МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Региональный семинар 08.12.2016

Педагоги "Миляшкай"приняли участие в региональном семинаре в МБДОУ "Джалильский д/с №5 "Сказка"комбинированного вида Сармановского муниципального района РТ.
-
"Ачык эшчәнлек"көне 08.12.2016

8 декабрь көнне“Миләшкәй”балалар бакчасында “Ачык эшчәнлек көне” узды. I категорияле тәрбияче Чернова Рәмзия Мирзагали кызы I-нче кечкенәләр төркемендә уеннар аша,физик үсеш өлкәсенә караган физкультура эшчәнлеге уздырды. Эшчәнлек барышында тәрбияче балаларга уен аша обручтан-обручка сикерүне,ераклыкка кар йомарламы ыргытуны ныгытты. I категорияле тәрбияче Дусадбекова Асия Әһәт кызы мәктәпкә әзерлек төркеме №2 “Кышлаучы кошлар” проекты буенча “Кошларга ярдәм итик”темасына ачык интегральләштерелгән сөйләм үстерү эшчәнлеге күрсәтте.
-
"Строители" 07.12.2016

Рус телен тирәнтен өйрәнү максатыннан зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Строители"сюжетлы-рольле уеннары оештырылды.Балалар уен барышында русча диалоглы сөйләмнәрен камилләштерделәр.
-
Кар үзлекләрен өйрәнү 06.12.2016

Зурлар төркемендә тәҗрибә почмагында "Бер хәлнең икенче хәлгә күчүе"темасы астында кар үзлекләрен өйрәнү буенча тәҗрибә үткәрелде.Балалар сынап карау юлы белән кар үзлекләре турында белемнәрен киңәйттеләр.
-
"Тозлы камыр серләре" 02.12.2016

Балаларның логик фикерләүләрен, чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү; мөстәкыйль һәм иҗади эшләү күнекмәләре булдыру; тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү максатыннан зурлар төркеме балалары тозлы камыр кулланып эшләү алымнары белән таныштылар.Балалар бик матур подвескаларясадылар. Алар эшләгән хезмәтләренә куандып, бик канәгать калдылар.Бу эшкә ата-аналар да битараф калмады. Балалары белән бергә үзләре дә эшләнмәләр ясап алып килделәр.
- "Ачык эшчәнлек"көне 01.12.2016
-
"Кошларга ярдәм итик" 29.11.2016

"Кошларга ярдәм итик"проектына әзерлек йөзеннән,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә кошларга җимлекләр ясап элделәр.Балалар җимлекләргә ярмалар салып кошларның килүен күзәтте.
-
“Математикадан иң яхшы иҗат лабораториясе”конкурсының 1 туры 25.11.2016

25.11.16 көнне “Миләшкәй” база балалар бакчалары арасында “Математикадан иң яхшы иҗат лаборатьриясе”конкурсының 1 туры узды. “Миләшкәй”, “Буратино”, “Ләйсән”, “Чулпан”, “Аккош” балалар бакчалары бик актив катнаштылар. Иң күп балны “Миләшкәй” балалар бакчасының 1 категорияле тәрбияче Гайфиева Алсу Зөфәр кызы җыйды.
-
"Әнием,кадерлем" 25.11.2016

24-25 ноябрь көннәрендә "Миләшкәй"балалар бакчасында "Әнием,кадерлем" күнел ачу кичәләре үтте.Бәйрәм бию,җыр,шигырь,әниләр белән оештырылган бәйгеләр белән үрелеп барды.База балалар бакчалары арасында үткән конкурсларга нәтиҗә ясалды.Балаларга диплом,сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
“Ачык эшчәнлек көне” 24.11.2016

24 ноябрь көнне“Миләшкәй”балалар бакчасында “Ачык эшчәнлек көне” узды. I категорияле тәрбияче Вагизова Әлфия Зөфәр кызы мәктәпкә әзерлек төркемендә “Кыш.Кышкы уеннар” проекты буенча”Кышкы уеннар”темасына сөйләм үстерү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлек барышында тәрбияче балаларга мнемотаблица ярдәмендә хикәя төзергә өйрәтте.I категорияле рус теле тәрбиячесе Ярмухаметова Гөлназ Вәсим кызы мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дом и двор” темасына ачык эшчәнлек күрсәтте.Балалар бакчасының педагог-психологы Мингазова Гөлнара Ильяс кызы уртанчылар төркемендә “Кәефләр иленә сәяхәт”темасына арт-терапия элементларын кулланып эшчәнлек уздырды.






