Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
УРА!!! КАНИКУЛЫ!!! 15.03.2017

-
Тәрбия сәгате "Яман гадәтләрдән сак булыйк!" 15.03.2017

Югары Табын авылы китапханәчесе 5-7 нче сыйныф егетләре өчен "Яман гадәтләрдән сак булыйк!" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотикларның яшь организмга тәэсире турында эчтәлекле чыгыш тыңлаганнан соң, укучылар рәсемнәр буенча үз фикерләрен җиткерделәр. Тәрбия дәресе бик җанлы үтте.
-
Инглиз теле көне 14.03.2017

Бүген мәктәптә инглиз теле көне үткәрелде. Инглиз теле укытучысы Кашапова З.Р. 5-9 нчы сыйныф укучыларына шигырьләр сөйләтте, Тугаш башлангыч мәктәбе укучылары да, "Әллүки" балалар бакчасына йөрүче балалар да җырлар җырладылар. Чара кызыклы булды.
-
"Табигатьне саклыйк!" темасына тәрбия сәгате. 14.03.2017

Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигатьне саклыйк!" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга Кызыл китап турында сөйләде. Соңыннан балалар экология темасына рәсемнәр ясадылар, һәрберсе үз рәсеменә аңлатма бирде.
-
Кошлар килүгә без әзер!!! 13.03.2017

Укучыларыбыз сыерчык оясы ясауда активлык күрсәттеләр.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 10.03.2017

Бүген мәктәптә "Тормыш дәресләре" нигезендә тыл ветераны белән очрашу үткәрелде. Очрашуны башлангыч сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Г.Г. белән Динмухаметова Г.Р. Югары Табын авылында яшәүче Рәсимә апаны сыйныф сәгатенә очрашуга чакырдылар. Рәсимә апа укучыларга бала чагы, яшьлек вакыты, сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләде. Очрашу ахырында укучылар, укытучылар Рәсимә апага бик зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Башлангыч сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Г.Г. белән Динмухаметова Г.Р. мәктәп администрациясе исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Мәктәптә әниләр бәйрәме 09.03.2017

7 март көнне мәктәпкүләм әниләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне 1,3 нче сыйныф укучылары җитәкчелегендә, сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Г.Г. оештырды һәм алып барды. Чарада бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз да катнашты. Бәйрәм бик күңелле булды. Укучыларга һәм сыйныф җитәкчесе Хабибуллина Г.Г. рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Биатлон ярышында уңышларыбыз... 06.03.2017

4 нче март көнне Симәк авылында Әфганчы Садретдинов Зөфәр Азгамович истәлегенә районкүләм биатлон ярышы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары активлык күрсәтеп күп кенә уңышларга ирештеләр. Команда I һәм II урыннарга ия булды, Команда да Шакиров Ф.А., Шакирова С.А., Гибадуллина Г.Г., Газизов И.Р, шәхси ярышта Шакирова С.А. III, Гибадуллина Г.Г.II, Нургалиев Н.М.III, Гайсин И.Г. II урынга лаек булдылар һәм кубок безнең командага бирелде.
-
Кышкы туризм ярышында катнашу. 04.03.2017

3 нче март көнне Яңа Усы авылында районкүләм кышкы туризм буенча ярыш оештырылды. Безнең команда укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеп II урынны яуладылар. Түбәндәге укучылар катнашты: Шакирова С.А., Шакиров Ф.А., Гибадуллина Г.Г,, Гайсин И.Р. Укытучылары Галиев З.З. Укучыларга һәм укытучыга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге призына бадминтон ярышы 02.03.2017

1 март көнне мәктәптә Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге призына бадминтон ярышы үткәрелде. Ярышта Минзәлә районы Татар Мөшегесе урта гомуми белем бирү мәктәбеннән дә укучылар катнашты. Ярышта 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашып Грамотага һәм бүләкләргә лаек булдылар. Чара укучыларның концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.










