• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а
Телефон: +7(843)-644-01-05
E-Mail: Sydg.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Ядыгерь"
Руководитель: Нуриев Рамис Расимович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 151 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

История школы/ Мәктәп тарихы

Ядегәр мәктәбе тарихы

1.                 Ядегәр авылының географик хәле һәм тарихы

Ядегәр авылы  Кукмара районының көнбатыш өлешендә урнашкан. Ядегәр һәм “Восток” күмәк хуҗалыгына кергән башка авыллар көньяк – көнбатышта Саба районының Олыяз басулары, көнбатышта урман аша Шәмәрдән бистәсе белән, төньяк – көнбатыштан һәм көнчыгышта Вахитов исемендәге, көньякта “Урал” күмәк хуҗалыклары җирләре белән чикләшәләр.

Җирлек составына дүрт авыл Ядегәр, Тарлау, Югары Шәмәрдән һәм Түбән Шәмәрдән авыллары керәләр. Административ һәм хуҗалык үзәге булып, Ядегәр авылы санала. Ул район үзәгеннән 29 км, Казан шәһәреннән 91 км ераклыкта урнашкан. Иң якын тимер юл станциясе Шәмәрдән станциясе – 8 км, иң якын пристань Вятка Аланында 40 км ераклыкта урнашкан.

Авылларга, гадәттә, аңа беренче нигез салган кеше исеме бирелгән. Кем булган соң ул Ядегәр бабай? Казан дәүләт университеты профессоры Гомәр Саттаров: “...Шәрип, Шигали, Янтуган, Ядгарь, Әпсәләм кебек атамаларның кеше исемнәреннән ясалган булуы һәркемгә диярлек мәгълүм”[1], -  дип яза. Тарихчы X. Гимади фикере дә игътибарга лаек. Ул авыл­ның XIII—XIV гасырда Ядыгир исемле болгар-татар феодалы исеменнән алынуы турында фикер әйтә.[2]

Зираттагы каберташлары да Ядегәрнең борынгы авыл булуы турында сөйли. Аның кайберләрен хәтта эпиграфист-галимнәрдә укый алма­ган. Ядегәр зиратында җиргә шактый сеңгән, язуларын га­сырлар таушалткан бер ка­берташы саклана. Шуны Ядегәр бабай кабере дип уйлаучылар бар.   Чыннан да шуныкымы– юкмы? Язуын укып булмагач, төгәл әйтеп булмый. Башка тарихи чыганаклар да Ядегәрнең борынгы авыл булуын раслый.      «Древние – татарские кладбища распо­ложены в   следующих  селениях: вМамадышском уезде —д. Ядыгар, селения Акаева и Казаклар   в Малмыжском уезде»[3]Тарихчы М. Худяковның кабер ташларындагы елларны күрсәтмәве очраклы түгел.

2.Ядегәрдә мәгариф тарихы

Безнең халыкны телсез, динсез калдырырга тырышса­лар да, ул иманын, кыйбласын югалтмады. Мәгърифәте, мәдәнияте аны милләт бу­ларак саклады. Рухи мирасыбызны һәлакәтләр тулы гасырлар ашa алып чыгу өчен никадәр батырлык, никадәр сабырлык кирәк бул­гандыр безнең ата-бабаларыбызга. Мәгърифәт турында сөйләгәндә, сүзне шуннан башлыйсы килә.

Элек-электән рухият-мәдәният үзәкләре булып,  тирә-якка яктылык нуры чәчеп торган авыллардан үрнәк ала-ала,Ядегәр халкы да мәгъ­рифәткә омтылган. “Дөнья яктыра көн белән, адәм як­тыра белем белән”, -дигәннәр безнең бабайлар. Ядегәрдә ике мәхәллә булган. Берсе -Түбән очта, икенчесе- Юга­ры очта. Мәхәлләләр кар­шында дин-шәригать канун­нарына өйрәткәннәр. Мәктәп­ләр дә ир балалар гына укы­ган. Белемне авыл муллала­ры һәм аларга ярдәм итәргә әзер булган аңлы шәкертләр биргән. Кызлар өчен махсус укыту урыны булмаган. Кай­бер сәләтле кызларны һәм хәллерәк гаиләләрнең бала­ларын  үз өйлә­ренә җыеп, абыстайлар намаз уку күнек­мәләре биргәннәр.   Мәктәпләрне утын, кәрәчин белән нигездә авыл байлары тәэмин иткән. Ба­лалар чиратлашып үзләре дә утын алып килгәннәр.

