэль Әнвәр улы, гимназиянең ата-аналар комитеты рәисе Мөхәммәтова Айсылу Али кызы чакырылган иде.
Проект “Фатирник ” форматында узды. Гимназиянең мәҗлесләр залы татар милли өе итеп җиһазландырылган, бизәлгән иде. Проект яклау яңа тектерелгән милли киемнәрне демонстрацияләү белән башланды. Аннан укучылар үз проектларын яклауга күчтеләр. Әлеге халыкларның тормыш рәвешләре, бәйрәмнәре, милли ашлары бик матур эчтәлектә яктыртылды. Ә мультфильмнарның татар телендә камил тәрҗемәләре, укучыларның рольләрне тавышларга бүлеп сәнгатьле сөйләме тамашачыны таң калдырды.
“Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы” дигән мәкальне искә төшерү бик урынлы булыр. Грант кысаларында бүлеп бирелгән матди ярдәм - зәвык белән тектерелгән милли костюмнар, мәҗлес залына куелган яктырту җайланмаларын сатып алу һәм урнаштыру – гимназия колективының зур тырышлык нәтиҗәсе.
Татар теле сагында торган белем йортында әлеге проектны тормышка ашыруда никадәр көч куелуын жюри әгъзалары да билгеләп узды. Бу чараны Рафаэль Әнвәрович: “Чын профессионаллар әзерләгән проект”-, дип бәяләде. Ә Резеда Әсхәтовна исә татар рухы сакланган гимназиядә укучыларның үз туган телләренә һәм башка халыкларның телләренә, гореф - гадәтләренә, мәдәниятләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылуын, укучылар һәм укытучыларның әлеге юнәлештә җиң сызганып эшләүләрен билгеләп үтте.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тормышка ашырылган әлеге проект бик файдалы булды.
-
“Боз белән капланган сулыкларда сак булыйк!” айлыгы 18.11.2021
Татар халык мәкалендә : “Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма!” –диелсә дә, бозның калынлыгы 7 сантиметр булмый торып, сулыкларга керергә ярамый. Озын таяк тотып, бозның ныклыгын тикшереп бару кирәк. Иптәшегез белән боз өстеннән барганда, ара калдыру зарур. Бәхетсезлек очрагы туа калса дип, кесәгә очлы предмет салып кую кирәк (ул бозга таяну ноктасы булдыру өчен!), әмма саклык чарасын саклау әһәмиятле. Боз ярылып , суга чумган кеше гомере өчен вакыт чикле - 15-20 минут. Салкын судан чыккан кешегә беренче ярдәм күрсәтү, киемен алыштыру, җылы итеп төрү, кайнар чәй бирү кирәк.
Балаларның куркынычсызлыгын саклау, иминлекләрен тәэмин итү максатыннан гимназия укучыларына “Бозлыкларда сак булыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен инструктаж үткәрелде. Укучылар, сулыклар боз белән каплангач, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, белемнәрен ныгыттылар. Балаларга сулыкларда сак йөрергә кирәклеге, иминлегебезнең мөһимлелеге аңлатылды.
Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул!” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. 8в сыйныф укучысы Азалия Гайниева конкурска үз эшен иң беренче булып тәкъдим итте. 9в сыйныф укучылары Нурисламова Алия белән Ишалина Айсылу “Боз өстендә сак булсаң, су төбенә төшмәссең” исемле республикакүләм видеоконкурсына эш җибәрделәр.
Безнең исәнлек үзебездән тора, сулыклар янында йөрмәү хәерле.
- Җәлилчеләр 17.11.2021
-
“Татар кызы” бәйгесе 12.11.2021
Көтеп алган көзге каникул үтеп, янә ыгы- зыгылы мәктәп тормышы башланды. Уку белән бергә төрле бәйге, конкурсларда да катнашу таләп ителә. Ә аларның иге – чиге юк. Чираттагысы - “Татар кызы” - 2022 шәһәркүләм конкурсының мәктәп туры. Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә дә бу конкурсны үткәрү, анда катнашу матур бер гадәткә кергән. 9 нчы ноябрь көнне гимназиябездә үткәрелгән бу конкурста башлангыч сыйныфта укучы 9 кыз катнашты. Һәр конкурсант бәйгегә ныклап әзерләнгән. Алар төрле яктан үзләренең җырга – моңга сәләтләрен күрсәттеләр, туган телебезне яратуларын шигьри юлларга салып сөйләделәр. Татарның йөзек кашы булган бу гимназиядә ана телен иң яхшы белүче, өйрәтүче мөгаллимнәр эшләгәнгә укучыларның сөйләм теле матур. Милли киемнәрдән киенгән кызларның туган телгә аталган шигырьләр сөйләве, җырлар белән бергә үрелеп барды. Аеруча 4в сыйныфы укучылары – Әүхәдиева Адилә, Кашапова Зилияләрнең (сыйныф җитәкчесе -Гыйниятуллина Илфира Сабир кызы) әниләр турындагы чыгышлары тамашачыда яхшы тәэсирләр калдырды. Мәктәпкүләм бәйгедә 1нче урынга 3а сыйныфы укучысы Кәлимуллина Регина лаек булды. Бу бәйгене оештыруда булышлык иткән башлангыч сыйныф укытучылары: Хаматова Ләйсәния Барый кызына (1 а сыйныфы), Нәфыйкова Ландыш Хопбул кызына (1б сыйныфы), Сәгыйтова Әнисә Әмир кызына(3а сыйныфы), Гараева Гөлназ Айрат кызына(3в сыйныфы), Гыйниятуллина Илфира Сабир кызына (4в сыйныфы), әти – әниләргә, мәртәбәле жюрига администация тарафыннан зур рәхмәт. Гимназиянең “Татар кызы” - 2022 исеменә лаек булган Регинабызга шәһәр турында да зур уңышлар теләп калабыз!
