МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Беренче адымнар" бәйгесендә катнаштык 27.01.2020

"Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Салихова Ралина "Беренче адымнар" Республикакүләм бәйгесендә катнаша. Ралинага әлеге бәйгедә иҗади унышлар теләп калабыз!
-
Карны күзәтәбез 23.01.2020

Бакчабызның зурлар төркеме балалары саф һавада кар бөртекләрен күзәтергә бик ярата. Балалар төрле тәҗрибәләр үткәреп карның үзлекләрен өйрәнәләр.
-
Мәктәпкә әзерләнәбез 21.01.2020

"Ләйсән" балалар бакчасынының мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны мәктәпкә әзерләү буенча зур эш алып барыла. Кулларны язарга өйрәтү, логик мәсьәләләр чишү белән беррәттән авазлар белән танышу эшен дә балалар яратып эшлиләр. Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә тартык һәм сузык авазларна аерырга, авазларны кушып укырга өйрәнәбез.
-
Әкиятләр илендә 17.01.2020

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары “Әкиятләр әкилендә” ковробугы аша әкият геройлары белән танышуны дәвам итәләр. Әкиятләр балаларны уйланырга, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче чараларның берсе булып тора.
-
Бишек җырлары өйрәнәбез 16.01.2020

Бүген бакчабызның зурлар төркеме кызлары "Бишек җыры" өйрәнде. Кызларыбыз - булачак әниләр, алар үз балаларын бишек җыры көйләп йоклатырлар. Тыныч тондагы җыр, музыка кешенең психикасына уңай йогынты ясый: ул аны тынычландыра, авыр хисләргә бирелергә ирек бирми, ял иттерә. Борынгы әби - бабайларыбызның тәрбия алымнарына, халык педагогикасына игътибар итсәк, кечкенә бала белән әнисенең җыр аша аңлашуы, балага әнинең көйгә салынган теләкләр теләве, аларның бик җылы һәм якын мөнәсәбәте шушы "Бишек җырында" чагылыш тапкан. Хәзерге заман балалары бу җырларны чын күңелдән, яратып башкаралар. Үзләре чын бәби түгел, курчак тотып җырласалар да, шушы җансыз курчакларга алар җылы мөнәсәбәт урнаштыра беләләр.
-
Белемнәрне ныгытабыз 13.01.2020

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буш вакытларында математика бердән унб ишкәкадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыталар. Шулай ук балалар алу, кушу гамәлләрен башкарып мәсьәләләр чишәргә өйрәнүне дәвам итәләр.
-
Үстерелешле уеннар 10.01.2020

Бакчабызның зурлар төркеме балалары күп төрле уеннар белән мавыгалар, соңгы арада алар бик яратып үстерелешле уеннар уйныйлар. Үстерелешле уеннары уйнау балаларда күзаллауны, игътибарлылыкны, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәре арта, сүзлек запаслары байый.
-
Яңа ел белән!!! 31.12.2019

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.Эштә тынычлык булсын!
-
Бакчабыз тагында матурланды, ямьләнде... 27.12.2019

Узып баручы елның соңгы көннәрендә бакчабызның тәрәзәләренә рулонлы шторалар куелды. Зәвык белән эшләнгән штор-челтәрләр эленгәч бакчабыз тагында матурланды, ямьләнде.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. 25.12.2019

Бакчабызда Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.Буген уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төремендә тәрбияләнүче балалар катнашында Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, бергәләп җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда һәм әйлән-бәйләндә катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды!