3.Җәдит мәктәбе

Ядегәрнең югары мәхәллә­сендә җәдитчә укытканнар. Укыту әлифб абелән баш­ланган, соңга таба рус, хи­сап, табигать белеме һәм башка дөньяви фәннәрнең нигезләре өйрәтелгән. Укыту башлангыч белемгә нигезлән­гән. 1901—1916 нчы елларда бу мәдрәсә белән  Ядегәрнең зыялы кешесе, мулла Хәлил Солтанбәков җитәкчеле китә. Имам Хәлил Ядгәри— тарихи шәхес.[4]

 

Җ 

УлТроицкмәдрәсәсенбетергәч,Ядегәравылынамуллаитепҗибәрелә. АннанИстамбулдагы югары мәдрә­сәне тәмамлый, Хәлил имам, югары белемле дин эшлеклесе булу белән бергә, гыйль­ми эш белән дә шөгыльләнә. Аның тәрбия һәм белем би­рүгә багышланган куп кенә мәкаләләре «Шура» журналында дөнья күрә. Хәлил хәзрәтнең ике улы — Мөҗип һәм Фәйзрахман     хәлфәләр булалар. Октябрь инкыйлабы булып, Татарстан автономия­ле республикасы оештырылгач, Фәйзрахман сәүдә эш­ләре халык комиссариатында эшли.   Хәлил хәзрәтнең язмышы фаҗигале.     Дингә каршы     һөҗүм башлангач, аны,   1929 нчы    елның көзендә кулга алып, Архангельск өл­кәсенә сөрәләр. Ә 1938 нче елда «халык дошманы»    тамгасы сугып, атарга хөкем итәләр. Гаиләсенә дә мәрхәмәт күр­сәтелми. Болар турында Чал­лыда чыга   торган «Киңәш» газетасы баш мөхәррире Г. Вәлиев «Хезмәт даны» газета­сының 1995нче ел, 16 нчы декабрь санында тәфсилләп язып чык­ты. [5] Шулай итеп, Хәлил имам­ның якты истәлеге халыкка кайтарылды.

       Түбән мәхәлләдәге кадим мәктәбендә шәкертләр иске әлифбаны өйрәнгәннәр, иман шартын, ясин, һәфтияк ки­тапларын ятлаганнар, кадим ысулы белән язарга һәм сан­нар сугарга өйрәнгәннәр.

       Моңарчы Октябрь инкыйлабына кадәр авыл халкы тоташ надан булган дип язып, сөйләп килдек. Моңа ачыклык кертүне кирәк са­ныйбыз. Мәгълүм булганча, губернада, өяздә, олыста (во­лость) бөтен язу-сызу эшлә­ре рус телендә алып барыл­ган, авылга җибәрелгән һәм авылдан җибәреләсе доку­ментлар, эш кәгазьләре, хат­ларның адресы русча языл­ган. Моның өчен кириллица­ны белү соралган. Ә авылда андыйлар, чыннан да, күп булмаган, русча вакытлы мат­бугатны 4-5 гаилә генә алдырган. Русча белмәгәнгә күрә һәм патша хөкүмәтенең «инородец»ларга карата дискриминация сәясәте нәтиҗә­сендә сәләтле татар балала­рына югары уку йортларына, лицей, гимназияләргә ишек­ләр ябык була. Гарәп алфа­виты буенча исә авылда күп­ләр укый-яза белә.

     4. Беренче баскыч мәктәбе

 

Якупов Йосыф Гали улы

1918—1919нчы уку елында Хәлил Солтанбәков мәдрәсә­сендә  Йосыф Якупов    эшкә керешә.

Ул укытучылар хә­зерләү курсын тәмамлап кай­та. Беренче баскыч совет мәктәбенең беренче укытучы­сы Йосыф аганы Ядегәрдә бүген дә олылап искә ала­лар. Ул бөтен гомерен балаларга аң-белем бирү кебек изге гамәлгә багышлый. Йосыф аганы үзе укыткан   Түбән Шәмәрдәндә, Бөрбаш, Тарлау, Сабанчы, Иске Йорт авылларында да яхшы хәтер­лиләр. Йосыф Якупов барлыгы 47 ел гомерен мәгариф эшенә би­рә. Йосыф ага матур, озын тормыш юлы үтеп, 86 яшендә дөнья куя. Ядегәрдә аның   улы, онык­лары яши.

        Авыл сәүдәгәре Бобров,  үзе үлгәннән соң, балаларны укыту өчен йортын файдала­нырга васыять итеп калдыра һәм мәктәп шунда күчә. Авыл тарихы белән кызыксынучы Нурулла ага Шәрифуллин 1997 нче  елда Ядегәр төбәге тарихы белән кызыксынып, Каюм Хәмзә улы Бобровка хат яза. Һәм аңа түбәндәге җавап хаты килә: “Җомагыл исемле бабабыз моннан 200 еллар элек Кәчем (Касимово) шәһәрендә яшәгән. Аның угылы Хөрәмшә, ни сәбәпледер  ата-ана гаиләсеннән аерылып, Түбән Шәмәрдәнгә күчеп килә һәм гаилә корып яши. Өфе, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Троицк, Омск, Томск шәһәрләре арасында сәүдә иткән, чит илләргә йөргән. Ул вакытта урыс чиновниклары татар сәүдәгәрләрен бик рәнҗетә торган булган һәм Хөрәмшә,  акча түләп,  үзенә Бобров фамилиясе «ясатып» алган. Әмма ата-баба исеменнән, мөселман диненнән ваз кичмәгән. Екатеринбург янында юлбасарлар Хөрәмшә бабайның малын талап, үзен үтерәләр. Кабере Екатеринбургның иске татар зиратында, төп капкадан кергәч тә сул тарафта. Ике телдә, гарәп хәрефләре белән татарча, русча-искечә язылган. Хөрәмшәнең өч угылы калып, мин Җомагыл бабайдан башлап, 8 буынның нәсел шәҗәрәсен ясадым. Тулысынча булмаса да, зур нәсел агачы булды...

