МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Мы призеры конкурса "Зеленый огонек 2020" 14.02.2020

Мы призеры муниципального этапа республиканского смотра-конкурса среди дошкольных образовательных учреждений РТ и их воспитателей по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма "Зеленый огонек-2020" в номинации "Лучшая дошкольная образовательная организация по обучению дошкольников правилам дорожного движения" .
-
"Яшел ут-2020" 14.02.2020

Буген Мөслим үзәгендә урнашкан "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут-2020” республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурста "Ләйсән" бакчасыннан тәрбиячебез Идиятуллина А.Ф. катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Идиятуллина А.Ф. 2 урын яулап, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Әфганчылар белән очрашу. Встреча с ветеранами. 13.02.2020

15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан 13 нче февраль көнне бакчабызда “Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган очрашу үтте. Чарада безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе Госманов Данил Дамир улы катнашты.Ул хатирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәм егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үтте. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.
Сегодня у нас был необычный день, который оставит неизгладимые впечатления у наших мальчишек и девчонок! В канун 31-ой годовщины со дня вывода войск из Афганистана и праздника Дня защитников отечества у нас в гостях был ветеран Гусманов Данил Дамирович. Ребята увлечённо слушали рассказ гостя, рассматривали медали.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2020" "Лыжня-Татарстана"" 08.02.2020

Бүген 8 февраль көнне Мөслибезнең "Кояшлы Ык" ял итү зонасында " Татарстан чаңгы юллары - 2020" район спорт бәйрәме һәм "Коймак" фестивале узды. Әлеге чарада "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы да читтә калмады, ярышларда актив катнашты.
Сегодня прошел районный спортивный праздник "Лыжня Татарстан-2020". В этом мерориятии не остался в стороне и принял участие коллектив детского сада "Ляйсан".
-
Шахмат уены серләренә төшенәбез 07.02.2020

"Сәламәт Ләйсән" проекты кысаларында бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын Фаттахов Расил Кирамович шахмат уйнау серләренә шөшендерә. Буген балаларыбыз шахмат тактасы, фигуралары, аларның тезелү тәртибе белән таныштылар. Әлеге чара балаларыбызда шахмат уенына карата зур кызыксыну уятты.
-
Проект үз эшчәнлеген дәвам итә 06.02.2020

Бу атнада да бакчабызның зурлар төркемендә эшләп килүче "Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге" исеме астында проект үз эшчәнлеген дәвам итте. Төркемдә тәрбияләнүче Рүзәл Халиуллинның әнисе Венера Василовна балаларга җиләк-җимешләр һәм аларда булган витаминнарның файдасы турында сөйләде, соңыннан балалар белән бергә җиләк-җимеш салаты ясап, сыйландылар. Балаларга әлеге очрашу бик ошады.
-
Ралинабыз беренче 05.02.2020

"Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Салихова Ралина "Беренче адымнар" яшь башкаручылар Республикакүләм бәйгесендә җыр номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга ия булды! Ралинаны һәм музыка җитәкчесе Заянова Лилия Рафисовнаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм... 04.02.2020

Кыш көне безнең канатлы дусларыбызга ризык табу кыенлаша. Агачларда калган миләш,балан, вак алма җимешләре запасы беткәч, азык табу көннән-көн авырлаша.Тик без кошларны онытмыйбыз, аларга җимлекләр элеп, ярма бөртекләре сибеп тәрбиялибез. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бу эшкә җитди карыйлар, һәрдаим җимлекләрне чистартып көн саен ярма, ипи валчыклары сибәләр, нинди кошлар килүен күзәтәләр. Бүген дә без балалар белән агач ботакларына җимлекләр элеп куйдык.
-
XXX кышкы спартакиада 01.02.2020

1 февраль көнне Мөслимнең универсаль cпорт залында Мөслим муниципаль районы предприятияләре һәм авыл җирлекләре арасында XXX кышкы спартакиаданың рәсми ачу тантанасы булды. Беренче уен көне хатын-кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы өченче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз, алдагы төрләрдә дә уңышлы чыгышлар ясарга язсын!
-
"Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге" проекты 31.01.2020

Бакчабызның зурлар төркемендә "Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге" исеме астында зур күләмле проект эшли башлады. Бу атнада балаларыбызга әти-әниләренең һөнәрләре белән танышты. Шул максаттан полиция хезмәткәре, зурлар төркемендә тәрбияләнүче баланың әтисе Шакиров Илмир Насихович "Юлда йөрсәң уяу бул" темасына әңгәмә уздырды, юл билгеләрен аәлатып үтте.








