Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 30 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей, 2 совместителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Волейбол ярышы 18.03.2023
Ел дәвамында мәктәбебезнең укучылары район күләмендә авыл мәктәпләре арасында үткәрелгән төрле спорт ярышларында бик теләп катнашалар һәм алдынгы урыннар яулыйлар. 18 март көнне дә кызлар һәм малайлардан тоган җыелма команда район күләмендә 7- 9 сыйныфлар арасында үткәрелгән волейбол уены буенча ярышта катнашып судьялар һәм тамашачыларга уенда осталыкларын күрсәтеп уңай тәэсир калдырдылар.
-
Урок «Финансовая безопасность» 17.03.2023
Финансовое мошенничество — это совершение противоправных действий в сфере денежного обращения путем обмана, злоупотребления доверием и других манипуляций с целью незаконного обогащения.
Финансовое мошенничество угрожает финансовой безопасности личности. Для того, чтобы эффективно противостоять ему, необходимо разобраться с тем, что оно из себя представляет и каким бывает.
По статистике Аналитического Центра НАФИ только 55% подростков России считают, что хорошо осведомлены о способах мошенничества с банковскими картами, 11% отмечают, что почти ничего не знают о случаях мошенничества в финансовой сфере, 34% подростков России слышали о случаях обмана держателей карт злоумышленниками.
С целью повышения информационной, финансовой и правовой грамотности детей, содействию их профессиональной ориентации, развитию научных знаний в области финансовой безопасности с учащимися 8 класса прошел урок "Финансовая безопасность"
Учащиеся на основе ситуационных заданий обсудили некоторые примеры мошенничества с использованием банковских карт, мошенничества в сети Интернет, мошенничества с использованием мобильных телефонов и мошенничества с финансовыми пирамидами.
-
Защита проектных работ 15.03.2023
15 марта учащиеся 9 класса защитили свои проектные работы. Ученики работали по различным темам: «Вред и польза компьютерных игр», «Права несовершеннолетних», «Разделочная доска» и др. Учащиеся рассказывали по выбранной теме, показывая наглядно заранее приготовленную презентацию, знакомили присутствующих с результатами исследовательской части работы, отвечали на вопросы члены комиссии. Проектные работы оценивались по соответствующим критериям. Работы всех учеников были оценены положительно, все получили сертификат, подтверждающий защиту проекта.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2023Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзенең бизәге Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
-
Күңелле уеннар 04.03.2023
Оборона – масса айлыгына йомгак ясап 4 март көнне барлык укучыларыбыз катнашында хәрби темага багышланган “Күңелле уеннар” үткәрелде. Ярыш төрләрендә “конструкторлар” үзләре ясаган самолетларны сынады, “разведчиклар” тәртип сагында уяулыкларын күрсәттеләр, “диңгез флоты” давылларга каршы торды. Уеннар барышында көч, кыюлык, сабырлык, җитезлек кебек сыйфатларны кулланып югары сыйныф укучылары кечкенәләргә дә ярдәмчел, үзара да бердәм булдылар.
-
"Китап уку" акциясе 02.03.2023
Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, Түбән Чыршылы мәктәбенең 6 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Алар анда ел саен март башында уздырылучы "Китап уку" акциясендә катнаштылар. Китапханәче Рәисә апа сәнгатьле уку өчен укытучылар турында язылган китаплар әзерләп куйган. "Балалар әдәбияты битләрендә укытучы образы" дигән республика акциясе - юкка гына үткәрелми. Укытучы һәм остазларның мактаулы хезмәтен олылау, күрсәтү дә булып тора. Кызлар һәм егетләр бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - 41 ел балалары", Ибраһим Газиның " Өч Мәхмүт "әсәрләреннән булган өзекләрне бер-берсенә укып күрсәттеләр.
