МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
17.07.2023
Уртанчылар төркеме көнкүреш электр җиһазлары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Электр тогының куркынычлыгы, аны булдырмау очраклары белән таныштылар. Ашыгыч хезмәт телефоны(112) белән таныштылар. Мультфильм аша үзеңнең һәм якыннарыңның тормышына сак караш тәрбияләнде.
-
13.07.2023
Миләшкәй балалар бакчасы коллективы һәм җитәкчесе Ләйсән Харисова татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф- гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләр өчен Бөтендөнья Татар конгрессы каршында оешкан "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
12.07.2023
Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” темасы астында күчмә утырышы уза.
Чит төбәкләр – Австралия, Үзбәкстан,Казахстан, Кытай илләреннән, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Татарстанның 29 районыннан һәм шәһәрләреннән, үзебезнең районнан килгән вәкилләр күчмә утырыш кысаларында районыбыз авыллары, халкыбыз гореф-гадәтләре белән танышты.
Шул уңайдан безнең бакча эшчәнлеге, бакчабызда эшләп килүче проектлар белән таныштылар -
07.07.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеменә үзәк китапханә хезмәткәре килеп балаларны татар халык фольклоры белән таныштырды. Ул аларга татар халкының милли костюмнары, орнаментлары турында сөйләде. Шулай ук татар халкының милли бәйрәме сабан туе турында да әңгәмә корылды. Балалар Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗаты белән дә таныштылар. Аның табышмакаларына бик яратып җаваплар эзләделәр,әкиятләр тыңладылар.
Сотрудник центральной библиотеки ознакомила детей подготовительной группы с татарским народным фольклором. Она рассказала о татарских народных костюмах, орнаментах, традициях и праздниках. Также дети послушали сказки и с интересом искали ответы на загадки.
-
06.07.2023
Кечкенәләр төркеме бакчабызда үсеп утыручы яшелчәләр белән таныштылар. Аларга үсер өчен су һәм кояш кирәк булуын белделәр, яшелчәләрнең кеше организмына файдалы икәнлеген аңладылар.
Воспитанники младшей группы познакомились с растениями, растущими в нашем саду. С ними была проведена беседа о том, что растениям полезны вода и солнце, и про то, что овощи полезны для здоровья человека. -
04.07.2023
Балаларны дару үләннәре белән таныштыруны дәвам итәбез, ромашка чәчәген күзәтү, аның файсы турында әңгәмә.
Продолжаем знакомить детей с лекарственными растениями, беседа о пользе цветка ромашки.
-
03.07.2023
Җәй-балалар өчен иң яхшы вакыт. Бу чорда алар ачык һавада актив вакыт үткәрә алалар. Бүген уртанчылар төркеме балалары паркта экскурсиядә булдылар. Экскурсия күзәтүчәнлекне үстерә, тирә-юнь турында күзаллауларны киңәйтә, балаларның фикерен һәм фантазиясен уята.
Лето – это самое прекрасное время для детей. В этот период они могут наслаждаться свободой и активно проводить время на свежем воздухе. Летние прогулки в саду могут быть не только развлекательными, но образовательными. Дети средней группы были на прогулке в парке.Прогулка развивает наблюдательность, расширяет представления об окружающем, будит мысль и воображение детей, а также решает вопросы нравственного воспитания. -
30.06.2023
Районыбызда "Китапханәләрнең һәм яшьләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге-яңа парадигма” дип исемләнгән Татарстан Республикасы муниципаль модель китапханәләре белгечләре өчен семинар узды.
Әлеге семинарда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз да бакчабызда эшләп килүче проектлар буенча чыгыш ясадылар. -
29.06.2023
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында катнашып грант тоттык!
Грант оту ике этаптан торды. Беренче этапта югары балл җыеп, без икенче этапка үттек. Икенче этаптка балалар бакчасына бәйгенең комиссия әгъзалары килде. Алар игътибарына төрле эш алымнары, технологияләр кулланып ачык эшчәнлекләр, чаралар тәкъдим ителде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча бакчабыз эшчәнлегенә югары бәя бирелеп, без - 2023 нче елның «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» ГРАНТын оттык! Бу- коллективның уртак тырыш хезмәте, әти-әниләрнең булышлыгы нәтиҗәсе. Алга таба да, бу бердәмлек тагы да ныгысын, югары үрләр яулауда ярдәм итсен иде. Уңышлар дәвамлы булсын! -
28.06.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Алсу Разиловна белән "Урамнарда һәм юлларда үзеңне хәвефсез тоту" дигән темага әңгәмә үтте, әңгәмәне йомгаклап балалар тәрбияви мультфильмнар карадылар, сорауларга җавап бирделәр.