МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бездә семинар. 17.11.2016

17 ноябрь көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында семинар-практикум оештырылды. Семинар-практикумның практик өлешендә мәктәпкә эзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” темасына Шарафетдинова Г.Ф.кызы интегральләштерелгән эшчәнлек күрсәтте.Теоретик өлешендә Чаллы дәүләт педагогика университетының филология фәннәр кандиты Шәрәфетдинова З.Г.чыгыш ясады.
17 ноября в МБДОУ “Миляшкай”был организован семинар –практикум на тему “Современные подходы к организации речевого развития дошкольников в соответствии с требованиями ФГОС ДО”. В практической части Шарафетдинова Г. Ф. провела интегрированное образовательное занятие “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” в подготовительной к школе группе. В теоретической части кандидат филологических наук кафедры теории и методики дошкольного образования Набережночелнинского государственного университета Шарафетдинова З.Г. выступила на тему «Современные подходы к организации речевого развития дошкольников в соответствии с требованиями ФГОС ДО».
-
"Без мәктәптә булдык" 16.11.2016

"Миләшкәй "балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Г.Тукай исемендәге мослим гомуми белем бирү мәктәбенә бардык. Башлангыч класслар уктучылары, балалар белән физкультура дәресе уздырдылар..Дәрестә балалар кызыксынып теләп катнашты.
-
"Төрле төстәге уч төпләре" 16.11.2016

"Миләшкәй"балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә "Төрле төстәге уч төпләре" тугәрәгендә традицион булмаган алым куланнып төрле тостәге комнан бизәкләр төшерделәр.Тугәрәкне Шакирова Эльза Уйдат кызы алып барды.
-
"Уен кораллары" 15.11.2016

Уртанчылар торкемендә музыка сәнгать эчэнлегендә "Шаулы уен кораллары" дигән музыкаль күренеш үткәрелде.
-
"Кәеф ничек" 11.11.2016

"Миләшкәй"балалар бакчасы зурлар торкемендә балалар белән педагог-психолог шогыльәнә.Балалар үзләренең кәефләрен рәсем аша чагылдырдылар.
-
Түгәрәк өстәл артында. 02.11.2016

Бүген 2 ноябрь көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм башлангыч класс укытучылары катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлнең практик өлешендә “Казан кремленә виртуаль он-лайн сәяхәт” темасы астында танып белү эшчэнлеген зурлар төркемендә тәрбияче Ситдикова Г.Н.күрсәтте. Шарафетдинова Г.Ф. “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” темасына интегральләштерелгән эшчәнлек мәктәпкә эзерлек төркемендә уздырылды.Рус теле тәрбиячесе Ярмухаметова Г.В. үзенең иҗади лабораториясен килгән кунакларга тэкъдим итте. Теоретик өлештә программада каралган чыгышлар тыңланды.Түгәрәк өстәлдә Демидов.Р.Т., Харисова Л.М., ШарифуллинаР.Р, Ахметзянова Э.Ф. катнашты.
-
"Туган якның милли моңнары" 31.10.2016

31 нче октябрь көнне район мәданият йортында оешма-предприятияеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның " Туган якның милли моңнары" район смотр-конкурсында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе белән берлектә чыгыш ясадык.
-
Хуш киләсең Сөмбелә 27.10.2016

Туган җиребезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү максатыннан бакчабызның барлык төркемнәрендә дә көз бәйрәмнәре булып узды.Балалар җыр- биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре алдылар. Балалар гаилә белән "Көзге фантазия" күргәзмәсендә катнашып төрле призлы урыннар алдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
“Балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп иминлек тәрбиясе бирү” 26.10.2016

“Миләшкәй” балалар бакчасында база балалар бакчалары белән берлектә “Балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп иминлек тәрбиясе бирү” темасы астында семинар-практикум узды. Семинар практикумда “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”ннан Алсу Разиновна, ЮХИДИ хезмәткәре Бикмурзин Р.Г., мәгариф идарәсе методисты Шарифуллина Р.Р. һәм бакча мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты. Зурлар төркеме тәрбиячесе Гайфиева А.З.балалар белән танып-белү өлкәсенә караган “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте аша юл хәрәктәте иминлеген үстерү буенча интегралльләштерелгән эшчәнлек күрсәтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Кашапова З.М. татар, рус, инглиз телләре аша “Күңелле инглиз теле ” түгәрегендә юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтте. Алсу Разиновна балаларга караңгыда йөргәндә яктылыкны кире кайтаручы значок, блокнотлар һәм төркемнәргә дидактик уеннар бүләк итте.
-
"Мин бакчага" барам проекты
21.10.2016
Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбияче Шайгарданова Ф.М. кызы "Мин бакчага барам" проекты кысаларында балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе шартларына адаптацияләшергә ярдәм итү максатыннан тән терапиясына караган "Кочаклашу", "Учка-уч" исемле уеннар үткәрде. Бу уеннар яңа килгән балаларга бакчага ияләшергә, адаптация чорын җиңел үткәрергә ярдәм итә.