         ...1904 нче елда Түбән Шәмәрдәндә дөньяга килгән бертуган Ибраһим исемле абыем бар иде. Революциядән соң Совет хөкүмәте карары белән 1918 нче елның 1нче сентябреннән авылда мәктәпләр ачып, булмаган мөгаллимнәрне табып, балалар укыту бурычы куела. Түбән Шәмәрдәндә бер торак йортны арендага алып, яза белгән Ибраһим абыемны укытучы итеп куялар. Күрәсең, Ибраһим абыйны зирәк укытучы дип табалар, Мамадыш контоны җитәкчеләре 1919нчы  елда халык мәктәпләре инспекторы итеп алып китәләр. 20 нче елларда Мамадышта аның дәрәҗәсе үсә бара, озак та үтми, аны контонның җир бүлеге җитәкчесе итеп куялар, бераздан контон башкарма комитеты рәисе үк итәләр. Казан Кремлендә җир эшләре халык комиссариаты карамагында Урман идарәсе бар иде. 1925нче  елда 21 яшьлек Ибраһимны шул идарәгә җитәкче итеп куялар. Наркомзем булып эшли. Ул елларда сәяси партияләр күп иде. Ибраһим абыйның кайсы агымда булганын белмим. Минем мәктәптә укыган чак, ике дөнья бер морҗа вакыт. Абыем Ибраһим 1919нчы елдан ВКП(б) әгъзасы иде. 1937нче елда халык дошманы маркасы астында Коми тайгаларына сөрелеп, шунда һәлак була. Кайда җирләнгән - белмәдек. Ике кызы ятим калды.

        ...Каюм Бобров, Кызыл Армиягә алынып, Свердловск шәһәрендә кызыл командир булырга укый. Командиры чакырып әйтә моңа: «Син тизрәк чыгып тай, абыеңны халык дошманы дип кулга алганнар», - ди. Каюм, Әзербайҗан якларына китеп, республиканың баш топографы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аннан 1960 нчы елларда кайта. Улы Рәүф Бобров Казанда авиация институтын тәмамлый.”[6]

     1919 нчы елда мәдрәсәләр беренче баскыч мәктәбе итеп үзгәр­телә һәм яңача укыту баш­лана. Фәннәрне Йосыф ага укыткан, ә дин дәресләрен Хәлил хәзрәт алып барган. 1929-31 нче елларда Закиров Нәҗип мәктәп белән идарә итә.1931-33нче елларда аны Бикиев Әхмәт алыштыра. 1933нче елда мәктәп директоры булып Галиева Гайшә кала һәм ул 1935нче елга кадәр җитәкчелек итә. 1939-40 нчы елларда директорлык постын Шәхәветдинов Мөҗип били. Сугыш алдыннан ул райкомга алына.

5.Җидеелык мәктәп


1939 нчы елда башлангыч мәк­тәп җидееллык итеп үзгәртелә. Элекке ике катлы мәчет бинасы шуңа җайлаш­тырыла. Беренче ел ачылуга карамастан, анда бер җиденче сыйныф, ике алтынчы сый­ныф, өч бишенче сыйныф оештырыла. Сыйныфлар 30 дан артык баладан тора. 5-7нче сыйныфларда барысы 187 укучы белем ала. Баш­лангыч мәктәп мулла өендә була. Башлангыч мәктәптә Камәрия апа (фамилиясен хәтерләүче юк), А.В.Чернова, Ф.А.Сабитов, М.Сәгыйтов балаларга белем нигезләрен өйрәтәләр, 5-7нче сыйныф­ларда   Г.Гобәйдуллин, Т.Миңдебаев, Ә.Хөсәенов, И.Нәбиуллин, И.Хәмзин, Р.Гобәйдуллин, 3.Хафизов, Б.Хөсәеновлар укыта. Шунысы игътибарга лаек: өлкән сыйныф укытучыларның барысы да ир кешеләр. Димәк, ул чорда ир-атлар уку-тәрбия эшенә күбрәк тартылган, укучыларда патриотизм, батырлык кебек сыйфатлар да яхшырак тәрбияләнгән, дип нәтиҗә ясарга була. Бу елларда ба­лалар күп булу сәбәпле, укы­ту ике-өч сменада алып ба­рылган. 1940-41нче елларда мәктәп директоры итеп Терегулов Хәмит, ә уку-укыту мөдире итеп И.Хөсәенова бил­геләнә. Х.Терегулов – башкорт милләтеннән. Җитәкче буларак, ул бик таләпчән, эшлекле шәхес була. 1941нче елның башында аны Кукмара РОНОсына җитәкче итеп алалар.

1941нче елда мәктәп белән Хафизов Закир җитәкчелек итә. Ул тумышы белән Мәчкәрә авылыннан. Лейтенент званиесендә сугыштан яраланып кайта, савыккач, яңадан сугышка китә һәм һәлак була. 1942-43 нче елларда Сөләйманов Нәгыйм директорлык вазифасын башкара. Ул шулай ук сугышка алына һәм әйләнеп кайтмый. Ул вакыттагы икекатлыбумәчет -мәк­тәпбинасыхәзер юкинде. Аныңурынында—хуҗалыкконто­расыбинасы.

