МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Буду бдительным на льду
22.11.2018
На муниципальном этапе Республиканского конкурса детского рисунка «Буду бдительным на льду» в номинации «Как я уберегаю своих друзей от выхода на тонкий лед водоемов»
ученик 2 класса Бадретдинов Э. занял 2 место. Руководитель Мухамадиева А.Ф. Молодцы!
-
Театр конкурсы 12.11.2018

Чаллы дәүләт драма театрында К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры булып үтте. Шамс А. "Сүнгән йолдызлар" драмасыннан Исмәгыйль монологы белән чыгыш ясады. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты уытучысы Шамсова Р.Д. Уңышлар телибез!
-
КЭС-БАСКЕТ 10.11.2018

"Яшьлек" спорт комплексында КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасының төбәкара Чемпионат ярышлары кысаларында республика сайлап алу ярышларының муниципаль этабы үтте. Бу ярышта мәктәпнең егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Егетләребез район мәктәпләре командаларыннан азга гына калышып, 4 нче урын, ә кызлар командасы 5 урын яулады. Тренерлары Ахметов Р.Ә., Минныразиев И.М. Котлыйбыз! Горурланабыз!
-
"Иҗади шәхес" конкурсы 10.11.2018

9 нчы ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә мәгариф хезмәткәрләре арасында "Иҗади шәхес" конкурсы булды. Конкурста җиңүчеләр "Затлы чигеш", "Гасырлар моңы", Илһам чыганагы", "Нәсел шәҗәрәсе", "Рухи сандык", "Милли хәзинә", "Гаилә мирасы" номинацияләре буенча билгеләнде.Безнең коллективтан 9 катнашучының 6 сы төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Афәрин!!!
-
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән очрашу 30.10.2018

"Көзге каникул чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү" темасына укучылар каршында чыгыш ясады.
-
"Экокалейдоскоп" конкурсы 29.10.2018

1 ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучысы Холбутаева Н. "Экокалейдоскоп"" исемле регионара экологик конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм "Кеше экологиясе" номинациясендә 3 урын алды. Җитәкчесе биология укытучысы Мөбәрәкова Д.Ф. Конференциядә ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Ык буе территориаль идарәсенең өлкән белгече Вәлиева Э.Х. катнашты.Җиңүчеләргә уңышлар телибез!
-
Комсомолга 100 ел! 29.10.2018

Мәктәптә ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышлап, "Комсомолда үткән яшьлек" темасына очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәпнең һәм "Правда" күмәк хуҗалыгының комсомол оешмасын җитәкләгән Шагалиев Р.М., ветеран укытучылар күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Хәмидуллин Х.С, пионервожатый Гайсина Р.К., Газтдинова В.А. чакырылды.Алар үзләренең комсомол чорындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Баскетбол 27.10.2018

Күбәк урта мәктәбе базасында баскетбол буенча "Мәктәп спорт лигасы-2018" ярышының 1 туры үтте. Бу ярышта укучыларыбыз җиңүгә ирештеләр Кызлар командасы 3 нче, егетләр командасы 1 урын яулады (Җитәкчеләре Ахметов Р.Ә., Минныразиев И.М.) Аларга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез!
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2018
Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып, "Сөмбел” "сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге "Сөмбелә”гә әйләнгән. Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календаре кулланылган һәм сигезенче ай "Сөмбелә” дип йөртелгән.Ә хәзер Сөмбелә, көз бәйрәме буларак, халкыбызның рухи хәзинәсен, гореф-гадәтләрен саклау максатында үткәрелә. Без дә мәктәптә Сөмбелә бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә укучылар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән композиция ясадылар. барлык катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды. -
Могҗизалар кыры 25.10.2018

Сөмбелә бәйрәмендә укучылар өчен "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Һәр класстан укучылар катнашты. Уенны кызыклы итеп Шамс А. алып барды. Әхмәтгалиев Р. җиңүче булды. Катнашкан һәм җиңгән укучыларга бүләкләр тапшырылды.









