• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а
Телефон: +7(843)-644-01-05
E-Mail: Sydg.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Ядыгерь"
Руководитель: Нуриев Рамис Расимович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 151 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

Музей

                                                                                   Музей турында информация

Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган якны өйрәнү музее 1987 елдан бирле эшли. Музей ачу идеясе белән 1985 нче елда директор булып килгән Хайруллин Әнәс Абдул  улы чыга. Музейга нигез салучы-озак еллар мәктәбебездә тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән Хәйруллина Асия Габделбар кызы. Ул 1989-2009 елларда музей белән җитәкчелек итә. 1990 елда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан музейга "Мәктәп музее"статусы бирелә. Музейның эшчәнлеге күпкырлы. Ядегәр авылының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган материаллар, сугыш еллары турындагы истәлекләр мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда җыела һәм елдан-ел тулылана.

Музейда 8 экспозиция бар. Бу якынча 1015 экспонат. Беренче экспозиция "Татар  йорты интерьеры" дип атала. Бу экспозициядә борынгы җиһазларны һәм көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин. Йортның үзәгендә агач карават тора. Ул чигелгән япмалар, мендәрләр белән җиһазландырылган. Авыл йортында  сандык шулай ук җиһаз ролен үтәгән. Анда чигелгән сөлгеләр, күкрәкчәләр, киленнәрнең кулдан эшләнгән бирнәләре, чигүләр, кызыл башлы  сөлгеләр, бүләк әйберләр сакланган. Йортның матурлыгын үрелгән палас бизәгән. Шулай ук бу экспозициядә агач балалар коляскалары, агач стена сәгатьләре, борынгы көзге, агач көрәк, косилка, урак, шулай ук төрле көнкүреш әйберләре: керосин лампалары, төрле йозаклар, кайчылар, үлчәүләр саклана. Биҙәлгән агач шкафта савыт-саба, көнкүреш әйберләре урнаштырылган. Йортның бизәге булып эскәтер белән капланган түгәрәк өстәл тора. Өстәлгә самовар, милли ризыклардан өчпочмак, бэлеш, коймаклар куелган. Экспозициядә шәлләр коллекциясен дә күрергә мөмкин. Шәл-татар хатын-кызларының иң киң таралган баш киеме. Җәй дә, кыш та аларның башларын төрле шәлләр бизәгән:ефәк шәл, мамык шәл.йон шәл.

«Мәчетләр тарихы» экспозициясендә төрле чор мәчетләренең фотосурәтләре, дини китаплар, мәчет документлары урнаштырылган. Монда кунаклар авыл мәчетләренең барлыкка килү тарихы һәм фотосурәтләре белән таныша ала.

«Мәктәп тарихы» бүлегендә октябрят, пионер һәм комсомол оешмаларының тормышы, балалар хәрәкәте атрибутлары, фотосурәтләр һәм мәктәп дружинасының эшләре, җыеннары һәм тормышы турында сөйләүче башка экспонатлар тәкъдим ителә. Үзәктә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәпнең пионер дружинасы байрагы тора. Биредә октябрят, пионер, комсомол тарихына караган экспонатлар урнаштырылган: галстук, значоклар, быргы, барабан, В.И. Ленин бюсты, байраклар, укучы формалары. Шулай ук бу бүлектә Ядегер мәктәбенең бер гасырлык тарихы, аның директорлары, укытучылары, чыгарылыш укучылары турында материаллар, альбомнар, укытучы-ветераннарның, элеккеге укучыларның истәлекләре, уку отличниклары, медаль ияләренең фотолары тупланган.  

Туган якны өйрәнү музееның төп юнәлешләренең берсе-Бөек Ватан сугышы тарихы. Әлеге бүлектә стендлардан һәм укучыларның тикшеренү эшләреннән тыш, төрле документлар, фронттан килгән чын хатлар тәкъдим ителә. Бөек Ватан сугышы елларында Ядегәр авыл җирлеге территориясеннән барлыгы 574 кеше фронтка китә. Аларның 419ы сугыш кырында һәлак була. Якташларыбыз арасында дүрт кеше III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Бу Сталинград сугышы герое Фатихов Вагыйз, Мәскәү оборонасында катнашучы Никитин Тимофей, Габбасов Корбан, Сибгатуллин Хәкимулла. Авылдашыбыз Вафин Вәккас 1941 елда легендар Мәскәү парадында катнаша. Нуриев Габделбәр, Галиуллин Хәлил Берлинны штурмлыйлар, Рейхстагта аларның имзалары кала. Сугыш елларында Ядегәр хастаханәсендә госпиталь эшли, күп кенә сугышчылар монда сәламәтлекләрен яхшырта, ә җидесе шунда үлә. Күмелгән сугышчылар 1942 елның башында Кукмара районында оештырылган 147 нче укчы дивизия әгъзалары. Эзтабарлар бу сугышның биш корбанының исемнәрен ачыклады. Мәчетнең имам-хатыйбы Якупов Фәйз Йосыф улы җитәкчелегендә Ядегәр авылының татар зиратында ике мари, өч рус, тагын ике билгесез солдат җирләнгән урында мемориаль такта урнаштырыла. Авылда шулай ук Ленинградтан эвакуацияләнгән гражданнар яшәгән. Дүрт авыл халкы урман кисүдә, окоплар казуда эшләгән.

