МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Парламент сәгате 16.10.2018

"Парламент. Җәмгыять. Мин." темасына мәктәптә парламент сәгатҗләре үтте. Башлангыыч классларда дәресне ТР Дәүләт Советында очрашуда булып кайткан тарих укытучысы Бәдретдинова Г.М. үткәрде. Урта класс укучылары алдында Ахметов Р.Ә. чыгыш ясады. Дәрестә Җирле үзидарә башлыгы депутат Шакирянова И.И. катнашты.
-
Профориентация эше 16.10.2018

Профориентация эше мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан, 8-9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Мубаракова Д.Ф. белән берлектә район предприятиеләренә экскурсиягә бардылар. Алар Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында, "Агромастер" җитештерү компаниясендә булдылар. Мондый экскурсияләрнең укучыларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәме зур булыр.
-
"Әтиләр Советы" ярдәме 15.10.2018

Мәктәптә "Әтиләр Советы" нәтиҗәле эшли. Нинди генә эш булса да, әтиләрнең ярдәмен тоеп яшибез. Мәктәп бакчасындагы көзге эшләргә дә әтиләр җәлеп ителде, Бәдретдинов Р. ярдәме белән бакча сөрелде.
-
Хәтер көне 15.10.2018

15 октябрь - Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шул уңайдан, 5-6 класс укучылары катнашында мәктәптә "Хәтер көне" уткәрелде. Әлеге чарага барлык укучылар һәм класс җитәкчеләре чакырылды. Чара барышында халкыбызның үткәненә, тарихына багышланган, әлеге канлы вакыйгаларны чагылдырган тарихи истәлекләр, шигырьләр сөйләнде.
-
Бакчада көзге эшләр 13.10.2018

Бу көннәрдә мәктәп яны тәҗрибә бакчасында җирне көзге сукалауга хәзерлек эшләре алып барыла. Укучылар бакчаны һәм мәктәп территориясен чүптән арындырдылар; борыч, кәбестә кебек яшелчәләр кышка саклауга урнаштырылды.
-
Виртуальный урок по вопросам защиты персональных данных 12.10.2018

В целях повышения уровня правовой грамотности, учитель информатики Суфиахметов И.В. провел для школьников 1-8 классов «Виртуальный урок по вопросам защиты персональных данных».
Ребята узнали о том, какие сведения относят к персональным данным, как мошенники могут использовать информацию о человеке, размещенную в электронном пространстве. В ходе мероприятия ученикам были показаны социальные ролики, предостерегающие от необдуманного размещения личных данных во «всемирной паутине». Также школьники вспомнили правила вежливого общения и поведения в Сети, задумались о корректном обращении с чужими личными данными, обсудили варианты о том, как не попасть в сети интернет-мошенник.
-
Армрестлинг-көчлеләр бәйгесе 11.10.2018

10 нчы октябрь көнне район спорт комплексында армрестлинг буенча район беренчелегенә ярышлар үтте. Бу ярышта безнең укучыларыбыз да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Холбутаева Диләрә, Холбутаева Наилә, Хәкимов Денис үз авырлыкларында ярышып, 2 урынга лаек булдылар. Уңышлары белән котлап, укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә (Әхмәтов Р.Ә., Минныразиев И.М.) киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 05.10.2018

Мәктәптә бәйрәм иртүк башланды.Укучылар яраткан укытучыларына сюрприз әзерләгәннәр. Укытучыларны иртән мәктәпкә керүгә кулларына чәчәкләр, шарлар тоткан укучылар каршы алды.Алар укытучы абый, апаларын шулай бәйрәм белән котладылар, матур теләкләр теләделәр.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 05.10.2018

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
"Кадерле укытучыларыбыз! Мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез - безнең өчен, балалар өчен. Шул авыр хезмәтегездә уңышлар, иминлек телибез сезгә",-дип, үзләренең котлау сүзләрен, матур чыгышларын бүләк иттеләр укучыларыбыз.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2018

Табигатьнең алтыннан киенгән, муллыкка тиенгән чагында без матур бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.Әлеге бәйрәм аша без күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләренә ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәптә шундый бәйрәм -лаеклы ялдагы хезмәткәрләребез белән очрашу үткәрдек. Балалар тарафыннан әзерләнгән концертны караганнан соң. бәйрәм чәй табыны янында үтте.









