Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Очрашу 06.09.2023
6 сентябрь көнне Куакбаш мәдәният йортында күңелле очрашу булды. "Укытучы һәм остазлар" елы уңаеннан әзерләнгән бу очрашуда лаеклы ялда булган ветеран укытучылар һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучыларыбыз да булды. Очрашуның инициаторы булган район Мәгариф бүлеге ветераннар советы рәисе Люция Владимировна ике мәктәп укытучы остазлар турында җылы мактау сүзләре җиткерде. Куакбаш мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан куелган театр, концерт номерлары залда җыелган кунаклар күңеленә хуш килде. Остаз укытучы апалар сүз алып, ике мәктәп арасында булган хезмәттәшлек елларын, ачык дәресләргә, җыелышларга йөрүләрен искә төшереп, хатирәләрен яңарттылар. Чыршылы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Әхәт кызы барлык укытучы апаларны котлап моңлы җырын бүләк итте. Очрашуны оештырган, күңелле ял бүләк иткән артистларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Куакбаш мәктәбе укытучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
-
1 сентябрь - Белем көне 01.09.2023
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтер сукмак
Гел шулай нурлы булсын.
Буген, 1 сентябрь көнне, меңләгән укучылар, укытучылар белем йортына килде. Яңа планнар, үзгәрешләр, хыяллар, бәйгеләргә юл башлана. Түбән Чыршылы мәктәбендәге белем бәйрәмен 9 сыйныфлар башлап җибәрде. 6 укучы күңел түрендәге җылы хисләрен җиткереп шигырьләр, җырлар юлладылар. Беренче сыйныф укучылары да алардан калышмады, татар һәм рус телендә шигырь сөйләделәр, зур ускәнлекләрен, белем алырга әзер икәнлекләрен аңлатып бирделәр. Алар өчен шатланып утыручы әти- әниләр дә матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә ветеран укытучы апалар да килгән иде. Алар да үзләренең матур теләкләрен юлладылар. Мәктәп директоры Гөлия Камил кызы җәйге чорда эшләнелгән ремонт эшләре, уку елында көтеләчәк яңалыклар турында сөйләде. Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр, яхшы билгеләр, яңа җиңүләр алып килсен. -
Август киңәшмәсе 29.08.2023
Яңа уку елын, район август киңәшмәсе башлап җибәрә.Билгеле,аңа әзерлек каникул буена бара. Һәр мәктәп үзенә бирелгән теманы яктырта. Кемдер үз мәктәбен методик яктан, кемдер хезмәт тәрбиясен чагылдыра. Безнең Түбән Чыршылы мәктәбе бишенче хезмәт чирегендә устергән чәчәкләр күргәзмәсе белән катнашты. Һәр сыйныф укучысы укытучылар җитәкчелегендә бакча һәм мәктәп яны мәйданчыгында тырышты, су сипте, чүп утады. Җәйнең эссе торуы беркадәр авырлык тудырса да, сынатмадык, мул уңыш алынды. Ә инде күзне иркәләүче чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк. Менә шул матурлыкны күрсәтү һәм яклау безнең бурыч булды. Комиссия алдында технология укытучысы Талига Шамил кызы бишенче хезмәт чиреге уңышлары турында кыскача аңлатма бирде. Күргәзмәбезне комиссия уңай бәяләде. Әлбәттә, бу һәр укытучы һәм укучы тырышлыгы белән башкарылган хезмәт. Август киңәшмәсендә яңа уку елында булачак яңалыклар, үзгәрешләр турында әйтелде."Мәгариф турында"гы федераль закондагы үзгәрешләр, педагог хезмәткәрләрнең аттестация узуында яңалыклар булу да көтелә. Яңа уку елы укытучыларга иҗади уңышлар, исәнлек, укучыларга зиһен ачкычлары, зур җиңүләр алып килсен.
-
Котлыйбыз 28.08.2023
42 ел эш стажы булган Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе физик культура укытучысы Багаутдинова Әнисә Бинәрис кызы сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча максатчан эшли, укучыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек, мөстәкыйльлек бирә, ихтыяр көче тәрбияли, куйган максатка ирешү кирәклеген төшендерә. Быелгы август киңәшмәсендә шәһәр һәм район мәктәпләрендә профессиональ осталыклары белән зур уңышларга ирешкән укытучыларны дәүләт бүләге белән бүләкләделәр. Алар арасында безнең хезмәттәшебезнең булуы да бик куанычлы. Аңа да Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен күкрәк билгесе медале бирелде. Әнисә Бинарисовнаны уңышы белән котлыйбыз, яңа җиңүләр һәм сәламәтлек телибез.
