Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Экологик десант! 16.10.2017

Тирә-якны чистарту максатыннан 7-8 нче сыйныф укучылары физкультура укытучысы Галиев З.З. белән берлектә Түбән Табын авылында урнашкан чишмәне чистартырга бардылар. Укучылар агачлар утырттылар, чишмә тирәсен чистарттылар. Укучыларга, укытучыга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Очрашу...! 12.10.2017

Бүген мәктәптә отставкадагы милиция подполковнигы Бухарин В.А. очрашу булды. Укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, төгәл җаваплар тыңланды.
-
Тренировка по гражданской обороне 11.10.2017

Тренировка по гражданской обороне
-
Лаеклы ялдагы ветеран укытучыбыз мәктәбебез директоры Рәзифә Фарсиевна белән очрашу 10.10.2017

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә матур һәм истәлекле чара үткәрелде. Мәктәбебез директоры бүгенге көндә лаеклы ялдагы Рәзифә Фарсиевно белән очрашу үткәрелде. Рәзифә апа эш дәверендә булган кызыклы вакыйгалары турында укучыларга сөйләделәр. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Рәзифә апага рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Лаеклы ялдагы ветеран укытучыларыбыз белән очрашу 09.10.2017

Мәктәбебездә бик матур чара үткәрелде. Бүгенге көндә лаеклы ялдагы ветеран укытучыларыбыз Тәнзилә апа белән Мизхәт абый укучылар белән очрашуга килделәр. Мизхәт абый бик оста рәссамчы, Тәнзилә апа укучыларның яраткан рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Алар үзләре белән фоторәсемнәр дә алып килгәннәр, элекеге мәктәп тормышы турында кызыклы гына фикерләр әйттеләр. Очрашу безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 06.10.2017

Башлангыч сыйныф укучылары бик актив рәвештә акциядә катнаштылар. Һәр укытучыга открыткалар ясап тараттылар. Башлангыч сыйныф укучыларына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Оештыручылар башлангыч сыйныф укытучылары Хабибуллина Г.Г., Динмухаметова Г.Р., пед. оештыручы Нуруллина Ә.Х.
-
4 октябрь - Россиянең Гражданнар оборонасы көне 04.10.2017

Т.Табын төп мәктәбендә гражданнар оборонасы айлыгы старт алды. Мәктәпнең ТИН укытучысы Валеев Ф.У. ачык сыйныф сәгатендә укучыларны гражданнар оборонасы төшенчәсе белән таныштырды. Укучыларга куркыныч янаган очракта нәрсә эшләргә эшләргә кирәклеге аңлатылды
-
"Укытучыңны котла!" акциясендә катнашу 03.10.2017

Мәктәптә бүген бик матур чара булды. Башлангыч сыйныф укытучылары Хабибуллина Г.Г. белән Динмухаметова Г.Р. гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган, хәзерге көндә лаеклы ялдагы ветераннарыбыз Хәдичә апа белән Ягъфәр абыйны очрашуга чакырдылар. Хәдичә апа белән Ягъфәр абый эшләү чорындагы кызыклы һәм истәлекле вакыйгаларын укучыларга сөйләделәр. Очрашу ахырында укучыларга матур теләкләр теләделәр.
-
"Укытучыңны котла!" акциясендә катнашу 02.10.2017

Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Г.Г. белән Динмухаметова Г.Р. җитәкчелегендә лаеклы ялдагы ветеран укытучыбыз Энҗе апаның оендә булдылар. Укучылар Энҗе апаны бәйрәм белән котладылар.
-
Кышка әзерлек 02.10.2017

Бүген укучылар җәй буе үстергән кишер белән чөгендерне алып кышка әзерләп куйдылар. Уңыш бик мул булды.










