МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Түгәрәк өстәл артында. 02.11.2016

Бүген 2 ноябрь көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм башлангыч класс укытучылары катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлнең практик өлешендә “Казан кремленә виртуаль он-лайн сәяхәт” темасы астында танып белү эшчэнлеген зурлар төркемендә тәрбияче Ситдикова Г.Н.күрсәтте. Шарафетдинова Г.Ф. “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” темасына интегральләштерелгән эшчәнлек мәктәпкә эзерлек төркемендә уздырылды.Рус теле тәрбиячесе Ярмухаметова Г.В. үзенең иҗади лабораториясен килгән кунакларга тэкъдим итте. Теоретик өлештә программада каралган чыгышлар тыңланды.Түгәрәк өстәлдә Демидов.Р.Т., Харисова Л.М., ШарифуллинаР.Р, Ахметзянова Э.Ф. катнашты.
-
"Туган якның милли моңнары" 31.10.2016

31 нче октябрь көнне район мәданият йортында оешма-предприятияеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның " Туган якның милли моңнары" район смотр-конкурсында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе белән берлектә чыгыш ясадык.
-
Хуш киләсең Сөмбелә 27.10.2016

Туган җиребезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү максатыннан бакчабызның барлык төркемнәрендә дә көз бәйрәмнәре булып узды.Балалар җыр- биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре алдылар. Балалар гаилә белән "Көзге фантазия" күргәзмәсендә катнашып төрле призлы урыннар алдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
“Балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп иминлек тәрбиясе бирү” 26.10.2016

“Миләшкәй” балалар бакчасында база балалар бакчалары белән берлектә “Балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп иминлек тәрбиясе бирү” темасы астында семинар-практикум узды. Семинар практикумда “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”ннан Алсу Разиновна, ЮХИДИ хезмәткәре Бикмурзин Р.Г., мәгариф идарәсе методисты Шарифуллина Р.Р. һәм бакча мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты. Зурлар төркеме тәрбиячесе Гайфиева А.З.балалар белән танып-белү өлкәсенә караган “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте аша юл хәрәктәте иминлеген үстерү буенча интегралльләштерелгән эшчәнлек күрсәтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Кашапова З.М. татар, рус, инглиз телләре аша “Күңелле инглиз теле ” түгәрегендә юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтте. Алсу Разиновна балаларга караңгыда йөргәндә яктылыкны кире кайтаручы значок, блокнотлар һәм төркемнәргә дидактик уеннар бүләк итте.
-
"Мин бакчага" барам проекты
21.10.2016
Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбияче Шайгарданова Ф.М. кызы "Мин бакчага барам" проекты кысаларында балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе шартларына адаптацияләшергә ярдәм итү максатыннан тән терапиясына караган "Кочаклашу", "Учка-уч" исемле уеннар үткәрде. Бу уеннар яңа килгән балаларга бакчага ияләшергә, адаптация чорын җиңел үткәрергә ярдәм итә.
-
"Юркин парк" безнең бакчада 20.10.2016

Тәрбияче Гайфиева А.З. зурлар төркеме балалары белән эстетик сәнгать үсеше эшчәнлегендә экраннар аша "Юркин парк"ка сәяхәткә бардылар. Андагы динозаврлар белән якыннан танышып, алган тәэсирләренә таянып үзләре дә "Юркин парк"тагы динозаврларны ясап куйдылар.
-
"Родительские собрания" 18.10.2016

-
"Өлкәннәр көне" 07.10.2016

-
"Укытучылар көне" 05.10.2016

-
04.10.2016







