Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 106 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Халыкара өлкәннәр көне белән!
Опубликовано: 01.10.2026Бүген мәктәбебездә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бик матур, җылы бәйрәм чарасы оештырылды. Кичәгә хөрмәтле укытучыларыбызны, тәрбиячеләребезне, мәктәбебез хезмәткәрләрен чакырдык. Бәйрәм уңаеннан хөрмәтле кунакларыбыз өчен мәктәбебез укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, педагог-орештыручы Рамилә Нургаяновна, бию түгәрәге җитәкчесе Гөлнара Рамазановна көче белән матур җырлы-биюле концерт тамашасы үткәрелде. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында килгән кунакларыбызның истәлекле хатирәләрен бүлешү белән дәвам итте. Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без Сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
К списку новостей