-
Аттестат тапшыру 07.07.2023
Бүген Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирүче мәктәбендә тантаналы бәйрәм. Ниһаять, 9 сыйныф укучыларының имтиханнары тәмамланды, сынаулар үтелде. Буген кабаттан әти-әниләр, чыгарылыш укучылары, укытучылар мәктәпкә "Аттестат тапшыру" чарасына җыелдылар. Шунысы куанычлы:барлык укучыларыбыз да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып чыктылар. Мәктәп җитәкчесе, Гөлия Камил кызы, укучыларны түргә чакырып, жылы сүзләрен әйтеп, уңышлар теләп, өлгергәнлек таныклыгын тапшырды. Сыйныф җитәкчесе Ришат Салих улы да һәр укучысына аерым теләкләр җиткерде. Әти-әниләр дә шатлыклары белән уртаклаштылар. Соңыннан чәй табыны артында жылы сөйләшү дәвам итте.
Укучылар! Бәйрәмегез котлы булсын! Киләчәктә тормыш юлыгызда тел ачкычы, тапкырлык, тәүфыйк юлдаш булып, туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә, укырга язсын. Сынатмадыгыз, ышанычыбызны акладыгыз. -
Уважаемые учащиеся и родители (законные представители)! 30.05.2023
В целях организации профильного обучения в 2023/2024 учебном году, предоставления обучающимся качественных образовательных услуг в рамках введения профильного обучения на старшей ступени общего образования информируем вас об открытии 10-х классов в 2023/2024 учебном году в общеобразовательных учреждениях Лениногорского муниципального района.
Письмо в школы по открытию профильных классов в 2023-2024 учебном году.pdf
-
День защиты детей 24.05.2023
В Нижнечершилинской школе 24 мая состоялось комплексное мероприятие "День защиты детей" с целью закрепления практических навыков и углубления знаний по правилам поведения в чрезвычайных и экстремальных ситуациях, умению сохранять и защищать свою жизнь и здоровье, при возникновении экстремальных ситуаций
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023
Түбән Чыршылы мәктәбендә "Соңгы кыңгырау " бәйрәме узды. Бу чара бер ягы белән күңелле булса, икенче яктан моңсу. Тугыз ел белем алган, мәктәп гаиләсендә кайнаган укучыларның сынау бирү, хушлашу вакыты килеп җитте. Бәйрәмгә килүче мәгариф булеге методисты Эльмира Тәлгать кызы да, беренче укытучылары Роза Батырша кызы да, авыл хәзрәте Хәким абый да чыгарылыш сыйныфка карата иң җылы сүзләр әйттеләр, теләкләр теләделәр. Ә инде 9 сыйныф укучылары үзләренең күңел түрендә булган олы рәхмәтләрен укытучыларга, аш пешерүче, җыештыручы апаларга юлладылар, матур җырлар бүләк иттеләр. Чыгарылыш укучылары алдында зур сынаулар, киләчәккә һөнәр сайлау чоры башлана. "Барыр юлларыгыз якты, имтиханнарыгыз уңышлы, максатларыгыз ирешерлек, дөньялар тыныч булсын", - дип үзенең теләкләрен җиткерде мәктәп директоры Гөлия Камил кызы. Хәерле сәгатьтә чыңласын соңгы кыңгырау!
-
23.05.2023
Түбән Чыршылы мәктәбендә җылы очрашу булды. Соңгы кыңгырау бәйрәменә остазларыбыз - өлкән укытучылар да килде. Алар бәйрәм карадылар, теләкләрен әйттеләр, чәй табыны артында мәктәп яңалыкларын сөйләштеләр. Якын итеп килүче ветеран укытучыларыбызга без бик шат һәм рәхмәтле. Барлык укытучыларны, остазларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Киләчәктә озын гомер, ныклы исәнлек, хөрмәттә яшәүләрен телибез.
Кайгы килгәндә дә егет бул, дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы" белән "Әнкәй" сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Футбол 13.05.2023
Занятия спортом - это залог здоровья. Завершая спортивный сезон учебного года команда футболистов школы 13 мая приняла участие в муниципальных соревнованиях по футболу среди учащихся 7-9 классов. А футбол - это не просто игра, он полезен для тела и ума, для развития логического мышления.