МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Бала- скилс" бәйгесе 13.03.2020

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасы базасында "Бала скилс" дип исемләнгән, һөнәрләргә багышланган район - күләм бәйге узды. Әлеге чарада безнең бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменнән Юнусов Аяз, Бариева Ралина, Шакиров Ранис, зурлар төркеменнән Шамсиев Кәрим, Халиуллин Рүзәл, Сахипяров Камилдә катнашты. Алар матур һәм эчтәлекле итеп үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясап җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
"Кояш гомере телим мин - әнием сиңа" 12.03.2020

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кояш гомере телим мин - әнием сиңа" исеме астында музыкаль бәйге узды. Кунакка килгән әниләр командаларга бүленеп үзләрен тапкырлыкта сынадылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә азагында балаларыбыз әниләрегә үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Килегез, кошкайлар.... 10.03.2020

«Ләйсән» балалар бакчасында ел саен “Кошларга ярдәм ит” акциясы узды. Балалар быел да әлеге акөиядә теләп катнаштылар, әтиләребез, бабаларыбыз ярдәме белән ясалган менә шундый матур сыерчык оялары алып килделәр. Ояларыбыз инде агачларга да урнаштырылды, хәзер җырчы кошларыбызның килүен генә көтәсе калды.
В детском саду «Ляйсан» была проведена акция «Помоги птицам». Дети принесли скворечники, сделанные вместе с родителями.
-
Гаиләм-минем терәгем 06.03.2020

Бүген бакчабызның уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бик матур чара "Гаилә бәйрәме" үтте. Бәйрәмдә балалар әти-әниләргә, әби-бабайларга багышлап шигырьләрен сөйләделәр, матур-матур җырларын җырладылар, биюләрен күрсәттеләр. Бәйрәм төрле-төрле кызык биремнәр белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында балалар әниләргә-әбиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Әнием-кадерлем 03.03.2020

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары танып белү эшчәнлегендә, әти-әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән, әниләргә хас булган күркәм сыйфатларны чәчәк таҗларына язып беркетеп куйдылар.
-
Китапханәдә кунакта. Экскурсия в библиотеку. 27.02.2020

27 февраль көнне бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәк китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәдә хезмәткәре балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм китап дөньясына кызыклы сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәчене зур кызыксыну һәм игътибар белән ничек китаплар сайларга, китапларның нинди принцип буенча урнашуын, китап белән ничек дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеген тыңладылар.
Для детей подготовительной группы была организована экскурсия в районную центральную библиотеку. Работники библиотеки радушно встретили ребят и предложили совершить увлекательное путешествие в мир книг. Дошколята с большим интересом и вниманием слушали библиотекаря, как выбирать книги, по какому принципу располагаются книги, как правильно обращаться с книгой, как вести себя в библиотеке.
-
Мәктәп белән дәвамчанлык. Преемственность со школой 25.02.2020

" Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Тукай мәктәбендә экскурсиядә булдылар. Балаларны мәктәп китапханәсе, спортзал, уку класслары белән таныштылар. Азактан балалар 1 нче класс укучылары белән күңелле старт уеннарында көч сынаштылар.
Воспитанники подготовительной к школе группы МБДОУ "Ляйсан" были на экскурсии в школе им.Г.Тукая. В школе провели экскурсию по школе, познакомили детей со школьной библиотекой, спортзалым, учебными классами и т.
-
Выставка ко "Дню защитника Отечества" 22.02.2020

Ежегодно наша страна отмечает праздник, посвящённый защитникам Отечества – всем мальчикам, мужчинам, дедушкам. В группах оформлены стенгазеты с поздравлениями и фотографиями мальчиков, пап и дедушек.
Всю неделю наши воспитанники готовили подарки своими руками: сувениры и открытки, выполняли аппликации и рисовали для своих пап, дедушек и братьев.
-
День защитников Отечества! 21.02.2020

Праздник 23 февраля в детском саду - хороший повод для воспитания у дошкольников чувства сопричастности к лучшим традициям своей Родины, формирование у детей гордости за славных защитников Отечества, стоящих на страже мира и покоя в России. В нашем детском саду традиционно прошли музыкально-спортивные праздники, посвящённые Дню защитника Отечества, в которых приняли участие дети старший группы. На празднике воспитанники пели песни и читали стихи, танцевали и участвовали в увлекательных конкурсах и играх. Приглашенными стали папы воспитанников, которые приняли активное участие в музыкальных и спортивных конкурсах.
Мы поздравляем всех мужчин с Днем защитника Отечества! И пусть небо над Россией и всем миром всегда будет только мирным и голубым!
-
"Ел тәрбиячесе -2020" "Воспитатель года-2020" 17.02.2020

Бүген Азнакай шәһәренең 19 санлы "Тамчыкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе- 2020" Республика конкурсынын зона этабы үтте.Әлеге конкурста Мөслим районы данын яклап "Ләйсән" балалар бакчасыннан тәрбияче Зиннурова Алия Тагировна унышлы чыгыш ясады. Алия Тагировнага алда да уңышлар телибез!








