Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Рождественские чтения - 2020" 24.01.2020
Ученицы 8 Б класса Губайдуллина Камиля и Каримова Эльза заняли 2 место в республиканском конкурсе "Рождественские чтения - 2020". Поздравляем!
-
ТАССР музеенда ачык ишекләр көне! 23.01.2020
ТАССРның 100 еллыгына гимназиябездә Татарстан педагогларына багышланган музей үз эшен башлап җибәрде. Гыйнвар, февраль айларында биредә тематик экскурсияләр үткәреләчәк. ТАССР музеена рәхим итегез!
-
Театраль коллектив Гран-при яулады! 22.01.2020
Гимназиянең 5 сыйныф укучылары, инглиз телендә "Пеппи длинный чулок" спектакле белән чыгыш ясап, Киров һәм Мәскәү районнары буенча муниципаль этапта Гран-при яулады! Котлыйбыз!
-
"Моя лучшая детская инициатива - 2020" 21.01.2020
Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгы республиканың иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе булган "Моя лучшая детская инициатива" социаль проектлар бәйгесе лауреатлары исемлеген урнаштырды. Җиңүчеләр арасында "Нур" балалар оешмасы президенты Зилә Хәбибуллина да бар. Афәрин, Зилә!
-
Фән көненә әзерлек башланды! 20.01.2020
Алхәбәр! Бүгеннән үк, гимназия укучылары һәм укытучылары 5, 7 февраль көннәрендә узачак Фән көненә әзерләнә башлады. Мәгълүм булганча, 8 февраль - Россия фәне көне. Шул уңайдан, гимназиябездә 5 ел дәвамында Фән көне уздырыла. Әлеге чарада катнашучы 1-11 сыйныф укучыларына уңышлар!
-
"Мы вместе!" проекты калинник пешерергә өйрәтте! 16.01.2020
Бүген "Нур" балалар оешмасы активистлары Рязань шәһәренең үзенчәлекле сыен әзерләп, видеороликка материаллар барлады. Калинник - составында балан кайнатмасы булган чәй табыны ризыгы. Аны пешерү серләренә "Рязанский кутежь" командасы белән берлектә әзерләгән видеороликта өйрәтербез.
-
Мастер-класс от рязанской команды проекта "Мы вместе!" 15.01.2020
Третий блок федерального проекта "Мы вместе!" - "Диалог культур". По результатам жеребьевки, нашей команде ДОО "Нур" выпала честь участвовать в данном конкурсе с командой "Рязанский кутежь". Команды должны научить друг-друга уникальным навыкам, принадлежащим народностям своего региона, города; снять совместный видеоролик, демонстрирующий навыки, освоенные командами. Рязанская команда отправила нам мастер-классы по приготовлению рязанского калинника и изготовлению глиняной игрушки-мышонка. Наша команда "Нур" направила мастер-классы "Татарский орнамент в современной одежде" и "Татарский танец". Сегодня мы слепили замечательного казанского мышонка в тюбетейке с национальным блюдом - өчпочмак. Завтра приготовим рязанский калинник. Казань-Рязань, мы вместе! Мы сила!
-
Республика олимпиадасында - 5 призёр! 13.01.2020
11 сыйныф укучылары Аджароглу Саадет, Ашит Илайда, Гасанова Фәнүсә, Адыгамова Мөслимә һәм 7 сыйныф укучысы Калафат Йалынсу төрек теленнән республика олимпиадасында - призёрлар! Укучыларны әзерләгән Хөсейин бәй Акташка зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Афәрин!
-
Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясе 7нче тапкыр узачак! 09.01.2020
Яңа 2020 елның 13 гыйнварыннан 17 февралена кадәр Туфан Миңнуллин исемендәге VII республика конференциясенә фәнни-иҗади эшләр кабул итә башлыйбыз. Быел конференциядә катнашучылар 4 юнәлештә көч сынаша. "Журналистика. "Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясенә - "Хәтер", "Ветераннар - безнең горурлык" темаларына язмалар, балалар матбугаты бәйгесенә газета-журналлар юлларга мөмкин. Драматургия (сәхнәләштерү) номинациясенә "Сугыш чоры геройлары", "75 ел... Җиңү белән!" темаларына поэзия, проза, драма әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштереп, kzlar_ile@mail.ru әрҗәсенә 15 минутлык видеоязма җибәрергә кирәк. 5-11 сыйныф укучылары - "Фәнни эшләр. "Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә, укытучылар һәм китапханәчеләр "Сандыгымда - Туган тел музее", "Тәҗрибә" мастер-класслар бәйгеләрендә катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә 2020 елның 21 мартында узачак. Конференциядә очрашканга кадәр!
Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясе нигезләмәсе (татарча)
Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясе нигезләмәсе (русча)
-
Урра! Каникуллар! 27.12.2019
Килеп җитте! Иртәгәдән көтеп алынган кышкы каникуллар! Яллар 8 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк! Һәммәгезгә дә могҗизалы яллар, имин еллар насыйп булсын!