Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Ата - аналар җыелышы 12.05.2023
12 нче май көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата- аналар җыелышы узды. Җыелышта узып баручы уку елына, тәрбия эшләренә, йомгак ясалды, җәйге яллар вакытына иминлекне саклау, юл, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар каралды. Укытучылар, ата-аналар укыту - тәрбия процессында булган уңышлар, җитешсез яклар турында сөйләштеләр, юл кагыйдәсенә багышланган видеоролик карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Алда күңелле яллар көтә. Бу яллар файдалы, рәхәт булсын өчен, әти-әни ягыннан контроль яхшы булырга тиеш, диелде җыелышта.
-
Җиңу көне 06.05.2023
Ямьле май ае бәйрәмнәргә бай. Бу көннәрдә шәһәр-авылларда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналар бара. Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары да бу чарага алдан әзерләнделәр. Сугыш чорындагы батырлыкларны, авыр вакытларны яктырткан шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Бүген, 6 май көнне, Җиңү паркында авылдашларны, Җиңү көнен искә алуга багышланган бәйрәм тантанасы булды. Укучылар килгән кунаклар каршында оста итеп чыгыш ясадылар. Әйе, сугыш китергән кайгы - хәсрәт онытылмас яра булып йөрәкләрдә саклана. Мәрмәр ташларда батыр авылдашларыбызның исемнәре уеп язылган, алар онытылырга тиеш түгел. Чарада сугыш чоры балалары: Мөгәззәмә апа Гайнетдинова, Әнәс абый Кадыйров та үзләренең авыр балачаклары турында сөйләп, яшь буынга тыныч көннәр, бәхетле булып үсүләрен, яхшы һөнәр ияләре булуларын теләделәр. Кем генә чыгыш ясаса да, тик бер теләк яңгырады: "Күкләребез аяз, дөньялар тыныч, үзебез исән - сау булыйк. Тыл хезмәтчәннәрен, ветераннары хөрмәт итик, Җиңү өчен башларын салган авылдашларны туганнарны онытмыйк".
-
Многоборье 29.04.2023
29 апреля спортивная команда нашей школы приняла участие в соревнованиях по спортивному многоборью среди учащихся 7 – 9 классов Лениногорского муниципального района. Все участники заняли призовые места в различных дисциплинах и в общекомандном зачете 1 место.
-
Эковесна-2023 29.04.2023
Учащиеся школы приняли участие в Акции «Эковесна-2023». На пришкольной территории произведена побелка деревьев, обрезка кустарников. Учащиеся периодически пропалывают территорию, где высажены растения. На территории школьного двора ребята благоустраивают практически каждый уголок, организуют клумбы, создают композиции из цветок и поделок, наблюдают за ростом растений, поведением птиц.
-
Людмила Аланлы белән очрашу 28.04.2023
27 апрель көнне Федотовка мәктәбендә яшь шагыйрә, җыр сәнгатендә балкып килүче Людмила Аланлы белән җылы очрашу булды. Бу очрашуда мәктәбебез укытучылары һәм укучылары да катнашты. Федотовка мәктәбендә укыган, Лениногорск музыка мәктәбен тәмамлаган, Гәрәй Рәхим укучысы Людмила үзенең матур җырлары, шигырьләре белән килгән кунакларны сокландырды. Очрашуны алып баручы Маргарита Николаевна җырчы иҗаты белән таныштырды, ә мәктәп укучылары аның шигырьләрен оста итеп тәкъдим иттеләр. Безнең мәктәпнең алдынгы укучылары Янсылу белән Илһам да авторның "Күңелемә кояш элдем" дигән шигырен укып күрсәтеп, имзаланган китап белән бүләкләнделәр. Бу кичә килгән кунакларга илһам биреп, керәшен халкының киң куңелле, җор телле, сәләтле булуын исбат итте. Күңелле очрашу өчен Федотовка мәктәбе коллективына бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Сак булыгыз: талпаннар! 26.04.2023
Иртә яздан кешеләргә карата талпан һөҗүмнәре күзәтелүе турында башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырылды. Яз көннәрендә талпаннарны паркларда, бакчаларда, шәһәр, авыл уртасында да очратырга мөмкинлеге турында искәртелде. Бу авыру таратучы бөҗәктән ничек сакланырга кирәклеге турында кагыйдәләр яздырылды. Иң гади саклану чарасы ул табигать кочагына чыккан очракта бөтен тәнне каплап торучы кием киюдән гыйбарәт. Башка яулык бәйләп, башлык яки капюшон киеп йөрергә кирәк. Өске киемне чалбар, триколарга кыстырып, балакларны носки эченә кертеп кию талпаннан саклап калыр. Икенче төр саклану чарасы – ул төрле куркыткыч сыекчалар куллану. Аны киемнәргә, җиң очларына, җилкә өлешенә сиптерү яхшырак булыр. Ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирегез, чөнки бу очракта талпанны күреп юк итү җиңелрәк булыр. Талпан энцефалитына каршы прививка ясату иң яхшысы булыр. Аны кыш яки иртә яздан ясату яхшы нәтиҗә бирер, чөнки бу вакыт эчендә организмда иммунитет барлыкка килергә тиеш. Талпан тәнегезгә утырган икән, аның башын калдырмый тиз арада тартып алырга, тирәнгә кергән башын алалмаган очракта медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Утырган урынын йод яки спирт белән эшкәртү, ә талпанны лаборатор анализга бирү киңәш ителә.
