Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Фотозоналар сезне көтә! 26.12.2019
Гимназиянең һәр катында 5-10 сыйныфлар ясаган Яңа ел фотозоналары урын алды! Рәхәтләнеп фотосурәткә төшәргә онытмагыз!
-
Гимназистлардан - "Яңа ел бүләкләре" күргәзмәсе! 25.12.2019
Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары ел саен үзләре ясаган кул эшләре белән сөендереп тора! Беренче катта - фойеда урнашкан "Яңа ел бүләкләре" күргәзмәсенә рәхим итегез!
-
Башлангычларны Кыш бабай белән Кар кызы сәламләде! 24.12.2019
Гимназиядә Яңа ел алды бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген 1-4 сыйныфларның җырлы-биюле Чыршы бәйрәме узды! Иң яхшы костюмнар әзерләгән укучыларга Кыш бабай белән Кар кызы үз күчтәнәчләрен тапшырды. Бәйрәм белән!
-
"Кызлар иле" газетасының яңа саны дөнья күрде! 24.12.2019
"Нур" балалар оешмасы "Кызлар иле" газетасының яңа санын әзерләде. Гимназия газетасы 2012 елның февраль аеннан бирле чыга. Әлеге чыгарылышта - агымдагы елның сентябрь-декабрь айларында булган әһәмиятле вакыйгалар, укучыларның "иҗат җимешләре", хәтта ТАССР оешкан мәлдә - 1920 елда язылган "Яшә, Республикам!" җыры да урын алды. Укымыйча калмагыз!
-
Гимназиядә - Яңа ел кичәсе! 23.12.2019
Бүген гимназиядә 5-10 сыйныф укучыларының Яңа ел кичәсе гөрләде! Ул "Биюләр ярышы - Битва танцев" форматында узды. Якынлашып килүче Яңа ел белән!
-
Халыклар дуслыгы Фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланачак 19.12.2019
Бүген 2-10 сыйныфлар арасында Халыклар дуслыгы Фестивалена җирәбә үткәрелде. 2020 елның 21 февраленда әлеге Фестиваль 4 нче тапкыр уздырылачак. Бу көнне укучылар ТАССРда яшәгән һәм бүгенге көндә республикабызда күпләп яшәүче халыклар тормышы һәм көнкүреше белән таныштырачак. Уңышлар!
-
"Ватан" Фестиваленда җиңү яуладык! 19.12.2019
Бүген гимназиябезнең "Энҗекәй" ансамбле (җитәкчеләре - И.И.Биктаһиров, Л.Д. Хәбибуллина) "Ватан" республика Фестиваленда 2 урын яулады! Котлыйбыз!
-
"Яңа ел фотозонасы" бәйгесе игълан ителде 18.12.2019
Гимназиядә Чыршы бәйрәменә әзерлек башланды. 1-4 сыйныфлар арасында "Яңа ел уенчыклары" бәйгесе игълан ителгән булса, 5-10 сыйныфлар фотозоналар ясый башлады. Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназиядә - очрашулар көне! 17.12.2019
Бүген гимназиядә - очрашулар көне! Лекцияләр залында 8-9 сыйныфлар Көнбатыш Африканың Гана Республикасы вәкилләре - Моамен Ибраһим һәм Дерри Кисси белән очрашуда булса, Актлар залында 5-7 сыйныф укучылары яшь татар шагыйре, журналист, җәмәгать эшлеклесе Ленар Шәех белән күреште. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш баскычлары белән танышты, аның шигырьләрен сөйләде. "Әдәби эскәмия" иҗади берләшмәсенең күркәм традициясен дәвам итеп, укучылар хөрмәтле кунагыбызга үзләре ясаган "Ленар Шәех портреты"н бүләк итте... Шулай ук бүген өч укучыбыз - Гыйльметдинова Алисә, Зарипова Зилә һәм Фатыйхова Сөмбел күренекле татар актрисасы Нәҗибә ханым Ихсанова-Миңнуллина гаиләсендә кунак булды. Бүгенге онытылмас очрашулардан һәркем канәгать калды!
-
Чыңгыз Айтматов исемендәге конференция уңышлы узды 16.12.2019
Узган шимбәдә, 14 декабрьдә, Совет районы 121 нче мәктәбендә Чыңгыз Айтматов исемендәге халыкара конференциясе узды. "Мин - дөнья кешесе" дип исемләнгән эсселар номинациясендә 11 сыйныф укучысы Сахрова Ләйсән 2 урынга лаек булды! Афәрин!