-
ГТО! 10.11.2021
Выпускники гимназии сдают нормы ГТО
-
Школьный музей 01.11.2021
#ШкольныеМузеиЧелнов
-
Җиңәсең килсә, көрәш! 22.10.2021
17нче октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 2 нче Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә көрәш бәйгесе булып узды. Һәр елны үткәрелә торган бу бәйгегә “Витязь” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2 нче гимназия, 4, 7, 9, 29, 44, 52,54 нче мәктәпнең яшь көрәшчеләре катнашты (барлыгы 67 укучы). Бәйгене ачуда мәртәбәле көрәш осталары:
- көрәш Федерациясе председателе, көрәш буенча спорт остасы Нәҗмиев Айдар Илдус улы;
- РФ һәм ТР ның атказанган тренеры, милли көрәш буенча спорт остасы, профессор Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы;
- билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, 2013 елгы Универсиада чемпионы, “Виктория” спорт мәктәбе директоры Әхмәтшин Ренат Рөстәм улы;
- “Витязь” спорт мәктәбе директоры, көрәш буенча спорт остасы Фролов Артур Валерьевич катнашты.
-
Зарарлы гадәтләр сәламәтлекне боза 21.10.2021
Бүген 2нче гимназиягә Яр Чаллы шәһәре наркологик үзәк специалисты Мортазина Гүзәл Азатовна килде. Ул югары сыйныф укучылары өчен лекция укыды. Чакырылган лектор бүгенге көндә барыбызны да борчыган тема – яшүсмерләрнең, составында төрле зарарлы матдәләр булган сигарет, тәмәке, снюс тартулары хакында борчылып сөйләде. Илдә мәктәп укучыларының, никотин һәм составында наркотик матдәләр булган электрон сигаретлардан агуланып үлү очракларының күбәюе, наркологик учетка куелуның арта баруы, үзеңнең сәламәтлегең хакында уйламауның ахыры - төрле онкологик авыру белән тәмалануы турында һәр укучыга аңлаешлы итеп фактлар нигезендә җиткерелде.
Гимназиянең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы бүгенге очрашудан укучылар ныклы нәтиҗә ясарлар дигән фикерен әйтте. “Без һәр укучының сау – сәламәт булып үсүен, үзеннән соң таза буын калдыруын тәэмин итәрлек шәхес итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Бу хәзерге табак, сигаретларны рекламалаган вакытта бик авыр. Тик без моны һәрбер балага җиткерергә тиешбез. Әти- әниләр һәрвакыт тәмәке, сигарет, снюсларның коточкыч зарары хакында балалары белән даими сөйләшеп торсын иде”- диде ул, сүзен йомгаклап.
Бу очрашу “Без сәламәт яшәү яклы” - “Мы за здоровый образ жизни” айлыгы кысаларында оештырылды.
-
Без – сәламәтлек яклы. 20.10.2021
Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиядә әледән – әле төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар булып тора. Ә бүгенге кунак, Әтиләр советы җитәкчесе - Сагиров Илнар Хатипович, “Без сәламәт яшәү яклы” - “Мы за здоровый образ жизни” айлыгы кысаларында чакырылган иде. Ул составында никотин һәм башка күптөрле агулы химкатлардан торган электрон сигарет, снюс, сагыз ише әйберләрнең яшь организмга зарары хакында җиткерде. Видеоязма нигезендә аларның рак һәм башка бик күп төрле куркыныч авырулар китереп чыгаруын дәлилләп күрсәтте. Шулай ук нәселсез калу куркынычы булуын да кисәтте, геннар аша буыннан – буынга күчүче физик, психик авыру балалар тууына да сәбәпче булуы хакында сөйләде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна бу лекциянең һәр укучы өчен файдалы булуын искәртеп үтте. Укучыларга сигаретка үрелгәнче ин элек аек акыл, аек аң белән уйларга кирәклеген, бары тик сәламәт яшәү рәвешен алып бару зарурлыгын әйтте.
Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Илнар Хатип улы уздырган лекция буш сүз генә булып калмасын иде!