МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
20.03.2023
Бакчабызда тәрбияләнүчеләр Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган республика күләм шигырь бәйгесендә катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Воспитанники нашего детского сада приняли участие в республиканском поэтическом конкурсе, посвященном творчеству Роберта Миннуллина, и были награждены дипломаи различных степеней. Поздравляем!
-
17.03.2023
Коллектив белән территорияне кардан арындыру максатыннан, өелеп торган карларны тараттык.
Вместе с коллективом расчистили территорию от снега.
-
16.03.2023
Балалар арасында яратып уйнала торган уеннар - хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүреш чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык, сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Музыкаль уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, көчле нык ихтыярлы булып үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәтле музыкаль уен күнекмәләре нәниләргә әйләнә- тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
-
15.03.2023
Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында үткәрелгән күргәзмәдә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гарипова Алия Ренат кызы һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче Абдразакова Айсылу Альмир кызы кунакларны үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Балаларның 7 буын бабаларын белүләре, аларны нәсел агачында тезеп күрсәтүләре кунакларда соклану хисе уятты.
-
14.03.2023
Уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру эшчәнлеге. Чәчәкнең өлешләрен кисеп берләштереп чәчәк ясарга өйрәнделәр. Кайчы белән эшләү күнекмәсен ныгыттылар.
Аппликация в средней группе. Дети научились делать цветы, вырезая и соединяя части цветка. Закрепили навыки работы с ножницами.
-
13.03.2023
Бакчабызда "Юный мастер" республикакүләм чемпионатының "Повар" компетенциясе буенча муниципаль этабы узды. Әлеге чемпионатта мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гарипова Алия узенең осталыгын күрсәтте һәм 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
10.03.2023
Кояшкай балалар бакчасында "Юный мастер" чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионат "Балалар бакчасы тәрбиячесе" компетенциясендә үтте. Дүрт балалар бакчасыннан катнашучы балалар тәрбияче роленә кереп үзләрен 3 модульда сынап карадылар. Тамашачыларны тәрбияче профессиясенең мөһим икәнлегенә төшендерделәр. Чын тәрбиячеләр кебек балалар белән эшчәнлекләр үткәрделәр. Әкияткә анализ ясадылар. Әлеге чемпионатта мәктәпкә әзерлек төркеменнән Янгирова Ралина уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз
-
09.03.2023
Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары иң кадерле, иң яраткан кешеләребез - әниләребез портретын ясадылар.
Әнием - иң якын кешем,
Әни кебек юк беркем,
Әнинең рәсемен ясарга
Рөхсәт сорадым беркөн.
Буяуларны, ак кәгазьне
Тезеп куйдым өстәлгә,
Әниемнең портретын
Кирәк тырышып эшләргә. -
08.03.2023
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.
Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез.
Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
07.03.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә дә әниләрне котлап, матур бәйрәм уздырдык. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, әниләр белән күңелле уеннар уйнадылар. Әтиләр барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап матур җыр бүләк иттеләр.