Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 30 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей, 2 совместителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
«Капля жизни»
03.09.2022
3 сентября 2022 года, в рамках Дня солидарности в борьбе с терроризмом, по всей России прошла акция «Капля жизни». Она посвящена событиям, произошедшим в первые сентябрьские дни 2004 года в Беслане. Тогда, во время террористического акта, погибли несколько сотен человек, большинство из которых были дети. Все три дня, находясь в заложниках, они не могли выпить и капли воды. Акция «капля жизни» призывает вспомнить всех жертв терроризма, погибших сотрудников правоохранительных органов, символически напоить всех тех, кого уже с нами нет.
-
Уңыш - 2022
03.09.2022
Тубән Чыршылы мәктәбе укучыларының җәйге ялы хезмәт чиреге белән үрелеп барды. Укытучылар җитәкчелеге белән укучыларыбыз мәктәп яны бакчасында чәчәк, яшелчә устерделәр, тырышып эшләделәр. Буген шул уңышны җыюда да сынатмадылар. Бәрәңге уңышы да җитәрлек булды. Калган яшелчәлар дә саклану урынына керде, чуп- сабаклар да җыелды. Ашларыбыз тәмле, файдалы булсын! Афәрин, укучылар!
-
Внимание, дети!
02.09.2022
В рамках Всероссийской акции «Внимание – дети!» по проведению оперативно-профилактических мероприятий по безопасности дорожного движения, классные руководители провели мероприятии, раздали памятки по ПДД.
-
1 сентябрь - Белем көне/ 1 сентября - День знаний
01.09.2022
Бүген, 1 нче сентябрь - белем бәйрәме көнне, Түбән Чыршылы мәктәбе янә үзенең ишекләрен ачты, яңа уку елы башланып китте! Укытучылар һәм укучылар бу көнне һәрвакыт дулкынланып, түземсезләнеп көтеп алалар. Котлау өчен сүз мәктәбебез җитәкчесесе Гөлия Камил кызына бирелде. Ул барлык укучы, укытучыларны, килгән кунакларны белем көне белән котлады, үткән елгы укыту нәтиҗәләренә тукталды, яңа уку елына кагылышлы мәсьәләләр белән бүлеште, уңышлар, сәламәтлек теләде. Авыл советы рәисе Нурия Яхъя кызы мәктәбебезнең кайгыртучан җитәкчесе буларак, һәрвакыт бүләклар белән керә. Бу юлы да һәрбер укучыга бүләкләрен таратты. Укытучылар коллективына уңышлар, исәнлек, яхшы нәтиҗәләргә ирешуне теләде. Бүгенге бәйрәм тантанасы бик матур узды. 9нчы сыйныф укучылары концерт номерлары күрсәттеләр, барлык укучылар өчен беренче кыңгырау чыңлады! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, эшләребез уң, хәерле сәгатьтә булсын!
1 сентября в нашей школе прозвенел первый звонок, начался новый учебный год. Сегодня принимают поздравления учителя и учащиеся школы. Новый учебный год начинаем с приподнятым настроением и хорошими пожеланиями.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме!
01.09.2022
Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
-
Котлыйбыз!
27.08.2022
Август киңәшмәсе кысаларында, мәктәбебез укытучыларының уңышлары да куанычлы. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Вафина Венера Минерәкыйп кызы һәм укучыларның ялын,тәрбия эшен оештыручы Сайфиева Талига Шамил кызын хезмәттәге уңышлары өчен район һәм Татарстан Республикасы мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек, гаилә терәге, яңа җиңүләр телибез.
-
Август киңәшмәсе
26.08.2022
Яңа уку елына әзерлекне тикшергәннән соң, август киңәшмәсе белем алуга зур этәргеч булып тора. Һәр белем йорты аңа үзенчә әзерләнә. Түбән Чыршылы мәктәбе бакча уңышы хәзинәләрен тәкъдим итте. Бишенче хезмәт чирегендә тырышып көч куймасаң,билгеле, күрсәтерлек нәтиҗәң дә булмый. Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары үстергән уңыш мул, тирә-як тәртиптә булды. Ә инде күргәзмәгә шул уңышны матур итеп тәкъдим итү бурычы куелды. Укытучыларыбыз иҗади якын килеп, бай композиция тудырдылар, комиссия әгъзаларына аңлатма бирделәр, уңыш серләре белән уртаклаштылар. Быелгы уку елында мәгариф тармагында яңа үзгәрешләр, яңалыклар көтелә, диелде киңәшмәдә. Барлык укытучыларга- уңышлар, укучыларга-белем дөньясында сынатмаслык көч һәм исәнлек булсын.
-
Котлыйбыз!
24.08.2022
Берничә ел дәвамында Түбән Чыршылы мәктәбенең спорт командасы, район мәктәпләре укучыларының спартакиадасында, ГТО нормативларын тапшыруда 1 урында. Афәрин укучылар!
-
Юбилеегыз белән
14.08.2022
Түбән Чыршылы мәктәбендә, бик күп еллар автобус йөртүчесе булып эшләүче Габделхай Габделхак улы Гыелмановны юбилее белән котлыйбыз. Ул үзенең тимер атын саклап, чисталыкта тотып, һәр пассажирның иминлеге өчен кайгыртучы тынгы белмәс абыебыз. Габделхай абый юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәк тормышыгызда хәерле озын гомер, иман байлыгы, ныклы сәламәтлек, имин юллар телибез.
-
Юбилеегыз белән
23.07.2022
Хөрмәтле хезмәттәшебез, җитәкчебез Вафина Гөлия Камил кызы! Сезне юбилеегыз белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң олысын телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыгызның, якыннарыгызның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне Ходай насыйп итсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене.