Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бердәм иминлек дәресе 07.02.2024
Оборона -масса айлыгы чаралары планы буенча 7 февраль көнне " Бердәм иминлек дәресе" узды. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, ребуслар чишеп иминлек кагыйдәләрен барладылар. Килеп чыккан очракта тиешле коткару чараларында югалып калмас өчен янгын сүндерү, аптечканы куллану тәртипләрен кабатладылар
-
Поздравляем! 04.02.2024
Поздравляем Гилязову Ильсию, ученицу 4 класса, призёра республиканского этапа Олимпиады по татарскому языку и учителя Муллагалиеву А.В. Желаем как можно больше таких побед, интересных знакомств, положительных эмоций и заслуженных наград.
-
Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел уңаеннан төбәк - ара киңәшмә 02.02.2024
2 февраль көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел уңаеннан төбәк - ара киңәшмә булды. Мәктәп бу көнне Әлмәт, Лениногорск район һәм шәһәренең туган тел укытучыларын, сыйныф җитәкчеләрен, кунаклар каршы алды. Шулай ук Самара, Чирмешән районнарыннан да видеоязма рәвешендә килгән эшләр булды. Чыгыш ясаучылар 3 юнәлеш буенча эшләрен тәкъдим итте. Чараны үзенең видеоязма рәвешендәге сәламе белән Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагиз Самиуллович ачып җибәрде. Билгеле сәбәпләр аркасында киләлмәсә дә, Кичүчат мемориаль музее мөдире Диләрә ханым Гимранова да үзенең сәламләү видеосын җибәреп, уңышлы эшләр теләде. Тәрбия юнәлешендә бөек галимнең нәсыйхәтләренә таянып, гаилә, әдәп-әхлак темаларын яктырткан чыгышлар күрсәтергә иде. Әзерләнеп килгән һәр мәктәп хәзерге чорның төп проблемасы булган ана телен белмәү, әти-әнине тыңламау, кунакта үз- үзеңне тота белмәү кебек күренешләрне оста итеп уйнап күрсәттеләр һәм Ризаэддин Фәхреддиннең алтын сүзләре белән ныгытып куйдылар. Кирлегәч, Куакбаш, Федотовка мәктәбе укучыларына һәм җитәкчеләренә зур рәхмәт. Ә инде Иске Иштерәк мәктәбеннән Мортазина Рәзинәнең галимгә атап үзе язган шигырен тыңлау да кунакларны шатландырды.
Туган телне укытучы мөгаллимәләр исә күпкырлы хезмәт башкарды. Алар төрле сыйныф укучыларына Р. Фәхреддиннең хезмәтләрен кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын тикшерүгә, бәяләүгә нигезләнгән банк биремнәре төзеп җибәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу эштә 11 гимназия, 2, 5, 7, 12, Керкәле, Иске Писмән, Урман Асты, Иске Иштерәк мәктәпләре мөгаллимәләре аерылып торды. Шундый чараларда үзебезнең мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан остазларыбызны күрү дә шатлыклы. Мәктәп музеен оештырган, Риза Фәхреддиннең бөеклеген, хезмәтләренең кирәклеген укучыларга, укытучыларга танытучы Рузалия Солтановна да музейның ачылу тарихын, галимгә атап уздырылган чараларны искә алды һәм киңәшмәгә уңышлы эш көне теләде. Шулай ук кунак булып килүче Әлмәт шәһәренең "Туган як" клубы әгъзасы, "Ак калфак" оешмасы вәкиле - Гөлия ханым Замалиева "Гаиләдә кыз бала тәрбиясе" дигән темага чыгыш ясап, галимнең бу турыда язган хезмәтләрен атады, аларны чараларда кулланырга кирәклегенә басым ясады, истәлеккә китаплар бүләк итте. Клара апа Хасанзянова да Р. Фәхреддин хезмәтләрендә укыту- тәрбия мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашты. Әлфия апа Ямаева мәктәпнең даими кунагы. Ул укытучыларны, укучыларны гаилә шәҗәрәләре ясарга да өйрәтте һәр яңалык белән безне таныштырып та тора, язган китапларын да бүләк итә. Бу юлы да галимнең үги әнисе яклап төзегән шәҗәрәсен алып кайткан, Утыз Имәнигә атап чыгарган китабын да бүләк итте. Салкын Алан авылы мәчете хәзрәте Илдус әфәнде белән очрашу да бик урынлы булды. Аның сәләмәт яшәү рәвеше, "Тимер" титулына лаек булуы, яшь буынга карата әйткән буынга карата әйткән теләк- киңәшләре сокландырды.
