Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 151 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Рәхмәт белдерәбез!
04.06.2024
31 нче май көнне үткәрелгән Балалар сабан туеннан бер генә бала да бүләксез кайтып китмәде. Күп төрле уен-бәйгеләрдә катнашып, бүләк откан балалардан тыш, 2023-2024 нче уку елында зур күрсәткечләргә ирешкән, укуда, спортта, иҗатта зур уңышлар яулаган укучыларыбызга һәм аларның остазларына, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бүләкләрне тапшырырга зур өлеш керткән Ядегәр авылы җирлеге халкына һәм түбәндәге иганәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Менә алар: Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Ядегәр авыллары мәчетләре, Хазиева Әлфинә, Сабитов Алмаз, Асхадуллин Райнур, Гарипов Дамир, Хазиев Хәлим, Галиев Альфир, Фатыхов Динар, Габдуллаҗан бабай, Бикбаев Камил, Гильмуллин Айрат, Галиев Равил, Рахимов Фәрит, Мамлеева Алсу, Файзуллин Айдар, Нуриев Рифнур, Башаров Илдус, Галимуллин Дамир, Фатихова Алсу, Фатихова Гузәл, Рахимов Фәрит һәм аны бригадасы (Фанис Рахимов, Зөлфәт Фатыхов, Азат Рахматуллин, Нияз Бикмухаметов), Галиуллина Эльмира. Шулай ук, бәйрәмдә балалар һәм кунакларны тәмле пылау пешереп сыйлаучыларга да зур рәхмәт! Гакыйка корбан ите белән тәэмин иткән Илнар һәм Гөлфинә Муртазиннар гаиләсенә аерым рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
-
Лагерьнең 3нче көне
03.06.2024
"Кояшкай" мәктәп яны лагерендә бүген "Әкиятләр көне" иде. Көн гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар Бөтендөнья табигатьне саклау көненә карата рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар, саф һавада уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң алар өчен "Могҗизалы әкият дөньясы" исемле викторина үткәрелде.
-
Соревнования по туризму
03.06.2024
1 июня обучающиеся нашей школы (участники объединения "Туризм" МБУДО "ЦДТ "Галактика") Ания Шарафиева, Зифа Нигматуллина, Рамис и Нафис Рахимовы под руководством тренера Хамзина Фаиля Камилевича приняли участие в Республиканских соревнованиях по спортивному туризму на водных дистанциях в зачет VIII Туриады (Спартакиады) среди обучающихся Республики Татарстан в г. Зеленодольск.
-
Конкурс экологических рисунков
03.06.2024
В рамках Всероссийской экологической акции "Марафон зелёных дел" 3 июня в пришкольном лагере "Кояшкай" был проведен конкурс экологических рисунков "Берегите планету Земля - наш прекрасный дом!"
-
Акция "Сад памяти"
03.06.2024
В рамках "Марафона зелёных дел" в МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" была проведена акция "Сад памяти" с участием выпускников школы. Цель акции заключается в посадке деревьев в память погибших в годы Великой Отечественной войны. Выпускники посадили саженцы ели в парке "Ядкарь".
-
Укучыларыбыз "Ялкын фест" балалар фестивалендә
02.06.2024
Мәктәбебез укучылары - "Алдынгылар хәрәкәте" ("Движение Первых") лидерлары Башарова Ясминә, Рашитова Зилә һәм Шаяхмедова Зилә 1 нче июнь көнне Кукмара районы делегациясе составында "Ялкын" журналының 100 еллыгына багышлап үткәрелгән "Ялкын фест" балалар фестивалендә катнашып кайттылар. Фестиваль Казан Кремле территориясендә төрле мәйданнарда үтте. Фестивальдә катнашучылар өчен көн дәвамында бик күп төрле интерактив чаралар оештырылды.
-
Лагерьнең 2нче көне
02.06.2024
Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагерендә икенче көн "Мастерлар көне" астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. "Уттан сак бул!" темасына видео күрсәтелде һәм әйдаманнар балалар өчен викторина оештырды. Көн дәвамында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм көн темасына карата рәсемнәр ясадылар.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде
01.06.2024
Бүген «Кояшкай» мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Иртәнге линейкадан соң, балалар физзарядка ясадылар, иртәнге аштан соң отрядларда оештыру эшләре үткәрелде. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү булды, балалар лагерьның көн тәртибе белән таныштылар. Көн дәвамында саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды, "Үзең турында сөйлә» дип исемләнгән әңгәмә, «Балаларны яклау көне»нә карата интерактив уен үткәрелде.
-
Республиканский субботник
01.06.2024
В рамках Всероссийской акции "Марафон зелёных дел" сегодня был организован Республиканский субботник. Ребята совместно с учителями приняли участие в акции по благоустройству и наведению порядка на земле и озеленению территории школы.
-
Котлыйбыз!
01.06.2024
1 нче июнь көнне Кукмара шәһәрендә район укучыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантана барышында олимпиада хәрәкәтендә зур күрсәткечләргә ия булган сәләтле укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйрәмдә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф кызлары Галимуллина Ризәлә белән Файзуллина Алсуга, аларның әти-әниләренә һәм остазларына (Хазиева Зөлфия Файзелхаковна, Мухаметзянова Ләйсән Хамитовна) республикакүләм олимпиадаларда зур җиңүләре белән котлап, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга без дә чын күңелдән кушылабыз! Җиңүләрегез дәвамлы булсын! Шулай ук, әлеге тантанада район буенча "Ел укучыларын" да билгеләп киттеләр. Файзуллина Алсу 8 нче сыйныф укучылары арасында "Ел укучысы" исеменә лаек булды. Афәрин, Алсу! Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүеңне телибез!