МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Олимпиада нәтиҗәләре
21.12.2018
Физкультура буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле. 3 егетебез призер булды-Шамс А., Әхмәтгалиев Р. һәм Хәкимов Д. Укытучылары Минныразиев И.М., Әхмәтов Р.Ә. Уңышларыгыз белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Китапханә дәресе 19.12.2018

Китапханәче Шамсова Р.Д. "Әфган яралары" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 16 нчы декабрьдә Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгара башлыйлар. Шул уңайдан үткрелгән бу чарада укучыларга Әфган сугышы турында видеофильм күрсәтелде. Шамсова Р. әфганчы авылдашларыбыз бертуган Исмәгыйловлар, Әфган сугышында һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Фаррахов Илфар Рәмзи улы турында сөйләде, "Әфган кызалаклары" китабы белән таныштырды.
-
Олимпиада
13.12.2018
Олимпиадалар дәвам итә. Шакирянов Р. хокук һәм җәмгыять белеме фәннәреннән призлы урынга лаек булды. Укытучысы Бәдретдинова Г.М. Котлыйбыз!!!
-
Ел укытучысы-2018 12.12.2018

Күбәк урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2018" конкурсының зона этабы үтте. Укытучылар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әмәкәй мәктәбеннән башлангыч класслар укытучысы Шаймарданова Р.Г. катнашты һәм 4 нче сыйныфта татар теленнән дәрес, "Тәнкыйди фикерләү алымнары" темасына мастер-класс күрсәтте.
-
Ел укучысы 11.12.2018

4 нче сыйныф укучысы Нуриева Л. "Ел укучысы" конкурсының зона этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Укытучысы Шаймарданова Р.Г.
-
Мәктәп спорт лигасы ярышлары 08.12.2018

Мәктәп спорт лигасы ярышлары дәвам итә. Бу юлы Тат. Бүләр урта мәктәбендә баскетбол буенча ярыш булды. Безнең егетләр командасы бу ярышта да беренчелекне бирмәде. Ә кызлар командасы 3 урын алды. Афәрин!!! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
Урок цифры 08.12.2018

-
Олимпиада җиңүчеләре
07.12.2018
Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, укучыларыбыз җиңү артыннан җиңү яулыйлар. Шамс А. география фәненнән призер булды. Укытучысы Мубараков И.М. Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды: Әхмәтгалиев Р. җиңү яулады, Шамс А., Шакирянов Р., Хәкимов Д., Мухамадиева А., Сабиров Р., Холбутаева Д. призер булдылар. Укучыларны укытучы Әхмәтов Р.Ә. әзерләде. Җиңүче укучыларыбызны һәм укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз, укуларында зур уңышлар, яңадан яңа үрләр яулауларын телибез!
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы 05.12.2018

4 декабрь көнне район мәктәпләре арасында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" конкурсы үтте. Безнең мәктәпнең 7-9 класс укучылары һәм ата-аналары катнашты. Командабыз уңышлы чыгыш ясап, "Иң креатив коллектив" номинациясендә җиңү яулады һәм бассейнга һәм тренажерга бару өчен сертификат белән бүләкләнде. Булдырдыгыз, афәрин!
-
1 декабрь-СПИДка каршы көрәш көне 04.12.2018

1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, биология укытучысы Мубаракова Д.Ф. 7-9 сыйныф укучылары өчен "Без СПИДка каршы!" дип аталган тәрбия сәгате үткәрде. Бу чарада укучыларга видеофильм күрсәтелде, бу афәттән саклану чаралары аңлатылды. Катнашучылар барысы да СПИДка каршы көрәш символы булган кызыл тасма такты.