-
Сәламәтлек көне 25.02.2023
Бүген, Түбән Чыршылы авылында күңелле чара - Ватанны саклаучылар көненә, кышны озатуга багышланган бәйрәм узды. Бу бәйрәмне мәктәп укучылары күптән көтте, чөнки чаңгы ярышлары да көтелә иде. Димәк, сәламәтлек көне буларак та истә калачак. Дәресләрдән соң, чаңгычылар төркеме старт алды. Физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы кечкенә сыйныф укучыларын җиңүгә дәрт биреп, берәм-берәм җибәрә дә башлады. Укучылар берсен-берсе узарга теләп, бирелгән араны башкарып чыктылар. Мәдәният каршында татар көйләре яңгырады, самавыр кайнап торды, тәмле коймаклар тәкъдим итеп апалар куңелле уеннарга чакырдылар. "Чана тартып йөгерү", "Ераклыкка итек ыргыту", "Аркан тартыш", "Капкалы" уеннары күңелне күтәреп җибәрде. Соңыннан җитез чаңгычыларны бүләкләү булды. 1 урын - Хакимов С.Ф. (9кл.), Гараев А.А. (9 кл.), Вилданова А.Р. (6 кл.), Хасаншин Р.Р. (5 кл.), Хуснуллина И.А.(5 кл.); 2 урын - Ахмадиев А.Р. (7 кл.), Вафина Р.А. (6 кл.), Вилданова Л.Р. (3 кл.), Гильфанов Д.Д. (3 кл), 3 урын - Валеев А.Р. (8 кл.), Зиятдинова А.А.(6 кл.), Гилязева И.А. (3 кл.), Насыбуллин А.Р. (2 кл.). Укучыларга грамота, медальләр бирелде. Әфарин, укучылар. Әлбәттә, бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Чыннан да, бәйрәм барысына да ошады. Оештыручы клуб, китапханә хезмәткәрләренә, авыл советы рәисе Нурия Яхъя кызына, коймак пешерүче кызларга олы рәхмәтебезне әйтәбез. Чаңгычыларга яңа җиңүләр телибез.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2023
21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу чара Түбән Чыршылы мәктәбендә дә ел саен күңелле итеп билгеләп үтелә. Һәр сыйныф халык иҗатының бизәкләре булган авыз иҗатын тәкъдим итте. Башлангыч сыйныфлар - сынамышлар, 5 сыйныф-санамышлар, 6 сыйныф - күмәк уеннар, 7- табышмаклар, 8 сыйныф - мәзәкләр, 9 сыйныф- мәкальләр әйтеп күрсәттеләр. Сыйныф чыгышлары арасында күмәк рәвештә "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш", "Кәрия-Зәкәрия", "Түбәтәй" уеннарын да искә төшердек, татар биюен дә биедек.Әлбәттә, чарада һәр чыгыш телебезнең бай, матур, яңгырашлы икәнен күрсәтеп торды. Чыгыш азагында бөек Тукайның "Туган тел" җырын җырладык.
Яшә мәңгегә
И, туган телем.
Былбыл моңыдай
И, матур телем. -
Шигъри тәлгәшләр 15.02.2023
15 февраль - Татар халкының Бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шушы уңайдан мәктәбебездә шагыйрь иҗатына багышланган "Шигъри тәлгәшләр" чарасы булып узды. Шигырь яраткан һәр укучы Муса Җәлил иҗатыннан булган әсәрне әзерләп килеп, тамашачы каршында чыгыш ясады. Укучылар үзләренә ошаган шигырьләрне сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Шунысы куанычлы: герой шагыйрь иҗаты үлемсез җыр һәм саекмас чишмә кебек тирән.
-
Искә алу чарасы 15.02.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татарның бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланган искә алу чарасы узды. Укучылар милли, озын, борынгы җырларны башкаручы татар җырчыларын онытмасыннар, горурлансыннар дигән максат белән үткәрелгән бу чараны, туган тел укытучысы, Алсу Вил кызы, Илһам Шакиров башкаруындагы жыр белән башлап җибәрде. Ул укучыларны җырчының биографиясе, мактаулы исемнәре, күренекле җырлары белән таныштырды. Илһам Шакиров - югары зәвыклы җырчы гына түгел, ә милли мәдәниятне пропагандалаучы, төрле җирләргә чәчелеп яшәүче татар халкын берләштерүче олы шәхес. Чарада Талига Шамилевна, Әнисә Бинарисовна да үзләренең фикерләрен әйттеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Тәнәфесләрдә Илһам Шакиров язмалары яңгырап торды.