Мәктәп музее экскурсоводлары кунакларга галимнең Чыршылы мәдрәсәсендә тырышып укуы, китаплар яратуы, телләр өйрәнүе турында сөйләделәр. Музей булекләрендәге истәлекләр белән кыскача таныштыру үткәрделәр. Киңәшмә эшен алып баручы, сәхнә күренешен куючы югары категорияле укытучы- остазыбыз Талига Шамил кызына да зур рәхмәт белдерәбез.
Төбәк- ара гамәли киңәшмәбез үз алдына куйган максатларны утәгәндер, дип уйлыйбыз. Мәшһүр дин эшлеклесе, укытучы, Ризаэддин Фәхреддиннең юбилеена атап үткәрелгән чарада тәрбияле балалар да, туган телебез сагында торучы оста мөгаллимәләр дә, яшь буынга урнәк эшләре белән нәсыйхәт өстәүче кунакларыбыз да булды. Без, киңәшмә оештыручы мәктәп коллективы, барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Коллективка яңа уңышлар, сәләмәтлек, кызыклы очрашулар теләп калабыз. -
Оборона - масса айлыгын ачу 01.02.2024
Бүген, 1 февраль көнне, оборона - масса айлыгын ачуга багышланган тантаналы линейка узды. Айлык дәвамында укучыларыбыз төрле чараларда катнашып, ярышларда сынаулар узып яшь патриотлар булуларын исбатларга сүз бирделәр.
-
Очрашу 27.01.2024
Яңа 2024 ел- Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде. Татарстанда 24 гыйнвардан Гаилә елына, аның кыйммәтләрен саклауга старт бирелде. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә чара үтте. Актлар залында өч бала үстергән укытучы - әниләр белән күңелле очрашу булды. Алып баручы Талига Шамил кызы гаиләгә кагылышлы сораулар бирде, ике гаиләнең дә үрнәк, тырыш булуын, тәртипле балалар үстерүен билгеләп китте. Гөлия Камиловна һәм Венера Минеракиповна да очрашуга чакырган өчен рәхмәт белдереп, сорауларга җавап бирделәр, бала тәрбияләүнең никадәр җаваплы һәм шатлыклы эш икәнен ассызыкладылар.Мәктәп тормышында да Гаилә елына багышланган чараларга старт бирелде. Алда күп бала тәрбияләп үстергән матур гаиләләр белән очрашулар булачак әле. Андый гаиләләр авылыбызда җитәрлек
-
Поздравляем! 26.01.2024
26 января команда девочек и мальчиков успешно приняла участие в соревнованиях по волейболу в рамках турнира "Школьная волейбольная лига" РТ среди сельских образовательных учреждений. Команда девочек заняла 2 место. Поздравляем!
-
ГТО в школе 24.01.2024
В рамках зимней сессии ГТО учащиеся школы соревновались в следующих дисциплинах: наклон вперед, прыжок в длину с места толчком двумя ногами, поднимание туловища из положения лежа на спине, сщгибание и разгибание рук в упоре лежа, подтягивание из виса на высокой перекладине. Идет подготовительный этап соревнований по лыжным гонкам.
-
Разговоры о важном 23.01.2024
22 января прошли внеурочные занятия из цикла "Разговоры о важном" на тему " Непокоренные". 80 лет со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады. На занятии ребята познакомились с историей блокады Ленинграда, увидели записи воспоминаний очевидцев и участников тех событий, а также узнали, что самая низкая норма хлеба пришлась на декабрь 1941 года - кусочек черного хлеба для детей, который выдавался в блокадном Ленинграде имел массу 125 граммов в сутки. Также ребята узнали о подвигах ленинградцев.
-
Классный час "Семья и семейные ценности""
11.01.2024
11.01.2024 в 6 классе прошёл классный час на тему: "Семья и семейные ценности". «Домашний очаг должен быть не местом пребывания, а местом, куда мы возвращаемся» ( А. Монтерлан, французский писатель), «Счастлив тот, кто счастлив у себя дома» ( Л.Н. Толстой). Ребята познакомились с ценностями, которые должны быть в семье, а так же составили "цветок-ромашку" - Семья это......!.
-
Классный час "Семья" 10.01.2024
В 7 классе под руководством Муллагалиевой А.В. был проведен классный час на тему «Семья». Классный час проходил в форме беседы, урок начался с дружеского приветствия друг друга. В начале классного часа учащиеся рассказали стихотворения про семью, тем самым выяснили что речь будет идти о семье и о семейных взаимоотношениях. В ходе нашего урока учащиеся, были ознакомлены с небольшой информацией, появлении слова «семья». Также ребята сами активно участвовали. Заранее подготовили «генеалогическое древо», рассказывали о своих предках и семейных традициях, выяснили какие обязанности должен выполнять каждый член семьи.