МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән очрашу 30.10.2018

"Көзге каникул чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү" темасына укучылар каршында чыгыш ясады.
-
"Экокалейдоскоп" конкурсы 29.10.2018

1 ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучысы Холбутаева Н. "Экокалейдоскоп"" исемле регионара экологик конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм "Кеше экологиясе" номинациясендә 3 урын алды. Җитәкчесе биология укытучысы Мөбәрәкова Д.Ф. Конференциядә ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Ык буе территориаль идарәсенең өлкән белгече Вәлиева Э.Х. катнашты.Җиңүчеләргә уңышлар телибез!
-
Комсомолга 100 ел! 29.10.2018

Мәктәптә ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышлап, "Комсомолда үткән яшьлек" темасына очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәпнең һәм "Правда" күмәк хуҗалыгының комсомол оешмасын җитәкләгән Шагалиев Р.М., ветеран укытучылар күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Хәмидуллин Х.С, пионервожатый Гайсина Р.К., Газтдинова В.А. чакырылды.Алар үзләренең комсомол чорындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Баскетбол 27.10.2018

Күбәк урта мәктәбе базасында баскетбол буенча "Мәктәп спорт лигасы-2018" ярышының 1 туры үтте. Бу ярышта укучыларыбыз җиңүгә ирештеләр Кызлар командасы 3 нче, егетләр командасы 1 урын яулады (Җитәкчеләре Ахметов Р.Ә., Минныразиев И.М.) Аларга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез!
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2018
Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып, "Сөмбел” "сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге "Сөмбелә”гә әйләнгән. Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календаре кулланылган һәм сигезенче ай "Сөмбелә” дип йөртелгән.Ә хәзер Сөмбелә, көз бәйрәме буларак, халкыбызның рухи хәзинәсен, гореф-гадәтләрен саклау максатында үткәрелә. Без дә мәктәптә Сөмбелә бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә укучылар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән композиция ясадылар. барлык катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды. -
Могҗизалар кыры 25.10.2018

Сөмбелә бәйрәмендә укучылар өчен "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Һәр класстан укучылар катнашты. Уенны кызыклы итеп Шамс А. алып барды. Әхмәтгалиев Р. җиңүче булды. Катнашкан һәм җиңгән укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Без-сәләтле буын
24.10.2018
Күбәк урта мәктәбе базасында төбәкара "Без-сәләтле буын" исемле фәнни - гамәли конкурсның зона туры үтте. Укучыларыбыз Холбутаева Н. ( "Кеше экологиясе" юнәлеше, укытучысы Мубаракова Д.Ф.) , Хәкимов Д. ( гуманитар юноәлеш, укытучысы Фаррахова Р.Г.) катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар һәм район турына үттеләр. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Балалар Думасына сайлаулар 22.10.2018

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балкыш" район балалар Думасына сайлаулар булды. Безнең мәктәптән Шамс А. спорт министрлыгына тәкъдим ителде һәм шул юнәлештә үз проекты буенча чыгыш ясады.
-
Мини-футбол ярышы 19.10.2018

Мәктәпнең егетләр командасы район мәктәпләре арасында үткәрелгән мини-футбол ярышында катнашып, 3 урын яуладылар. Булдырдыгыз, егетләр! Уңышлар сезгә!
-
"Барыннан да яхшырак!" ("Лучше всех!") 17.10.2018

Баек төп мәктәбендә мәктәп директорларының район киңәшмәсе булды. Әмәкәй, Күбәк, Баек мәктәпләре укучылары катнашында "Барыннан да яхшырак!" ("Лучше всех!") уены үткәрелде. Безнең мәктәптән Яруллина Р., Шамс А., Сабиров Р. лар катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларның чыгышларын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.









