МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 74 учащихся |
У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
10 нчы сыйныф укучылары - Мөслим музейларында кунакта 21.11.2024
Дәрестән тыш эшчәнлек һәм "Туган якны өйрәнәбез" мәктәп пректын гамәлгә ашыру кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гәрәева Гөлсинә Г. белән Мөслимгә экскурсиягә бардылар.Укучылар Туган як музеенда, Батырлар йортында булдылар. Экскурсия барышында укучылар экспонатлар, авыл һәм татар халкының тормыш-көнкүреш тарихы, районыбызның батырлары белән таныштылар. Экскурсия ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды.
-
"Әдәбият һәм сәнгать көннәре", "Тел күрке - сүз" муниципаль әдәби проекты кысаларында "Әдәби мәйдан" дип аталган истәлекле очрашу узды 21.11.2024
"Әдәбият һәм сәнгать көннәре", "Тел күрке - сүз" муниципаль әдәби проекты кысаларында 21.11.24 көнне "Әдәби мәйдан" дип аталган истәлекле очрашу узды. Әдәби мәйдан кунаклары - татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев һәм журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗ. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарифуллина Д.Р, Нәҗмиева Г.Л. әзерләде. Кичәне Халыкара журналист, Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Иске Карамалы авылы китапханә мөдире һәм социаль хезмәттәшлек нигезендә күп кенә мероприятиеләр оештыручыбыз Гөлназ Шәмси алып барды.
-
Укучыларыбыз - "Мизгел" яшьләр үзәгендә 15.11.2024
Дәрестән тыш эшчәнлек һәм "Туган якны өйрәнәбез" мәктәп проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6-7 нче сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә 7 нче сыйныф җитәкчесе Кәримова М.М. белән Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Укучылар "Мизгел" яшьләр үзәгендә булып, "Халыклар дуслыгы" викторинасында катнаштылар. 6-7 нче сыйныф укучылары "Колос" кинотеатрына сертификат белән бүләкләнделәр. Укучылар "Батырлар йорты"нда, район мәгариф бүлегендә дә булдылар.
-
7 нче сыйныф укучылары Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Я.Хәбибуллина белән очрашты 15.11.2024
Дәрестән тыш эшчәнлек һәм "Туган якны өйрәнәбез" мәктәп проектын гамәлгә ашыру кысаларында 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Кәримова М.М. белән "Укытучылар йорты"нда булдылар. Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Я.Хәбибуллина укучыларга әңгәмә барышында укуның кирәклеге, тәрбияле булуның мөһимлеге, ата-ана хакын хаклауның кыйммәте һ.б. хакында сөйләде; күңелендәге теләкләрен җиткерде.
-
"Кызыклы сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр Хәбир Ибраһимның "Оҗмах бакчасында" әсәрен сәхнәгә куйды 15.11.2024
Мәктәбебездә эшләп килүче "Кызыклы сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр (шул ук вакытта Октябрь авыл клубы каршында эшләп килүче "Нур" балалар театр түгәрәгенә йөрүче укучылар) Хәбир Ибраһимның "Оҗмах бакчасында" әсәрен сәхнәгә куйды.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында "Туган як тарихы битләреннән" темасына чираттагы дәрес Иске Карамалы авылы китапханә - музеенда үтте 14.11.2024
14.11.24 көнне 5 нче сыйныф укучылары өчен "Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында "Туган як тарихы битләреннән" темасына чираттагы дәрес Иске Карамалы авылы китапханә - музеенда үтте. Китапханә - музей җитәкчесе Гөлназ Шәмси укучыларны музейдагы кайбер экспонатлар тарихы белән таныштырды. Авыл тарихы битләреннән кызыклы истәлекләр белән дә уртаклашты.
-
Низамовлар гаиләсе "Тарихта без эзлебез" нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясады 14.11.2024
Республикакүләм "Тарихта без эзлебез" нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясап, өченче урын алган коллегабыз Диләрә Низамованы һәм алар гаиләсен котлыйбыз.
-
"Кызыклы сәхнә" өстәмә белем бирү түгәрәгенә йөрүче укучылар Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" пьесасын сәхнәгә куйды 12.11.2024
12.11.24 көнне "Кызыклы сәхнә" өстәмә белем бирү түгәрәгенә йөрүче укучылар Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" пьесасын сәхнәгә куйды. Түгәрәк җитәкчесе Гарифуллина Д.Р.
-
1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды 11.11.2024
Мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләрнең кануннары белән таныштылар, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә вәгъдә бирделәр. "Россия бөркетләре”н мәктәп директоры Мөхәмәдиева Ләйсинә Расил кызы котлады. Безнең «Россия бөркетләре» бу исемне лаеклы йөртер һәм киләчәктә илебезнең горурлыгы булыр дип өметләнәбез.
-
День памяти погибших при выполнении служебных обязанностей сотрудников органов внутренних дел РФ 08.11.2024
8 ноября отмечается День памяти погибших при выполнении служебных обязанностей сотрудников органов внутренних дел Российской Федерации. Служба в органах внутренних дел — это напряженная, порой опасная, но важная и очень нужная обществу работа, требующая мужества и отваги, умения логически мыслить и сопереживать, потому что иногда цена этой работы — человеческая жизнь. Советник директора по воспитанию МБОУ "Кубяковская СОШ" Набиуллина Г. Н. для учеников 5 - 6 классов провела беседу "Мы помним". В ходе беседы ребята узнали о важности профессии и трудностях, с которыми сталкиваются сотрудники полиции на службе. Также просмотрели презентацию.