МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Йолдызлык" фестивале 27.02.2019

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Йолдызлык-2019" фестиваленең гала-концерты булды. Безнең укучылар бик уңышлы чыгыш ясадылар. "Импульс" бию төркеме 1 урынга, "Әмәкәй егетләре" вокаль ансамбле һәм Холбутаева Наилә вокал-соло номинациясендә 2 урынга лаек булды. Җитәкчеләре Бәдретдинова Г.М. Афәрин! Булдырдыгыз! Уңышлар телибез!
-
"Сандугачтай моңлы Тукай теле" конкурсы 23.02.2019

Мари Бүләр төп мәктәбендә, якташ язучыларыбызның иҗатын популярлаштыру максатыннан, районкүләм "Сандугачтай моңлы Тукай теле" сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы булды. Бу конкурста укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Зарипова Мәдинә "Иң оста сөйләүче" номинациясендә җиңүче (укытучысы Мөхәмәдиева А.Ф.), Закиров Илнар 3 урынга (укытучысы Хәкимова Г.Ш.), Шамс Айрат 1 урынга (укытучысы Шамсова Р.Д.) лаек булды. Котлыйбыз!
-
Иҗади конкурс 16.02.2019

-
Муса Җәлил иҗатына багышланган викторина 15.02.2019

Җәлил ункөнлеге дәвам итә. Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә оештырылды. Укучылар аның шигырьләренә иллюстрацияләр ясады. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган видеофильм күрсәтелде. Ахырдан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Венок салдык 14.02.2019

15 нче февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел була. Авылыбыздан 4 егет Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән. Әфганчыларны искә алып, әфган җирендә батырларча һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илфар Фаррахов һәм бертуган Филис һәм Фаяз Исмәгыйловларның каберләренә чәчәкләр, веноклар салдык.
-
"Могҗизалар кыры" уены 12.02.2019

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган атналыкта 1-9 сыйныф укучылары арасында "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.
-
Республика олимпиадасы призеры 11.02.2019

Әхмәтгалиев Рәфәгат тормыш иминлеге нигезләре фәненнән республика олимпиадасы призеры булды. Укытучысы Әхмәтов Р.Ә. Аларны бу зур уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Афәрин!
-
Әфганчылар белән очрашу 11.02.2019

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган тормыш дәресе үтте. "Бүгенге көн батырлары" дип аталган чарага әфганчылар Госманов Данил һәм Нургалиев Ильяс чакырылды.
-
Чаңгы ярышы 09.02.2019

Укучыларыбыз Д.Холбутаева, Д.Хәкимов, Н.Холбутаева, Т.Яруллин районда үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты. Команда 3 урын яулады. Укытучылары Әхмәтов Р.Ә., Минныразиев И.М. Булдырдыгыз!
-
"Үз тамырларыңны бел!" конкурсы 09.02.2019










