МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
-
22.01.2026

Икенче кечкенәләр төркемендә, геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгытабыз.
-
Янгын сүндерү булегенә экскурсия . 18.01.2026

Янгын сүндерүче хезмәте иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Алар һәрчак уяу һәм янгын вакытында иң беренче булып ярдәмгә килүче һөнәр ияләре. Килеп чыккан янгын вакытында зур осталык күрсәтәләр: кеше гомерен, сәламәтлеген, милкен саклап калалар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү булегенә экскурсиягә бардылар. Балаларны Мөслим hәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Тайбактин Вильям Сергей улы каршы алды. Алар янгын сүндерүченең хәрби киемнәре, эш җиһазлары белән таныштырдылар. Шулай ук янгын сүндерү техникасы, кораллары турында сөйләделәр. Хәтта янгын сүндерү машинасына утырып карарга рөхсәт бирделәр. Анда урыннар күп. Балалар янгын чыкканда машинада ничә кеше йөри икәнен белделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Бу очрашу бик кызыклы булды. Янгын сүндерү хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Янгыннар булмасын иде дигән теләктә калабыз
-
16.01.2026

Бүген бакчабызда , бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль хезмәткәр Шакирова Диана Замир кызы белән очрашу булды. Очрашуның максаты : яшьүсмерләрнең тәртип бозу очракларын киметү өстендә эш алып бару, чит кешеләр белән аралашканда сак булырга өндәү. Ул үзенең чыгышында авыр вакытларда ничек тотырга кирәклеге һәм кайда мөрәҗәгать итергә кирәклеге турында сөйләде.Юлда килеп чыккан күңелсез, аяныч хәлләрдә җәяүлеләрнең дә гаепләре барлыгына тукталды. Әлеге күңелсезлекләрне киметү, булдырмау максатыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларның файдасы турында мәгълүмат бирде һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.