«Колхоз тарихы» экспозициясендә колхоз тарихы буенча альбомнар, авылыбызның хезмәт алдынгылары турында газета материаллары, күп санлы фотолар тупланган. Аларга карап, балалар бабайларын таныйлар һәм алар өчен горурлык хисләре кичерәләр. Һәр авылның үз бөек шәхесләре бар, алар кешеләрнең йөрәкләрендә урын алып торалар. Авылыбызның горурлыгы – озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Гарифуллина Гафият Гарифулла. Гафият аганың колхоз рәисе сыйфатында максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге партия һәм хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Аның хәрби бүләкләренә Октябрь Революциясе орденнары, «Почет Билгесе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары өстәлә. Аңа югары бүләк - РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә. Хезмәт уңышлары, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклар үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Монда аның шәхси документлары, мактау грамоталары һәм күпсанлы фотолары, орденнары һәм медальләре саклана. Бу бүлектә шулай ук "Восток" колхозында эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы белгечләре, механизаторлар, савучылар турында бай мәгълүмат алырга мөмкин.

      Һөнәрчелек җитештерүенең күптөрлелеге буенча Кукмараны Урта Идел буеның иң аерым алдынгы өлкәсе дип атарга мөмкин. Гасырлар узгач та Кукмара  үзенең һөнәрчеләре белән дан тота. Совет власте урнаштырылганнан соң алар артельләргә берләшәләр. Ядегәр авылында озак еллар “Кызыл бүрекче” артеле эшләгән. Ул күп еллар дәвамында зур күләмдә эш башкарган. Бөек Ватан сугышы вакытында туннар, күн, комбинезоннар, башлыклар, бияләйләр тегәләр. Халык бик тырыш булган, барлык йөкләмәләрне фидакарьлек белән үтәгән. Музейда “Кызыл бүрекче” артеленә багышланган кызыклы экспозиция бар.

Тыныч вакытта да батырлыкка урын бар. Күп кенә солдатларыбыз дөньяның төрле төбәкләрендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. Безнең музейда Әфганстанда, Чечняда сугышкан мәктәпнең элеккеге укучылары турында тикшеренү эшләре тәкъдим ителгән. Шундый укучыларның берсе, Камил Бикбаев, мәктәп музеена үзенең шәхси әйберләрен бүләк итә. Күптән түгел Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган патриотик почмак ачылды.

Мәктәп музеенда иң кыйммәтле экспонат булып сугыш еллары реликвияләре - фронт хатлары саклана.  Солдатлар фронттан өйләренә гарәп һәм латин шрифтында хатлар язган. Кызганычка каршы, өчпочмаклы хатлар" барлык гаиләләрдә дә сакланмаган. Саргаеп беткән әлеге хатлар, фронтны туганнары һәм якыннары белән бәйләгән нечкә җеп булып торган. Күп кенә хатлар гади, эчкерсез, аларның һәрберсендә диярлек бер җөмлә бар: «исән сау, сәламәт, сезгә дә шуны телим». Шул ук вакытта, авырлыклар турында әйтмичә, тирә-юньдә булган һәрнәрсәне гади итеп тасвирлаганнар, ә бит авырлыклар, әлбәттә, булгандыр. Фронттан килгән хәбәрләрне көтеп торучылар өчен хат үзе шулкадәр күпне аңлата: исән! Ә үлү турындагы хәбәр  килгәч, хатлар әлеге гаиләнең иң изге реликвиясенә әверелә. Хат авторлары арасында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре, төрле тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр бар. Сугыш аларны тыныч тормыштан, тыныч хезмәттән аерып алып, солдатларга әйләндерә. Аларның күбесе әле генә үз тормышларын бәхетле чор – яшьлек чорында башлаганнар, башкалар солдат шинельләре кигәннәр, аларның иңнәрендә зур тормыш һәм хезмәт юлы һәм тәҗрибәсе булган.

Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее үз профиленә ярашлы рәвештә укучыларның белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң?  Музей укучыларның иҗтимагый активлыгын формалаштыруда мөһим фактор булып тора, мәктәп традицияләрен саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.