МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Яңа ел бизәкләре" кул эшләре күргәзмәсе 24.12.2019
Узган атна дәвамында безнең балалар бакчасында “Яңа ел бизәкләре” исемле кул эшләләре күргәзмәсе үтте. Һәрбер төркемгә йөрүче балалар балалар бакчасына, әти-әниләре белән берлектә, көндәлек кулланышта булган материаллардан композицияләр, аппликаяцияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәи зәвык белән башкарылган иде.Әти-әниләргә “ Яңа ел бизәкләре ” күргәзмәсендә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2019

Бүген “Ләйсән” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәрен беренче кечкенәләр һәм зурлар төркемнәре ачып җибәрде. Песи белән тычкан балалар белән чыршы тирәле әйлән-бәйлән җырлар җырлап, кызыклы уеннар уйнатып күңел ачтылар. Бәйрәмнең күптән көтеп алган кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы балаларга матур теләкләрен, тәмле күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.
-
"Иң яхшы бизиборд" конкурсында катнаштык 23.12.2019

Район балалар бакчалары арасында узган "Иң яхшы бизиборд(бизибокс)" муниципаль конкурсында бакчабыз коллективы актив катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча тәрбиячеләребез Имамова Р.М., Фахразиева С.К. Салихова Н.Г. ясаган бизибордлар жюри тарафыннан югары бәя алып, беренче урынга лаек булдылар.
-
Кар сыннары 20.12.2019

“Ләйсән” балалар бакчасының коллективы Яңа ел бәйрәме уңаеннан бакча территориясенә Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа ел символларын ясадылар.
-
Ел тәрбиячесе-2019 19.12.2019

18-19 нчы декабрь көннәрендә районыбызда «Ел тәрбиячесе – 2019» конкурсының муниципаль туры үтте. Конкурста 15 гә якын тәрбияче катнашып уңышлы чыгыш ясады. Алар эшчәнлекләр күрсәттеләр. Эшчәнлекләр аша үзләренең тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Катнашучылар арасында бакчабызның беренче котегорияле тәрбиячеләре Зиннурова Алия Тагировна һәм Имамова Розалия Миргазиязовна уңышлы чыгыш ясап, 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар. “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы тәрбиячеләребезне чын күңелдән котлап, алдагы чыгышларда да уңышлар теләп кала!
-
КВН да катнаштык 17.12.2019

17 декабрь көнне "Кояшкай" балалар бакчасы базасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатында "Юл кагыйдәләрен барлык баларда белергә тиеш " дигән темага уздырылган КВНда бакчабызның "Зебрята" командысы да катнашты. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясап 3урынга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
"Шкатулка знаний безопасности" 13.12.2019

Педагоги МБДОУ "Ляйсан" приняли участие на районном конкурсе лэпбуков "Шкатулка знаний безопасности" в Муслюмовском районе и стали победителями. Коллектив был награждён дипломом и настольной игрой.
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм. 12.12.2019

Бакчабызның уртанчылар төркемендә "Кошларга ярдәм ит" акциясе утте. Балалар әти - әниләре белән берлектә җимлекләр ясап алып килделәр.Җимлекләрне саф һавага чыккач балалар тәрбияче апалары белән бергәләп урнаштырдылар.
-
Смотр-конкурсының йомгаклау концерты 11.12.2019

-
Хәзер чыршыбыз бизәлгән, муенсалар да элгән... 10.12.2019

Тиздән, бик тиздән Чыршы бәйрәмнәре башланыр, Яңа ел да , Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәр. Бүген уртанчылар төркеме балалары үзләренең бүлмәсендәге чыршыны бизәде. Алар шарлар, кар бөртекләре ясап куйдылар, үз куллары белән матур чылбыр ясап элделәр. Чыршы бик матур булды. Төркемгә бәйрәмгә килгән кунаклар да, Кыш бабай да чыршыны яратырлар, аңа карап сокланырлар.