 

 

Ул заман укытучыларын авыл халкы бүген дә тирән ихтирам белән искә ала. Шу­лардан берсе - Ленин ордены белән бүләкләнгән Алексан­дра Герасимовна Дмитриева җаны-тәне белән мәгариф эшенә бирелгән кеше була. Ул рус теле һем әдәбияты укыта, таләпчәнлеге белән аерылып тора. Анда укыган­нар рус телен әйбәт үзләш­тергәннәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Җиһан апа, оста педагог булу өстенә, яшь укытучыларны тактлы булырга өйрәтә, түземлелек белән методик ярдәм күрсәтә.



 

  1941 нче елның 22 нче июненнән соң халык Бөек Ватан сугы­шына күтәрелгәч, ир укыту­чылар армиягә алыналар. Мәктәп директоры булып Әхмәтова Җиһан Мирзахмәт кызы кала. Бик авыр чор була бу. Дәреслек­ләр, уку-укыту әсбаплары, дәфтәрләр җитми. Укытучы­лар мәктәп өчен утынны да үзләре хәзерлиләр, колхоз эшендә дә катнашалар. Ул елларда басу-кырларда һәр башак, бәрәңгенеңһәр бүлбесе  өчен көрәш бара. Халык ара­сында аңлату эше алып бару, авыл хуҗалыгы продуктлары җыеп тапшыру да укытучы­лар җилкәсенә төшә. Укыту­чылар Рәхимуллин Гали, Никитина Екатерина, Еремеева Нина, Каюмова Роза, Миякина Анастасия, Сабитов Фатыйх, Шәрәфиев Кәбир, Ясирә Рәхмәтуллина, Рауза Каюмова һәм башкалар бу эшләрдән тыш халык ал­дында концерт-спектакльләр белән чыгыш ясарга да ва­кыт табалар. Мондый концертлардан соң халыкның рухы күтәрелә, арыганнары беткән күк тоела. Шулай итеп, Ядегәр укытучылары, барлык мәктәп коллективы,  Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

 

Гөбәйдуллин Гали

Ядегәр мәктәбеннән фронт­ка киткән укытучы ир-егетләр дә дошманны кыю кый­ныйлар. Мәктәп директоры Гали Гобәйдуллин, уку-укы­ту бүлеге мөдире Габделхак Нәбиуллин, рус теле укыту­чысы Миндубаев(исемен хәтерләүче юк), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хә­сән Хөсәенов, сугыш вакы­тында берара директор булып эшләп алган Нәгыйм Сөләйманов мәктәпкә әйләнеп кайтмыйлар, яу кырында башла­рын салалар.   

Укытучылар Хәлил Галиуллин, Тимофей Никитин, Габделхак Миннеханов, Гарифулла Гатауллиннар, кул­ларына корал тотып, ил азат­лыгын яклаганнар, батырлык өчен орден-медальләргә лаек булганнар. Сугыштан кайткач, Ядегәр мәктәбендә авыл данын тудырган кеше­ләр тәрбияләгәннәр. Бу укы­тучылар ул елларда укыган һәркемнең күңеленә якты сә­хифә булып уелган. Фронт­тан исән кайтып, авылга нур, белем таратучы укыту­чылар зур хөрмәткә лаек. Ул вакытта авыл укытучысының дәрәҗәсен шушы мәктәпне тәмамлаган Азат Сабитов үзенең “Рәхмәт Сезгә, асыл затлар” дигән мәкаләсендә бик матур итеп тасвирлаган иде: “Гаҗәеп олы күңелле иде Җамал апа.

 

 

Кайчак аның улы Наилгә ияреп, аларга керә идек. Мәктәп янында гына өйләре, ә без, икенче сменада укысак та, сәгать тугыз-уннан ук кызык эзләп,  мәктәпкә йөгерә идек. Ул өй эченең матурлыгы! Эче-тышы сутлы балчык изеп сылынган, кершән сөрткән кебек агартылган өй түгел инде бу.Беркемдә күрелмәгәнчә обойланган (тагын кемне күргән инде без, Ядегәрдән чыккан юк бит), бездәге шикелле йоклаганда гына төшерелә торган чаршау түгел, шома такта белән бүленгән бүлмәләр, тәрәзәләр җете ак буяу белән буялган, тәрәзә артында ап-ак мамык эчендә сулы стакан (кислота икән ул, пыяла парланмасын, дымны үзенә тартсын дип куялар икән), өске ягында елка уенчыгы. Сте­нада Хәлил абый ясаган Шишкин әсәрләренең күчермәсе. Могҗи­за инде! Токмач белән умач, чу­мар ашына күнеккән тамак гаҗә­еп тәмле, томалап пешерелгән кәбестәгә сөенә, укалы кәгазьле кәнфиткә кинәнә, өйдә аның шикәр комына манчылган, эче повидлолы түгәрәк яки мендәр кәнфите дә гел эләкми әле.”[7]Сүз озак еллар мәктәбебездә ана теленнән белем биргән Нигъматуллина Җамал һәм химия- биология укыткан Галиуллин Хәлил абыйлар гаиләсе турында бара.

