Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 обучающихся,6 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгында "Зиһен ачкычлары" дип исемләнгән әдәби ярминкә уздырылды 16.01.2018

Балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковка 85 яшь тулу уңаеннан, Югары Табын авылы китапханәчесе "Зиһен ачкычлары" дип исемләнгән әдәби ярминкә уздырды. Балалар шигырьләр укыдылар, арифметик мәсьәләләр чиштеләр./ Библиотекарь Верхнетабынской сельской библиотеки провели литературную ярмарку "Зиһен ачкычлары", посвященную ко дню рождения детского поэта Х.Халикова.
-
Бадминтон ярышындагы уңышларыбыз! 15.01.2018

12 нче гыйнвар көнне спорт мәктәбе беренчелегенә бадминтон ярышы уздырылды. 8-10 сыйныф укучылары арасында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Талибуллина Алия II урынга лаек булды. Тренеры Валеев Ф.Ө. Котлыйбыз!!!
-
Студентлар белән очрашу 12.01.2018

Кичә, 11нче гыйнвар көнне мәктәбебездә "Барысы да безнең кулда" дип исемләнгән мастер-класс нигезендә студентлар белән очрашу үткәрелде. Мастер-классны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Амирова Миләүшә Рөстәмовна алып барды һәм оештырды. Студентлар үзләренең уку йортлары турында таныштырып киттеләр, белемле булырга, тырышып укырга кирәклеге хакында укучыларга җиткерделәр. Мастер-класс тәмамланганнан соң, ике командага бүленеп физкультура укытучысы Галиев З.З. күңелле эстафета ярышлары үткәрде. Чара бик матур һәм күңелле булды.
-
"Яңа ел сувениры" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды 11.01.2018

Сәнгать мәктәбе оештырган "Яңа ел сувениры" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары бик актив катнашып Грамоталарга, сертификатка лаек булдылар. Сөләйманова Диләрә (1 сыйныф)-3 урын, Латыпов Нияз (2 сыйныф)-2 урын, Тугаш мәктәбе укучылары 1 урынга лаек булдылар, Ардуанова Адилә (1 сыйныф), Садриев Раяз (2 сыйныф), Нуретдинов Илназ (2 сыйныф)- актив катнашучы Грамотасына лаек булдылар.Укучыларга, әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ОГЭ-2018 05.01.2018

9 нчы сыйныф укучылары Мөслим лицее базасында математика фәненнән оештырылган сынап карау имтиханында катнаштылар. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз!!!
-
ОГЭ-2018 04.01.2018

9 нчы сыйныф укучылары үз белемнәрен тикшерү максатыннан рус теленнән Мөслим лицее базасында узган имтиханга бардылар. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз!!!
-
Мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләрен тапшыру 28.12.2017

Мөслим районы мәгариф бүлеге белән берлектә район башлыгы авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бәйрәме уңаеннан ярдәм күрсәттеләр.Шул уңайдан Тугаш авылында яшәүче Солиева Мәрьямгә Яңа ел бүләге тапшырылды.
-
Мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләрен тапшыру 27.12.2017

Мөслим районының мәгариф бүлеге белән берлектә район башлыгы мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бәйрәм уңаеннан ярдәм күрсәттеләр. Югары Табын авылында яшәүче Никитиннарда.
-
Тугаш башлангыч мәктәбендә Яңа ел балмаскарады 26.12.2017

25 нче декабрь көнне Тугаш башлангыч мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм авыл халкы белән берлектә Яңа ел балмаскарады үткәрелде. Авыл халкы да читтә калмаган, укучыларның күңелләрен күрергә дип төрле әкияти геройлар булып киенеп керделәр. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Яңа ел балмаскарады күңелле булды.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 25.12.2017

23 нче декабрь көнне мәктәпкүләмендә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы тирәли хороводлар башкардылар, уеннар уйнадылар, Яңа елга багышланган матур шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур булды.










