Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 30 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей, 2 совместителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Укытучы һәм остаз елы
09.10.2023
Түбән Чыршылы мәктәбендә иртәдән җанлылык сизелде.Бүген укучылар алдында күп төрле җаваплылык. Беренчедән, авылның мәдәният йортында уздырылачак Өлкәннәр көненә багышланган концертта катнашу. Икенчедән, шунда ук көзге ярминкә өчен өстәл әзерләү. Өченчедән, кайбер укучыларга үзләрен мөгаллим һөнәрендә сынап карау. Дүртенчедән, Укытучы һәм остаз елы, Укытучы көне уңаеннан әзерләнгән ветеран укытучылар белән очрашуда чыгыш ясау. Барлык санап кителгән чараларны да бишле билгесенә башкарып чыктылар: апа-абыйларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре шигырь, җырлар аша әйтелде. Өстәлләрдә ата-аналар белән берлектә әзерләгән көзге нигъмәт тулып торды. Аларны мактый-мактый тәкъдим иттеләр. Укытучылар өчен әзерләгән концертта иң җылы хисләрен нәфис сүз, күңелле җырлар аша җиткерделәр. Афәрин, укучылар!
Ветеран укытучылар белән очрашып күрешү үзе бер куаныч. Бу юлы укыту темасыннан читкәрәк китеп, пәрдәнең икенче ягы - "Сәяхәтләр" темасы алынды. Әлбәттә, каникул вакытлары укытучы өчен үтә җаваплы. Бигрәк тә, укучылар төркеме белән зур шәһәрләргә сәяхәт итү. Үзе бармаган кеше, аны аңламый. Ветеран укытучыларыбыз эшләү дәверендә укучылар төркемен нинди генә зур шәһәрләргә алып бармаган. Автобус, поезд, теплоход белән барып, истәлекле урыннарда булганнар. Бу сәяхәтләр истә калырлык күңелле хәтирә булса да, күпме җаваплылык, кеше баласы өчен кайгыртучанлык сорый торган гамәлләр. Энҗе Шамил кызы тәкъдим иткән истәлек фотолардан Гүзәлия Әхәт кызы төзегән презентацияне карау шушы искиткеч хатирәләрне искә төшерде. Бала күңеле өчен тырышучы, аңлаучы кеше ул - укытучы дигән изге Кеше. Күңелле сөйләшүдән соң, табын артында истәлекләр белән бүлешү, арабыздан киткән мөгаллимнәрне искә алу, хәл белешү дәвам итте.
Остаз укытучыларыбыз! һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, кадер-хөрмәт телибез. Бүгенге көн бик нәтиҗәле үтте. Бәйрәмнәрне оештырган Талига Шамил кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Коллективның һәрбер укытучысына гаиләдә аңлашучанлык, сәламәтлек, сабырлык, изге хезмәттә уңышлар телисе килә. -
5 октябрь - День Учителя
05.10.2023
День учителя — теплый и трогательный праздник. День, когда говорят много теплых слов. Это день для всех, кто ценит и уважает труд учителя и наставника подрастающего поколения. Это день, когда каждый спешит отдать дань уважения тем педагогам, которые вложили в нас частичку себя и своих знаний. Это день, когда мы поздравляем и благодарим всех учителей - наставников.
Сегодня, по сложившейся традиции, учащиеся нашей школы приготовили праздничный сюрприз для наших педагогов - встречали учителей, поздравляли с профессиональным праздником при входе в школу. С самого утра вокруг царила атмосфера праздника, звучали песни с поздравлениями для педагогов! Вся школа светилась от улыбок, повсюду были цветы, учителя проходили сквозь живой коридор улыбающихся детей. Ученики спешили вручить сувениры, которые сделали своими руками.
-
Котлыйбыз
05.10.2023
"Укытучылар көне" уңаеннан Лениногорск шәһәре мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Бу күркәм чарага шәһәр һәм район мәктәпләреннән төрле дәрәҗәдә бүләкләүгә лаеклы булган укытучылар җыелды. Түбән Чыршылы мәктәбеннән дә туган тел һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Алсу шәһәр башкарма комитеты башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтендә уңышлар телибез.
-
Мөһим сөйләшү
02.10.2023
Буген, дүшәмбе иртәсенең "Мөһим сөйләшүе"сөекле укытучыларга багышланган иде. Тиздән Укытучылар бәйрәме җитәчәк. Шушы уңайдан 7,8 сыйныф укучылары укытучы һөнәренә багышланган видеофильм,танылган артистларның чыгышларын карадылар, интерактив күнегүләр эшләделәр, киләчәктә булачак һөнәрләр белән таныштылар. Әңгәмә барышында үзләренең беренче укытучылары, яраткан фәннәре турында сөйләделәр.
