МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
"Яшел ут" 15.04.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләре һәм тәрбиячеләре арасында балаларга юл хәләкәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт хәләкәтен профилактикалау максатыннан, “Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре, билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау” номинациясендә, район күләм конкурс үтте. Конкурста катнашучылар балалар арасында юл – транспорт травматизмын профилактикалау һәм бакчаның эш юнәлешен, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган эш формаларын һәм уңышлыкларын чагылдыручы визит карточкаларын тәкъдим иттеләр.
Конкурста 29 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләре катнашып, 20 балалар бакчасы арасыннан, 28 тәрбияче районкүләм чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы 1 урынга чыкты.
Тәрбиячеләр арасында Миләшкәйлеләр 1, 2 урыннарны яуладылар.
1 урын –ММББУ Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гайфиева Алсу Зөфәр кызы,
2 урын - ММББУ Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Элза Уйдат кызы,
Республика күләм узган “Яшел ут” йомгаклау конкурсында “Миләшкәй” балалар бакчасы 2 урынга лаек булып, Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге управлениясе начальнигы Рифкат Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан кыйммәтле бүләккә лаек булдылар.
-
Мөслим буйлап сәяхәт. 07.04.2016

Бүген бакчаның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар Мөслимнең күренекле җирләре белән таныштылар.Балалар китапханәсендә "Әкиятләрдә яхшылык һәм начарлык" темасына әңгәмә тыңладылар,төрле кызыклы китаплар белән таныштылар.
Туган якны яратырга өйрәтү,туган якка мәхәббәт тәрбияләү-патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Туган як музеенда балалар төрле файдалы белемнәр,Мөслимнең тарихын,гореф гадәтләре белән таныштылар,Г.Тукай әсәрләреннән төрле сыннар күрделәр. Мөслимнең үзәгенә урнашкан Мөслим информация редакция үзәге,Мөслим район суды,Район мәдәният йорты, Татфондбанк белән таныштылар.
-
Хуш киләсең Нәүрүз. 21.03.2016

Бүген бакчада "Хуш киләсең Нәүрүз" исемле күңел ачу бәйрәме булып узды. Яз турында төрле шигырьләр,җырлар яңгырады. Кыш бабай белән яз кызы Нәүрүз төрле ярышлар,уеннар аша балаларның җитезлекләрен үстерделәр. Бәйрәмне Кашапова Синара музыка өлешен Лилия Ландыш Заяновалар әзерләде.
-
Кызыл калфак 18.03.2016

Бакчада рус теле атналыгы кысаларында мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Шарль Перроның Кызыл калфак әкиятен сәхнәләштерделәр.Әкиятне бакчаның рус теле тәрбиячесе Зилә Кашапова әзерләде. Әкиятне бакчаның барлык төркемнәредә бик яратып карадылар.
-
Әкияттә кунакта 16.03.2016

Уртанчылар төркеме балалары икенче кечкенәләр төркеменә "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шулай ук балалар русча ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.Әкият балалар өчен бик кызыклы булды.
-
XX Всероссийский вокальный и музыкальный конкурс "Мелодинка" 15.03.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Шәймөхәмәтова Айгөл Бөтендөнья Россия күләм үткәрелгән "Мелодинка" конкурсының вокал-җыр номинациясендә III нче дәрәҗә лауреат исемле Дипломга ия булды. Айгөлнең җитәкчесе бакчаның музыка җитәкчесе Ландыш Заянова .
-
Әти-әни пар канат 03.03.2016

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә йөрүче балаларның " Әти-әни пар канат" исемле музыкаль бәйрәм үтте. Балалар төрле матур шигырьләр, җыр-биюләр белән бәйрәм бүләк иттеләр. Әти-әниләр арасында " Оста куллар" конкурсы оештырылган иде. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде. " Иң зәвыклы әни"-Хөснетдинова Эльза, " Иң оста куллы әни"-Фазылова Ләйсән"," Иң тырыш бабай" -Заляев Әзһәр,Гайнетдинов Дилүс," Иң оста әти-әни" Мунасиповлар гаиләсе." Иң актив әти-әни" Шаймиевлар гаиләсе. Бәйрәмне Санара Кашапова алып барды. Лилия Заянова белән Альфия Вагизова әзерләде.
-
Әнием күңел кояшым 03.03.2016

Буген 3 нче март көнне бакчабызның кечкенәләр төркемендә " Әнием күңел кояшым" исемле бәйрәм иртәсе булып узды. Балаларның " Курчак", "Балалайка" биюләре, кызлар башкаруында " Матрёшка" жыры әниләрнең күңелләренә барып ирештеләр. Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләр бүләк иттеләр. Бәйрәмне Ситдикова Гөлнур алып барды.
-
Әниләр бәйрәме бездә! 02.03.2016

Бүген, уртанчылар төркемендә, әниләр бәйрәме булып узды. Чарабызга әниләр, әбиләр, әтиләребез дә кунак булып килделәр.Бәйрәмебез җыр,бию уеннар аша үрелеп барды.Соңыннан балалар үз кулары белән ясаган бүләкләрнен әниләренә тапшырдылар.Бәйрәм бик күңеле үтте.
-
Яшел ут-2016
01.03.2016
Беренче Март көнне " Күбәләк" балалар бакчасында " Яшел ут-2016" конкурсы үткәрелде.






