Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Әдәби эскәмия"дә - Роберт Миңнуллин иҗаты! 19.11.2019

19 ноябрьдә гимназиянең Актлар залында "Әдәби эскәмия" иҗат берләшмәсе халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, танылган җырлар авторы Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин белән виртуаль очрашу оештырды. Чарада 5-7 сыйныф укучылары балалар шагыйренең шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. Бу чиректә яшь шагыйрь-язучылар Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин белән очрашу көтелә. Хәерле сәгатьтә!
-
Баскетболчыларыбыз яңа сезонга әзер! 15.11.2019

Мәскәү районы мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышлары башланды. Гимназиябез баскетболчылары яңа сезонга әзер! Тагын бер яңалык: узган уку елындагы күркәм традицияне дәвам итеп, быел һәр шимбә укучылар белән волейбол уйнарга теләүче әти-әниләрне гимназия спорт залында көтеп калабыз! Узган сезонда волейбол буенча гимназия беренчелегендә әти-әниләр командасы 1 урын яулады! Уеннарда очрашканга кадәр!
-
"Җәлил укулары" старт алды! 14.11.2019

14 ноябрьдә "Елга аръягы" балалар үзәгендә "Җәлил укулары" II халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узды. Биредә Мәскәү районы мәктәп-гимназияләреннән яшь җәлилчеләр көч сынашты. Бәйгенең төрле номинацияләрендә гимназиябездән 13 укучы чыгыш ясады. Нәтиҗәләр дүшәмбе, 18 ноябрьдә билгеле булачак. Уңышлар сезгә, нәни җәлилчеләребез! Сүз уңаеннан, 2019 елның февраль аенда гимназиянең 10 сыйныф укучысы Ишимбаева Камилә "Җәлил укулары"нда 2 урын яулады!
-
Гаилә Фестивалена әзерлек башланды 12.11.2019

Бик тиздән, 29 ноябрьдә, гимназиябездә тагын бер күркәм чара - "Гаилә Фестивале - 2019" узачак! Фестивальнең төп максаты - "Укытучы - укучы - ата-ана" бәйләнешен ныгыту, сыйныф гаиләләре эшчәнлеген барлау һәм үстерү. Бу көнне гимназия укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләр комитеты берләшеп, "Без бергә! Мы вместе!" темасына багышланган кызыклы чыгышлар әзерләр дип көтелә. Фестивальдә һәр сыйныф гаиләсе "Минем гаиләм - Бөек Җиңү тарихында" күргәзмәсен оештыруда да үз өлешен кертәчәк. Уңышлар!
-
"Нур", алга! 11.11.2019

Бүген гимназиянең "Нур" балалар оешмасы активистлары II чирекнең беренче киңәшмәсенә җыелды. Киләчәккә планнар күп! Балалар йортларындагы ятим балалар өчен оештырылган "Атмосфера возможностей" социаль проекты үз эшен дәвам итә. Көн кадагында - Татарстан Республикасы Яшь гражданнары Форумы, "Моя инициатива", "Добрый город" бәйгеләре, "Количество свечек зависит только от тебя" акциясе, "Мы вместе!" федераль проекты һәм... тагын бер яңа проект! Әлеге проект турында тулырак мәгълүмат гимназиянең инстаграмдагы битендә урын алачак. Бергә булыйк!
-
Җырлап-биеп яшибез! 08.11.2019

Гимназиянең вокал, хореография түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучыларыбыз бәйгеләрдән кочак-кочак дипломнар белән кайта башлады. Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" фестиваль-бәйгесендә 1 сыйныф укучысы Розыева Эльмира - 2 урын, "Мои истоки" район фестиваленда "Тылсым" ансамбле - 3 урын, "Ватан" фестиваль-бәйгесендә "Энҗекәй" ансамбле - 3 урын, М.Т.Калашниковның 100 еллыгына багышланган "Патриоты России!" республика фестиваль-бәйгесендә 1 сыйныф укучылары Розыева Эльмира белән Садикова Әминә 3 урын яуладылар. Котлыйбыз! Музыка укытучысы Л.Д.Хәбибуллина белән хореограф И.И.Биктаһировка яңадан-яңа иҗади ачышлар, җиңүләр телибез!
-
Республиканский семинар 30.10.2019

Сегодня в гимназии прошел республиканский семинар по теме "Создание информационно-образовательной среды как единого информационного комплекса образовательной организации. Развитие IT-образования". Учителя математики, информатики и физики поделились опытом работы со своими коллегами.
-
Гимназия көнендә - ЙолаФест! 29.10.2019

Бүген бездә - Гимназия көне! 1916 елның 29 октябрендә Фатиха Аитова Казанда беренче кызлар гимназиясе ача. Әлеге датаны искә алып, һәр ел 29 октябрьдә без укучыларыбыз белән Гимназия көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, бүген гимназиябездә татар халкының бәйрәм-йолаларын барлауга багышланган Фестиваль - "ЙолаФест - 2019" узды. Биредә 2-11 сыйныф укучылары әзерләгән Сөмбелә, Каз өмәсе, Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй бәйрәмнәрен, Кунак каршы алу, Исем кушу, Бәби чәе, Бишек җыры, Орлык чыгару, Яңгыр теләү, Басу яру, Буразна яру, Бирнә әзерләү, Туй йолаларын тамаша кылдык. Бәйрәмебезгә нур һәм куәт өстәп, гимназиябез директоры Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова белән күренекле драматург Туфан аганың кызы Әлфия ханым Юнысова-Миңнуллина укучыларга изге теләкләрен юллады. Күркәм Фестиваль Гимназия гимны белән тәмамланды. Балкып яшә, Гимназия!
-
Ата-аналар җыелышы узды 25.10.2019

24-25 октябрьдә гимназиядә 1-11 сыйныфларның "Балалар куркынычсызлыгы" - "Безопасность детей" темасына багышланган ата-аналар җыелышы узды. Беренче чиреккә йомгак ясалды. Көзге каникуллар 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак. 7 ноябрьдә гимназиядә очрашканга кадәр, укучылар!
-
"Мудрый совёнок - 2019" 24.10.2019

Сегодня в ЦДДТ имени А.Алиша ученицы 2-4 классов приняли активное участие в интеллектуальной игре "Мудрый совёнок". Удачи!








