Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Гимназиядә - инглиз теле атналыгы! 27.01.2020

Good day, dear kids! Әйе, бүгеннән гимназия кыңгыравы да инглиз телендә чыңлый! Бер атна дәвамында белем йортыбызда инглиз теле атналыгы булачак. Программада: "Яраткан мультфильм герое" рәсемнәр бәйгесе, башваткычлар, кызыклы тематик дәресләр һәм... 31 нче гыйнварда "Пеппи длинный чулок" спектакле премьерасы көтелә! Инглиз теле дөньясына welcomе, dear friends!
-
Яшь гражданнар Форумында катнаштык! 27.01.2020

27 гыйнварда гимназиянең "Нур" балалар оешмасы активистлары Зилә Хәбибуллина, Римма Кәримова, Әлфия Сәлимова Казан шәһәренең Яшь гражданнар Форумында катнашты. Әлеге чара "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узды. Киләсе Форумда очрашканга кадәр!
-
27 января - День воинской славы России! 27.01.2020

Сегодня особая дата в истории нашей страны. 76 лет назад, 27 января 1944 года, была снята блокада Ленинграда, которая продолжалась 900 долгих дней и ночей. Сегодня в лекционном зале гимназии учитель истории Ямбулатова Алсу Анваровна провела классный час для 5-8 классов на данную тему. Помним! Чтим! Гордимся!
-
Туган көнегез белән, Нәҗибә апа! 25.01.2020

Бүген татар халкының сөекле артисткасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, гимназиябезнең якын дусты - Нәҗибә Гыймаделислам кызы Ихсанованың туган көне! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхете телибез! Бәйрәмегез белән!
Театрга алтын канат куйдың,
Әниләр дә булды, бәби дә...
Гөлфинәдәй татар хатынына
Һәйкәл куйдың, батыр Нәҗибә!
-
"Рождественские чтения - 2020" 24.01.2020

Ученицы 8 Б класса Губайдуллина Камиля и Каримова Эльза заняли 2 место в республиканском конкурсе "Рождественские чтения - 2020". Поздравляем!
-
ТАССР музеенда ачык ишекләр көне! 23.01.2020

ТАССРның 100 еллыгына гимназиябездә Татарстан педагогларына багышланган музей үз эшен башлап җибәрде. Гыйнвар, февраль айларында биредә тематик экскурсияләр үткәреләчәк. ТАССР музеена рәхим итегез!
-
Театраль коллектив Гран-при яулады! 22.01.2020

Гимназиянең 5 сыйныф укучылары, инглиз телендә "Пеппи длинный чулок" спектакле белән чыгыш ясап, Киров һәм Мәскәү районнары буенча муниципаль этапта Гран-при яулады! Котлыйбыз!
-
"Моя лучшая детская инициатива - 2020" 21.01.2020

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгы республиканың иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе булган "Моя лучшая детская инициатива" социаль проектлар бәйгесе лауреатлары исемлеген урнаштырды. Җиңүчеләр арасында "Нур" балалар оешмасы президенты Зилә Хәбибуллина да бар. Афәрин, Зилә!
-
Фән көненә әзерлек башланды! 20.01.2020

Алхәбәр! Бүгеннән үк, гимназия укучылары һәм укытучылары 5, 7 февраль көннәрендә узачак Фән көненә әзерләнә башлады. Мәгълүм булганча, 8 февраль - Россия фәне көне. Шул уңайдан, гимназиябездә 5 ел дәвамында Фән көне уздырыла. Әлеге чарада катнашучы 1-11 сыйныф укучыларына уңышлар!
-
"Мы вместе!" проекты калинник пешерергә өйрәтте! 16.01.2020

Бүген "Нур" балалар оешмасы активистлары Рязань шәһәренең үзенчәлекле сыен әзерләп, видеороликка материаллар барлады. Калинник - составында балан кайнатмасы булган чәй табыны ризыгы. Аны пешерү серләренә "Рязанский кутежь" командасы белән берлектә әзерләгән видеороликта өйрәтербез.