Фатыйх ага Сабитов язмы­шында да Бөек Ватан сугышы аерым урын тота. Ул, Арча педтехникумын (ул вакытта шулай аталган) тәмамлаган­нан соң, 1935 нче елның 1нче сен­тябреннән 1942 нче елның мар­тына кадәр туган авылында балалар укыта. Шул ук көн­не хәрәкәттәге армиягә ки­теп бара. Фронтта дошман белән йөзгә-йөз килеп сугыш­канда,Ф.Сабитов авыр яралана. Яу кырыннан бер аягына кимеп кайта. Ике орден, җиде медаль кавалеры Фатыйх ага гарип килеш тә батыр­лык эшләвен дәвам итә, чи­рек гасыр балаларга сабак укыта, кешелекле булырга, олыны олы, кечене кече итә белергә өйрәтә. Ядегәрдә Фатыйх аганы бүген дә сагынып сөй­лиләр.

 

 

Директор булып Рәхим Гобәйдуллин эшләгән 1946 нчы ел­да мәктәп тирәсен яшеллән­дерүгә зур игътибар бирелә. Хәзерге контора бакчасындагы ак күлмәкле каеннар сугыш­тан соңгы шул елны хәтер­ләтә. Мәктәп бакчасын бул­дыруда биология укытучысы Газизә Шәмсетдинова һәм хезмәт укытучысы  Габделхак Миннехановзур көч куялар.

1957 нче елдан башлап,  Рафак ага Якупов директорлык ит­кәндә,  структур үзгәрешләр, уку-укыту процессын тор­мышка якынайту башлана. Практик күнекмәләргә игъ­тибар арта. Мәктәп бакчасы тагын да зурайтыла.

 

 

1959-61 нче елларда мәктәп белән Сверигин Рифат Хәсән улы җитәкчелек итә башлый. Яңа урынга ияләнеп кенә килгән вакытта газетадагы аспирантурага чакыру турындагы игъланга күзе төшә аның. Бу хакта Тәлгат Нәҗмиев үзенең “Сверигинны беләсезме?” дигән мәкаләсендә язып чыкты: “Язмышын сынап карарга була ул. Бер урынга җиде кеше җыйнала. Еллар үткәч, аларның байтагы танылган язучылар, галимнәр була. Әмма хәзергә бәхет Рифат Сверигинга елмая. Немец теленнән “5” ле ала да конкурсантларны 2 баллга узып китә. Шулай итеп, Рифат Хәсән улының тормышы шаулы мәктәптән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына күчә. Шуннан әдәбиятыбызның тарихын, телебезнең нечкәлекләрен, байлыгын, әдипләрнең язу үзенчәлекләрен өйрәнү чоры башлана. Бу-1961нче ел була. ”[8]

6.   Сигезьеллык мәктәп

1961 нче  елда мәктәп дирек­торы булып Факил Мөнир улы Галиев килә. Шул елда җидееллык мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә, сыйныф бүлмәләре кабинетлар итеп җиһазландырыла. Мәктәп яңа әсбаплар белән баетыла. Бу хакта Азат Сабитов түбәндәгечә искә ала: “Ядегәр мәктәбенә Факил абый директор булып, хатыны Роза апа урыс теленнән укытыр­га килгәч, үзенә күрә бер рево­люция булды.

 

 

 Сыйныф бүлмәләреннән күченеп уку баш­ланды. Һәр фән аерым кабинет­лы булды. Физика, химия каби­нетлары һәр өстәлдә тәҗрибә үткәрерлек итеп җиһазланды. Суны кранны борып кына агыза­быз. Эретеп ябыштыручы Хәмит абый аны һәр өстәлгә китерде. Парта урынына өстәлләр бар­лыкка килде. Аларның аякла­ры идәнгә беркетелгән, ботинкалы чаңгы күрдек, волейбол мәйданчыгы барлыкка килде... Иң гаҗәбе: дәрес саен диярлек диафильм карый башладык.

 

Роза апа килгәч, рус телен русча укый башладык. Урысча сөйләшү көннәре кереп китте, урысча җырлар өйрәнү. Шундый матур итеп татарча тәрҗемә итеп куя, “җүмлә” дигәннән дә көләсе килми. Ул кием, чәчләр, уймак кебек иреннәрдәге иннек – сихерләнеп карап торасың, күзне алып та булмый.”[9] Ядегәрдән киткәннән соң, Рафак ага Якупов  - озак еллар Кукмарадагы кичке мәктәпне һәм беренче татар мәктәбен, ә Факил Галиев Кукмарадагы өченче мәктәпне җитәкләде. Икесе дә “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

 