-
Көзге кросс
23.09.2023
23 сентябрь көнне район күләмендә уздырылган " Көзге кросс" ярышында катнашып Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары алдынгы нәтиҗәләр күрсәтте. 6-7 сыйныф укучылары арасында Камалтдинова Илсия 1 урын, Вильданова Алисә 3 урын, команда 2 урында. 8-9 сыйныф укучылары арасында Ганиева Екатерина 1 урын, команда 3 урында. Катнашучыларны барысында чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Сәламәтлек көне
20.09.2023
Буген Түбән Чыршылы мәктәбендә Сәламәтлек көне булды. Дәресләрдән соң барлык сыйныфлар урманга юл тотты. Нарат урманы үзенең көзге матурлыгы, хуш исе белән каршы алды. Түгәрәк табын корып сыйланып алгач, хәрәкәтле, туплы уеннар уйналды. Алан тирәсендә үскән гөмбәләрне күзәттеләр, көзге яфраклар җыйдылар. Бүген чыннан да бәйрәм көн булды: кояш та елмая, төрле төсләр күзне иркәли, нарат- чыршы исе тынны киңәйтә, дуслар белән күңелле. Бу көн һәркайсыбыз күңелендә озак сакланыр.
-
Мөһим сөйләшү
18.09.2023
Атна саен уздырылучы "Мөһим сөйләшү" дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы батыр комсомолка- Зоя Космодемьянскаяга багышланды. 7 сыйныф укучылары аның батырлыгы турында белделәр,аңа багышлап төшерелгән фильмнан видеофрагмент карадылар. Шунысы билгеле:Зоя Космодемьянская - беренчеләрдән булып Советлар Союзы герое исеменә лаек булган хатын-кыз. Шулай ук укучылар интерактив уен аша, герой кыз белән бәйле истәлекле урыннарның кайда урнашканын да белделәр. Бөгелмә шәһәрендә дә Зоя Космодемьянская урамы барлыгы ачыкланды. Һичшиксез, геройлар үлемсез, аларның күрсәткән батырлыклары үлемсез.
-
Эвакуация
07.09.2023
7 сентября прошла встреча с сотрудником отдельного поста с. Нижние Чершилы Альметьевского отряда противопожарной службы. Учащиеся получили дополнительные знания по правилам пожарной безопасности и поведения при пожарной эвакуации. Так же была проведена тренировочная эвакуация
-
Очрашу
06.09.2023
6 сентябрь көнне Куакбаш мәдәният йортында күңелле очрашу булды. "Укытучы һәм остазлар" елы уңаеннан әзерләнгән бу очрашуда лаеклы ялда булган ветеран укытучылар һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучыларыбыз да булды. Очрашуның инициаторы булган район Мәгариф бүлеге ветераннар советы рәисе Люция Владимировна ике мәктәп укытучы остазлар турында җылы мактау сүзләре җиткерде. Куакбаш мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан куелган театр, концерт номерлары залда җыелган кунаклар күңеленә хуш килде. Остаз укытучы апалар сүз алып, ике мәктәп арасында булган хезмәттәшлек елларын, ачык дәресләргә, җыелышларга йөрүләрен искә төшереп, хатирәләрен яңарттылар. Чыршылы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Әхәт кызы барлык укытучы апаларны котлап моңлы җырын бүләк итте. Очрашуны оештырган, күңелле ял бүләк иткән артистларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Куакбаш мәктәбе укытучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
-
1 сентябрь - Белем көне
01.09.2023
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтер сукмак
Гел шулай нурлы булсын.
Буген, 1 сентябрь көнне, меңләгән укучылар, укытучылар белем йортына килде. Яңа планнар, үзгәрешләр, хыяллар, бәйгеләргә юл башлана. Түбән Чыршылы мәктәбендәге белем бәйрәмен 9 сыйныфлар башлап җибәрде. 6 укучы күңел түрендәге җылы хисләрен җиткереп шигырьләр, җырлар юлладылар. Беренче сыйныф укучылары да алардан калышмады, татар һәм рус телендә шигырь сөйләделәр, зур ускәнлекләрен, белем алырга әзер икәнлекләрен аңлатып бирделәр. Алар өчен шатланып утыручы әти- әниләр дә матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә ветеран укытучы апалар да килгән иде. Алар да үзләренең матур теләкләрен юлладылар. Мәктәп директоры Гөлия Камил кызы җәйге чорда эшләнелгән ремонт эшләре, уку елында көтеләчәк яңалыклар турында сөйләде. Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр, яхшы билгеләр, яңа җиңүләр алып килсен.