Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Ватан" Фестиваленда җиңү яуладык! 19.12.2019

Бүген гимназиябезнең "Энҗекәй" ансамбле (җитәкчеләре - И.И.Биктаһиров, Л.Д. Хәбибуллина) "Ватан" республика Фестиваленда 2 урын яулады! Котлыйбыз!
-
"Яңа ел фотозонасы" бәйгесе игълан ителде 18.12.2019

Гимназиядә Чыршы бәйрәменә әзерлек башланды. 1-4 сыйныфлар арасында "Яңа ел уенчыклары" бәйгесе игълан ителгән булса, 5-10 сыйныфлар фотозоналар ясый башлады. Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназиядә - очрашулар көне! 17.12.2019

Бүген гимназиядә - очрашулар көне! Лекцияләр залында 8-9 сыйныфлар Көнбатыш Африканың Гана Республикасы вәкилләре - Моамен Ибраһим һәм Дерри Кисси белән очрашуда булса, Актлар залында 5-7 сыйныф укучылары яшь татар шагыйре, журналист, җәмәгать эшлеклесе Ленар Шәех белән күреште. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш баскычлары белән танышты, аның шигырьләрен сөйләде. "Әдәби эскәмия" иҗади берләшмәсенең күркәм традициясен дәвам итеп, укучылар хөрмәтле кунагыбызга үзләре ясаган "Ленар Шәех портреты"н бүләк итте... Шулай ук бүген өч укучыбыз - Гыйльметдинова Алисә, Зарипова Зилә һәм Фатыйхова Сөмбел күренекле татар актрисасы Нәҗибә ханым Ихсанова-Миңнуллина гаиләсендә кунак булды. Бүгенге онытылмас очрашулардан һәркем канәгать калды!
-
Чыңгыз Айтматов исемендәге конференция уңышлы узды 16.12.2019

Узган шимбәдә, 14 декабрьдә, Совет районы 121 нче мәктәбендә Чыңгыз Айтматов исемендәге халыкара конференциясе узды. "Мин - дөнья кешесе" дип исемләнгән эсселар номинациясендә 11 сыйныф укучысы Сахрова Ләйсән 2 урынга лаек булды! Афәрин!
-
"Ватан тарихыннан тест" халыкара акциясендә катнаштык! 13.12.2019

Бүген гимназиянең 8-11 сыйныф укучылары "Ватан тарихыннан тест" халыкара акциясендә катнашып, Бөек Ватан сугышы тарихыннан үз белемнәрен сынап карады. Аларга электрон сертификатлар тапшырылды.
-
Михаил Бакунин: "Будущее России в ваших руках!" 12.12.2019

Сегодня в политехническом лицее №182 состоялась увлекательная встреча с уникальным человеком, уроженцем Казани, победителем престижного конкурса "Лидеры России - 2019", кандидатом экономических наук - Михаилом Бакуниным. Публичная лекция М.П.Бакунина была посвящена на тему: "Что такое лидеры России?" В мероприятии присутствовали лидеры общественных организаций г. Казани, в том числе представители нашей ДОО "Нур" - Губайдуллина Камиля, Ахметзянова Самийя, Шафигуллина Айгуль.
-
"Алишевский камертон"да - "Тылсым" ансамбле! 12.12.2019

Гимназиябезнең "Тылсым" ансамбле "Алишевский камертон" республика бәйгесендә катнашып, 3 урынга лаек булды! Котлыйбыз һәм "Казан сандугачы" бәйгесендә уңышлар теләп калабыз!
-
Мы - участники квеста "Сокровища Зиланта"! 11.12.2019

Сегодня в Национальном музее РТ прошел дружеский квест "Сокровища Зиланта" среди учащихся 5 Б класса нашей гимназии и СОШ №172. Эта встреча состоялась в рамках социального проекта "Атмосфера возможностей", целью которого является работа с детьми-сиротами и детьми с ОВЗ.
-
Безнекеләр - "Олимп"та! 10.12.2019

Күптән түгел мәктәп укучылары арасында республика күләмендә дүртенче ачык "Олимп" олимпиадасы үткәрелде. Биредә математикадан - Хәйруллина Алсу (2 урын), татар теле буенча Нәҗмиева Лилия (1 урын), Хәйруллина Алсу (3 урын) җиңүче булдылар! 9 нчы сыйныф укучыларын котлыйбыз!
-
Укучыларыбыз - "Илһамият" җиңүчеләре! 09.12.2019

8 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Илһамият" V халыкара фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Әлеге чара бөек татар җырчысы Илһам ага Шакировның якты истәлегенә багышланды. Укучыларыбыз - Зарипова Зәйнәп, Борисова Эльвина һәм Ярмиева Самира бәйгенең истәлекле бүләкләренә һәм мәртәбәле дипломнарына (1, 2 урыннар) лаек булды! Афәрин, кызлар!