Ләкин мәктәп бинасы укы­ту таләпләренә җавап бирми. Авылда мәктәп өчен дип салынган махсус бина булмый. Мәктәп итеп һаман да шул манарасы киселгән элек­ке мәчет файдаланыла. Сый­ныф бүлмәләре тар, кысан, бина иске була. 1971 нче елда мәктәп директоры булып кил­гән Мәхмүт Тимергали улы Габитов яңа мәк­тәп салдыру теләге белән йөри башлый. Бездә туры сүзле, үз фикерле, гадел кешеләргә бер­вакытта да җиңел түгел. Мәхмүт­ Габитовка да озак изаланырга туры килә. Кермәгән ишеге, күр­мәгән кешесе калмый. Ул вакыттагы КПСС өлкә коми­тетының авыл хуҗалыгы бе­лән шөгыльләнүче икенче секретаре Панинга кереп тә ярдәм сорый. Авыл хуҗа­лыгы, Мәгариф министрлыкларының, төзү оешмаларының да бусагаларын күп таптый. Мәхмүт Тимергали улы хәтта Мәскәүгә хәтле бара һәм максатына ирешә. Мәктәпне төзиләр. Без боларны директор Габитовның үз кулы белән язып калдырган истәлекләреннән укып белдек. Бу истәлек мәктәп музеенда саклана. Ләкин аңа яңа мәктәптә эшләргә насыйп булмый. Ул туган якларына китәргә мәҗбүр була.

 

 

1974 нче  елда директор Фаиз Нәфыйк улы Галимов вакытында яңа мәк­тәп төзелеп бетә. Ул елны уку яңа мәктәптә башлана. 320 урынлы бу мәктәпне ПМК-90 төзү оешмасы җит­керә.

Мәктәпне өлгертүгә укытучылар һәм өлкән сый­ныф укучылары да    теләпбулышалар. Әлбәттә, яңа мәк­тәпне өлгертүгә «Восток» колхозы һәм аның ул вакыт­тагы рәисе Гафият ага Гарифуллин зур өлеш кертә­ләр.

Ядегәр халкы бүген дә мәктәпне «Гарифуллин истә­леге» дип йөртә. 2010 нчы елда мәктәбебезгә легендар шәхес, күп еллар “Восток ” колхозын җитәкләгән, бик күп орден һәм медальләр кавалеры Гарифуллин Гафият Гарифулла улы исеме бирелде.

 

 

Кирпечтән бизәкләп салынган, шәһәр мәк­тәпләре белән тиңләшерлек  бу бина хәзер дә авылга ямь биреп тора. Сыйныф бүлмәләре, кабинетлар иркен, якты, уку-укыту әсбаплары белән тәэ­мин ителгән, яхшы җиһазландырылган. Спортзал, җые­лышлар, концертлар, әдәби кичәләр үткәрү өчен актлар залы, ашханә мәктәпнең үзеңдә. Бер зур һәм иркен бүлмәдә тарих музее ачыл­ган. Мәктәп газ белән җылытыла. Су белән тәэмин ителгән.

Галимов Фаиз эшләгән елларда мәктәптә «Хәтер паркы» булдырыла. Бөек Ватан  сугышында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утыртыла. Ул елларда укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, җәйге чорда укучыларның ялын һәм хезмәтен оештыру, яхшы укыган һәм хезмәт яраткан укучыларны илебез буйлап экскурсияләргә йөртү киң җәелә.

 

1980-85 нче  елларда Әнәс Абдулла улы Хәйруллин директор була. Ул җитәкчелек иткәндә, мәктәптә капиталь ремонт үткәрелә, мәктәп яны тәҗрибә участогы киңәйтелә, җиләк-җимеш агачлары, декоратив куаклар утыртыла, музейга экспонатлар туплана һәм ачыла.  Ә.А.Хәйруллин хуҗалык эшенә күчкәч,директор итеп Роберт Мияссәр улы Мансуров билгеләнә.

1986 нчы елдан Әнәс Абдулла улы Хәйруллин яңадан мәк­тәпкә әйләнеп кайта һәм 2009 нчы  елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, директор вазифасын башкара. Ул чорда Шакирова Р.М. һәм Хәйруллина А.А. директор урынбасары вазифаларын башкаралар. Алар белән бергә Хәсәнова С.Х., Ибраһимова С.Г., Сабитов Ф.Ф., Сабитова Ф.Ф., Газизова А.Х., Мостафина Р.Б., Галимуллина Р.В, Шәрәфиева О.Г., Шәрәфиева Л.Г., Вафин М.К., Муллаәхмәтов И.М, Рәхимҗанова Р.Г. лар эшли.

   7.Гомуми урта мәктәп

Роберт Мияссәр улы Мансуров эшләгән чорда (1986 нчы елда) мәктәпкә урта мәктәп статусы бирелә.

 

 

Мәктәп авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителә, кабинетлар яңача җиһазландырыла. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен яңалыкка омтылучан, киң эрудицияле, оста, заман белән бергә атлый торган җитәкче итеп күрсәтә. Район җитәкчелеге,  аның бу сыйфатларын күреп, Кукмара районы Мәгариф бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыра. Бүгенге көндә дә ул Ядегәр мәктәбе коллективы белән даими элемтәдә тора, һәрвакыт үзенең киңәшләре, акыллы фикерләре белән уртаклаша.

 

 

2009 нчы елдан мәктәбебездә яңа  яшь җитәкче - Нәбиев Азат Мөзәкир улы идарә итте. Ул талантлы укытучылар  Нәбиевлар династиясеннән. Азат Мөзәкир улы җитәкчелек иткәндә,  мәктәптә капиталь ремонт башлана.

 

 

2011-2014 нче  елларда мәктәбебез белән Каюмов Салават Мөбәрәкҗан улы җитәкчелек итә башлый. Аның җитәкчелегендә капиталь ремонт төгәлләнә, мәктәпнең фасады алыштырыла.  