-
Солдат сәламе 25.04.2023
"Солдатка хат" акциясенә катнашып, хәзерге вакытта ил алдында хәрби бурычларын үтәүче авылдаш егетләребезгә хатлар язылган иде. Менә җавап хатлары да килә башлады. Беренче булып хатны язучы - Закиров Инсаф. Ул мәктәп укучыларына, укытучыларына зур сәламнәр җибәргән, авыл хәлләрен, мәктәп тормышы турында сораган, кыскача гына үзенең хәрби тормышы белән таныштырган. "Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан туган мәктәптән хат килеп төшү - бик күңелле булды," - дигән солдатыбыз. Укучыларга тырышып укырга, максатларына ирешергә, ә инде укытучыларга исәнлек, уңышлар теләгән. Шулай ук калган хезмәт итүче егетләребез телефон аша телдән шалтырату гына җибәргәннәр. Физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы, бу укучыларның сыйныф җитәкчесе буларак, егетләребез турында презентация күрсәтте, укыган вакытта ярышларда катнашып, мәктәп данын яклаучылар булганнарын искәртте. Егетләребезгә хезмәтләрен уңышлы гына тәмамлап, туган йортларына, якыннары янына кайтырга насыйп булсын, дигән теләктә чара тәмамланды.
-
Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән" бәйгесе 25.04.2023
25 апрель көнне Шөгер мәктәбендә авыл мәктәпләренең 3 сыйныф укучылары арасында зур бәйге булды. "Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән" дип аталучы бәйгедә Түбән Чыршылы мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Гилязева Илсия катнашты. Ул бу бәйгегә укытучы апалары киңәшләрен тотып, ныклап әзерләнде. Яшь катнашучылар үзең белән таныштыру, сәләтеңне күрсәту, әдәби әсәрдән өзек сөйләү буенча көч сынаштылар. Безнең Илсиябез бик сәләтле укучы. Ул китап укырга, күренешләрдә катнашырга, шигырьләр иҗат итәргә дә ярата. Билгеле, жюрига аның чыгышлары ошады һәм икенче урынга лаек булды. Илсияне уңышлары белән котлыйбыз. Сәләтен күреп, аңа бәйгедә катнашырга ярдәм иткән Талига Шамил кызына һәм Венера Минерәкыйп кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Милләтебезнең киләчәге үсеп килүче буыннан тора. Бүгенге бәйге халкыбызның энҗе бөртекләрен барлаучы, горурланучы балалар барлыгын күрсәтте.
-
Безопасное колесо 25.04.2023
24 апреля школьный отряд ЮИД МБОУ «Нижнечершилинская ООШ» под руководством учителя начальных классов Ганиевой Г.А., принял участие в районном этапе Всероссийского конкурса отрядов юных инспекторов движения «Безопасное колесо – 2023», который проводится ежегодно. Главная цель конкурса — привлечение внимания к проблеме обеспечения безопасности жизни и здоровья детей на дороге, повышение культуры поведения и взаимоуважения всех участников дорожного движения, привлечение юных инспекторов движения к участию в пропаганде безопасного поведения на дороге.
-
Субботник 22.04.2023
22 апреля в МБОУ «Нижнечершилинская ООШ» прошёл весенний общешкольный субботник, в котором приняли участие ученики 2-9 классов, включая классных руководителей, учителей и всего персонала школы. Для участников субботника предстояло провести генеральную уборку территории, а за каждым классом был закреплен участок.
Взяв все самое необходимое, ученики, вместе с учителями дружно вышли на борьбу с беспорядком, оставшимся после зимы. Все дружно приводили в порядок школьную территорию: собирали мусор, приводили в порядок клумбы, подметали свои участки. Совместными усилиями за несколько часов школьная территория преобразилась, посвежела. Субботники учат детей элементарным трудовым навыкам, дисциплинирует их. Они положительным образом влияют на детей, заставляют задуматься о необходимости соблюдения порядка, приучают заботиться о родном селе.
Субботник в нашей школе – это не только мероприятие по облагораживанию и очистке территории, это еще и прекрасная возможность сделать коллектив еще более дружным и сплоченным.