МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Олимпиада җиңүчеләре 26.12.2018

Быел да Яңа елны зур уңышлар белән каршылыйбыз. Фән олимпиадаларында катнашып, 21 призлы урын яуладык. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләсе еллар да уңышлы булсын, сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлыклар телибез. Яңа ел белән!!!
-
Кышкы каникул чорында иминлекне тәэмин итү 25.12.2018

Мәктәптә полиция майоры Мирзаянов Б.Ш. белән очрашу үтте. Ул укучыларга кышкы каникул һәм яңа ел бәйрәмнәре чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.
-
Тагын бер җиңүче!
25.12.2018
9 нчы сыйныф укучысы Тагирова Милена геологиядән үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды! Укытучысы Мубаракова Д.Ф. Афәрин! Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Знатоки природы 22.12.2018

Команда Амикеевской ООШ "Хранители природы" участвовала в межрегиональной интеллектуальной игре "Знатоки природы", посвященной Году добровольца (волонтера) в Россиии, организованной МКУ "Управление образования" Актанышского муниципального района РТ, и стала абсолютным победителем. Учащихся 8 класса Ахматгалиева Р., Шакирянова Р., Шамса А. и учителя биологии Мубаракову Д.Ф. поздравляем с победой! Молодцы!
-
Олимпиада нәтиҗәләре
21.12.2018
Физкультура буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле. 3 егетебез призер булды-Шамс А., Әхмәтгалиев Р. һәм Хәкимов Д. Укытучылары Минныразиев И.М., Әхмәтов Р.Ә. Уңышларыгыз белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Китапханә дәресе 19.12.2018

Китапханәче Шамсова Р.Д. "Әфган яралары" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 16 нчы декабрьдә Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгара башлыйлар. Шул уңайдан үткрелгән бу чарада укучыларга Әфган сугышы турында видеофильм күрсәтелде. Шамсова Р. әфганчы авылдашларыбыз бертуган Исмәгыйловлар, Әфган сугышында һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Фаррахов Илфар Рәмзи улы турында сөйләде, "Әфган кызалаклары" китабы белән таныштырды.
-
Олимпиада
13.12.2018
Олимпиадалар дәвам итә. Шакирянов Р. хокук һәм җәмгыять белеме фәннәреннән призлы урынга лаек булды. Укытучысы Бәдретдинова Г.М. Котлыйбыз!!!
-
Ел укытучысы-2018 12.12.2018

Күбәк урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2018" конкурсының зона этабы үтте. Укытучылар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әмәкәй мәктәбеннән башлангыч класслар укытучысы Шаймарданова Р.Г. катнашты һәм 4 нче сыйныфта татар теленнән дәрес, "Тәнкыйди фикерләү алымнары" темасына мастер-класс күрсәтте.
-
Ел укучысы 11.12.2018

4 нче сыйныф укучысы Нуриева Л. "Ел укучысы" конкурсының зона этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Укытучысы Шаймарданова Р.Г.
-
Мәктәп спорт лигасы ярышлары 08.12.2018

Мәктәп спорт лигасы ярышлары дәвам итә. Бу юлы Тат. Бүләр урта мәктәбендә баскетбол буенча ярыш булды. Безнең егетләр командасы бу ярышта да беренчелекне бирмәде. Ә кызлар командасы 3 урын алды. Афәрин!!! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!