 

 

 2014 нче елдан Ядегәр мәктәбенә директор итеп Әхмадуллин Илфат Ильяс улы  билгеләнә. Ул эшли башлагач, “Ядкәрь” ял паркы, волейбол-баскетбол, хоккей, балалар өчен уен мәйданчыклары төзелә. 2017 нче елда мәктәп каршында 50 балага исәпләнгән балалар бакчасына нигез салына. Түбән Шәмәрдән һәм Югары Шәмәрдәндәге башлангыч мәктәпләр Ядегәргә күчерелә.

Кем генә эшләмәсен, дирек­торларның һәркайсы үзе ту­рында матур истәлек калдыр­ган.

7.                 Башлангыч мәктәпләр

Түбән Шәмәрдән башлангыч мәктәбе

1925 нче елларга кадәр Түбән Шәмәрдән авылында 2 мәчет һәм алар каршысында мәдрәсә эшли. 1918 нче елдан авылда Ибраһим Бобров буш торган өйләрдә яңача укыта башлаган дип фаразлана. 1925 нче елдан Якупов Йосыф Бобров Әскәр исемле кеше өендә мәктәп ачып укыта башлый. Анда 3 ел укыткач, бикле торган өйне ачып, бер ел, заводтан күчереп эшләткән өйдә тагын бер ел укыта. Ул бинаны   Янил җидееллык мәктәбенә күчереп алып китәләр. Шуннан соң авыл активистлары, халыкны үгетләп, 1929 нчы елда түбән оч мәчетендә мәктәп ачалар.

 

 

Бу бина 1978 нче елга кадәр хезмәт итә. Аннан соң да аны Югары Шәмәрдән авылына мәктәп итеп күчереп салалар һәм 1990 нчы елларга кадәр кулланалар. Бу мәктәптә төрле елларда Сираҗиева Бану, Никитин Григорий, Дарина Наталья, Хәмзин Ибраһим, Сабитов Фатих, Лунова Анфиса, Боброва Хәлимә, Шакирова Равәйдә, Вәлиева Суфия, Габдуллина Рауза, Шәрәфиев Кәбир, Хәмзина Рәмлә авыл балаларына белем генә биреп калмыйлар, мәктәпне ягып җылыту өчен утын әзерлиләр, агитатор буларак чыгышлар ясыйлар, колхоз эшендә дә катнашалар. Һәр укытучыга 2 шәр сыйныф укытырга да туры килә. Югары Шәмәрдән мәктәбе авария хәлендә булганлыктан, 1978 нче елда ябылып, ике авыл балалары да 1989 нчы елга кадәр Түбән Шәмәрдәндә укый. 1978 нче елда Галиуллина Әлфинур җитәкчелегендә “Восток” хуҗалыгы ярдәме белән хәзерге мәктәп-балалар бакчасы бинасы төзелә.

 

Шәрәфиев К. Һәм Хамзина Р.И. укучылар арасында

Бу мәктәптә Әлфинур Динмөхәммәтовна белән Мостафина Р.Б., Рәхимҗанова Р.Г, Николаева С.Н., алардан соң Бәшәрова Р.В., Шәрәфиева Р.Р., Сабитова Ф.Ф.,  Вәлиева Г.М., Бегишева Л., Бәшәрова Я.З.  эшлиләр. Бүгенге көндә мәктәп вакытлыча ябык.

 

Югары Шәмәрдән башлангыч мәктәбе

Югары Шәмәрдән авылында 1916 нчы елда төзелгән зур ике катлы мәчет була. 1930 нчы елларда манарасы киселеп, мәчет бинасында балаларны укыта башлыйлар.

 

 Беренче укытучы (совет укытучысы) Нәби абый була. Авылда аның фамилиясен хәтерләүчеләр калмаган инде. 1945 нче елда аны башка эшкә алалар.

1945 нче елда Югары Шәмәрдән мәктәбенә мөдир итеп Сәгыйтов Хәким җибәрелә. Ул чыгышы буенча Сәрдек ягыннан, ләкин Узбәкстанда яшәгән, Сәмәркандта җир техникумын тәмамлаган. Гарәп, фарсы, үзбәк, казах телләрендә иркен сөйләшә, укый-яза алган белемле кеше була. Аңа кадәр ул инде Сәрдек, Янил мәктәпләрендә эшләгән була. Ул үз янына энесе Мәгъсумне дә чакыра, алар икесе бергә авыл балаларына белем бирәләр һәм авылда төпләнеп калалар. Хәким абый 1957 нче елда лаеклы ялга китә. Аның урынына Өлге авылы кызы, Арча педучилищесың тәмамлаган Галиуллина Әлфинур Динмөхәммәт кызы килә. Аның укучылары һәрвакыт белемле булулары, матур язулары белән аерылып торган. Алар 1959 нчы елга кадәр Мәгъсум абый белән эшлиләр. Ул ялга киткәч, Мәчкәрә авылыннан Касыймов Кави дигән кеше укыта. Ул фаҗигале төстә вафат булганнан соң, Әлфинур Динмөхәмәт кызы күп еллар 3- 4 сыйныф белән берүзе эшли.

