Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Февраль - Геройлар айлыгы! 01.02.2020
Февраль ае дәвамында 12 нче гимназия укытучылары һәм укучылары "Бөек халыкларның бөек кешеләре" - "Великие люди великих народов" темасына багышланган чараларда катнашачак. 11, 12 февральдә - Фән көне; 14 февральдә - Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә, башлангыч сыйныфлар өчен "Дулкыннар" хәрби-патриотик җырлар бәйгесе; 21 февральдә - ТАССРның 100 еллыгына багышланган Халыклар дуслыгы Фестивале; "Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе геройлары" темасына бердәм класс сәгате, безнең заман Герое белән очрашу; 28 февральдә 5-10 сыйныфлар өчен "Җиңү адымнары" дип исемләнгән строй һәм җыр смотр-бәйгесе узачак. Әлеге чаралар ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Уңышлар!
-
Инглиз теле атналыгы Премьера белән тәмамланды! 31.01.2020
Бүген гимназиянең Актлар залында инглиз теле атналыгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара театраль коллективлар арасында Гран-при яулаган "Пеппи длинный чулок" премьерасы белән тәмамланды. Атналыкны югары дәрәҗәдә оештырган инглиз теле укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Thank you, dear teachers!
-
The English week is going on! 30.01.2020
Инглиз теле атналыгы дәвам итә! Кичә инглиз теле укытучысы Альбина Рафис кызы Шәйхетдинова үзенчәлекле "Let's cook" ачык дәресе күрсәткән булса, бүген дә укучылар өчен мавыктыргыч, мәгълүматлы дәресләр үткәрелде. Иртәгә барыбызны да 5 нче сыйныф укучылары әзерләгән "Пеппи длинный чулок" спектакле премьерасы көтә! Актлар залында очрашканга кадәр, дуслар! Башлану вакыты: 14:00!
-
Йөзүчеләребез - беренче! 29.01.2020
Йөзү буенча гимназия командасы Мәскәү районы кызлары арасында 1 урын яулады! Шәхси беренчелектә җиңүче кызларыбыз: 2 а сыйныфы укучылары Багирова Мәдинә һәм Гарафиева Алисә - 1 урын, 5 а сыйныфы укучысы Елсукова Яна - 2 урын, Нигъмәтҗанова Раидә (3 а), Каюмова Ильвина (5 а) - 3 урын! Котлыйбыз һәм гимназиянең физкультура укытучыларына рәхмәт белдерәбез! Уңышлар!
-
Җәмиләбез - республика олимпиадасы призёры! 28.01.2020
Сөенечле хәбәр! 5 нче сыйныф укучысы Җәмилә Ситдыйкова татар теле буенча республика олимпиадасы призёры булды! Котлыйбыз! Ана телебезне тирәнтен өйрәнүдә алга таба да уңышлар телибез!
-
Сак булыгыз: ГРИПП! 28.01.2020
Бусагада - грипп чоры. Грипп йоктыруның иң киң таралган юлы - йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында һава-тамчы аркылы. Әлеге чирдән иң яхшы саклану - иммунизация, ягъни гриппка каршы вакциналардан файдалану. Сәламәт яшәү рәвешен алып барыгыз, ул организмга төрле йогышлар белән көрәшергә ярдәм итә. Тәртипле һәм дөрес туклануга игътибар итегез. Грипптан сакланыгыз, дуслар!
-
Гимназиядә - инглиз теле атналыгы! 27.01.2020
Good day, dear kids! Әйе, бүгеннән гимназия кыңгыравы да инглиз телендә чыңлый! Бер атна дәвамында белем йортыбызда инглиз теле атналыгы булачак. Программада: "Яраткан мультфильм герое" рәсемнәр бәйгесе, башваткычлар, кызыклы тематик дәресләр һәм... 31 нче гыйнварда "Пеппи длинный чулок" спектакле премьерасы көтелә! Инглиз теле дөньясына welcomе, dear friends!
-
Яшь гражданнар Форумында катнаштык! 27.01.2020
27 гыйнварда гимназиянең "Нур" балалар оешмасы активистлары Зилә Хәбибуллина, Римма Кәримова, Әлфия Сәлимова Казан шәһәренең Яшь гражданнар Форумында катнашты. Әлеге чара "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узды. Киләсе Форумда очрашканга кадәр!
-
27 января - День воинской славы России! 27.01.2020
Сегодня особая дата в истории нашей страны. 76 лет назад, 27 января 1944 года, была снята блокада Ленинграда, которая продолжалась 900 долгих дней и ночей. Сегодня в лекционном зале гимназии учитель истории Ямбулатова Алсу Анваровна провела классный час для 5-8 классов на данную тему. Помним! Чтим! Гордимся!
-
Туган көнегез белән, Нәҗибә апа! 25.01.2020
Бүген татар халкының сөекле артисткасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, гимназиябезнең якын дусты - Нәҗибә Гыймаделислам кызы Ихсанованың туган көне! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхете телибез! Бәйрәмегез белән!
Театрга алтын канат куйдың,
Әниләр дә булды, бәби дә...
Гөлфинәдәй татар хатынына
Һәйкәл куйдың, батыр Нәҗибә!