 

Уртада Галиуллина Альфинур

Балалар саны арту сәбәпле, 1970-71нче елларда Кукмарадан Якупова Нәфисә, Нигъмәтҗанова Данияләр  берәр ел эшләп китәләр.

1978 нче елдан башлап, Югары Шәмәрдән балалары Түбән Шәмәрдән мәктәбенә йөри башлыйлар. Әлфинур Динмөхәмәт кызы Түбән Шәмәрдәнгә күчә.

1990 нчы елда яңа бинада Югары Шәмәрдән мәктәбе кабат ачыла. Мәктәп мөдире итеп Хамзина Рәмлә Ибраһим кызы билгеләнә. Аның белән бергә Мостафина Рәйханә Габделбәр кызы укыта башлый. 1994 нче елда   Мөхәммәтшина Резидә Нургали кызы,   педагогия көллиятен тәмамлап, эшкә кайта.  Резедә Нургали кызы таләпчәнлеге, тырышлыгы белән ата-аналарның ихтирамын яулый. 2005 нче елда Резидәне Түбән Шәмәрдән мәктәбенә күчерәләр. Аның урынына Газизова Әлфинур Хөсәен кызы килә. Мостафина Рәйханә Габделбәр кызы, 2007 нче елга кадәр эшләп, лаеклы ялга китә, Әлфинур Хөсәен кызы 2011нче елга кадәр эшли.

    2011нче елда мәктәпкә директор булып Нуриева Гөлназ Мәкъсум кызы килә. Алар Нуриева Миләүшә Мөхәррәм кызы белән 2018 нче елга кадәр эшлиләр.

8.                  Ядегәр мәктәбе бүген

 Бүген мәктәптә 95 балага 22 югары белемле укытучы белем һәм тәрбия бирә. 8 укытучы югары, 12 укытучы беренче квалификацион категориягә ия. 4 укытучы (Рәхимҗанова Р.Г., Габбасова Г.М., Фәйзрахманова Г.З., Шарафиева Р.Р.) “Мәгарифтәге уңышлары өчен” Күкрәк билгесенә, 7 укытучы (Хайруллин Р.Ә., Мөбәрәкова Г.Р., Мөхәммәтҗанова Л.Х., Шәрәфиева Р.Р., Фәйзрахманова Г.З., Фатыйхова Л.Ш., Габбасова Г.М.) “Безнең иң яхшы укытучы”, 1 укытучы (Нуриев Р.Р.) “Безнең яшь укытучы”, 1укытучы (Яббарова А.И.) “Иң яхшы ИКТ укытучысы”, 2 укытучы (Файзрахманова Г.З., Бәшәрова Р.В.) “Оста мөгаллим” грантларына ия, 1 укытучы (Бәшәрова Р.В.) “Авыл укытучысы” конкурсы җиңүчесе һәм авыл укытучылары съезды (2014) делегаты.

Укытучылар коллективы сәләтле балалар белән нәтиҗәле һәм дәвамлы эш алып баралар. Фәйзрахманова А., Фәйзрахманов И. физика, математика, астрономия фәннәреннән Бөтенроссия олимпиадасының республика турында призер, Фатыйхов И. география фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының республика турында призер, Миннебаев Д., Фәйзрахманов И. “Путь к олимпу” республика олимпиадасында җиңүче һәм призер, Сабитова З. татар теле фәненнән  республика олимпиадасында   призер дәрәҗәсенә ия булдылар.

 

Мәктәп колективы


Мәктәбебез укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясен район һәм республика күрсәткечләреннән югары нәтиҗәләргә тапшыралар. Мәктәпне медальгә тәмамлаган укучылар: Корбанова Л. (1997), Хөсәенова Э. (1998), Фатыхова Г. (2000), Шакирова Г. (2001), Нуриева Р. (2002), Вафин И. (2006), Шакиров Р., Вафина Г., Шәфигуллина Л. (2007), Ибраһимова Л., Габбасова Г. (2008), Нуртдинова Ф. (2010), Фәйзрахманова А. (2011), Хөсәенова И. (2012), Рамазанов Д. (2013), Галиева З. (2017), Шәяхмәдова Ә., Фәйзуллина А., Закирова Г. (2018).

         Мәктәбебезнең тоткан кыйбласы дөрес, киләчәге өметле.


[1]Саттаров Г.Ф. Татар­стан АCСРның антропотопонимнары.- Казан ,1973, 15.  


[2]Саттаров Г.Ф. Татар­стан АCСРның антропотопонимнары.- Казан ,1973, 15.  


[3]Худяков М.Г.Очерки по истории Казанского ханства.- Казань,1990,   16-17.


[4]Солтанбэков М. Имам Хәлил Ядгәри. Очерк посвящен деятельности известного имама. Казань,1995  

[5] “Хезмәт даны” газетасы, 1995 ел. 16 декабрь саны

[6]Бобровлар кемнәр алар?" Хезмәт даны " газетасы, 2008 ел , №22      


[7] “Сверигинны беләсезме?””Мәгърифәт” газетасы, 20 сентябрь

[8]“Хезмәт даны” газетасы, 2002 ел, 5 октябрь, № 98

[9]  “Хезмәт даны” газетасы, 2002 ел, 5 октябрь, № 98