муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Күңелле стартлар! 30.11.2011

Бүген мәктәптә 5 -6 нчы сыйныфлар арасында, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау йөзеннән, " Күңелле стартлар" уены уздырылды. Һәр ике команда да уеннарда актив катнашты. Алар скакалкада сикерде, баскетбол тубы атты, капкага футбол тубы типте һәм башка күңелле стартларда көч сынашты. Уеннар Дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Әни җирдә иң зур кеше.
29.11.2011
Кадерле әниләр! Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
-
Әнием янда торсын! 29.11.2011

Бүген бездә зур бәйрәм- Әниләр бәйрәме булды. Әлеге бәйрәмгә һәр сыйныф зур тырышлык белән әзерләнде: стена газеталары чыгарылды, сочинениеләр язылды, шигырьләр иҗат ителде, концерт номерлары өйрәнелде.Концерт программасы " Әнием" видеоролигы белән башланды.Һәм программаны башлангыч сыйныфларның матур шигырьләре, 6 нчы сыйныф укучыларының дәртле биюләре, Тимергалиева Айсинә, Гатина Айгөл, Курбанов Ильяс, Каюмов Ильназ, Хасанова Илүзә, Хаммадиев Ирекләрнең моңлы җырлары белән бергә үрелдереп , бишек җырларына бәйләп башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилмутдинова Зөлфия Шарифулловна алып барды. Концерт дәвамында мәктәп тормышын чагылдырган презентация күрсәтелде. Бәйрәм тәмамлангач әниләр шат елмаеп өйләренә таралышты.
-
Добро акциясе 23.11.2011

Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Башлангыч сыйныф укучылары телевидениенең беренче каналы үткәрүче “ Добро” акциясендә катнашты. Алар кәрәзле телефоннары аша 75 сум акчаны балалар йорты счётына күчерделәр.
-
"Медвежонок" конкурсы 18.11.2011

Мәктәпнең 16 укчысы ( 2-11нче сыйныфлар), укучылар арасында рус теле буенча үткәрелүче, халыкара "Русский медвежонок" конкурсында катнаша. Почта аша килгән сорауларга җаваплар, бланкларга тутырылып, инде оештыучыларга җибәрелде.
-
Уңыш бәйрәме. 02.11.2011

Бүген башлангыч сыйныфларда "Көз һәм без" дип аталган уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмне һәр сыйныф алдан ук зур әзерлек белән көтеп алды. Кичәне 1 нче сыйныф укучылары көз турындагы шигырьләре белән башлап җибәрде. Алга таба сүзне 2 нче сыйныфлар алды. Алар Ф. Хөснинең "Кабак" хикәясен сәхнәләштереп дус һәм тату яшәргә кирәклеген аңлатты, 3 нче сыйныф укучылары " Арыш бөртеге" әкияте аша татар халкының "Эшләп яшәгән уңар, эшләмәгәне туңар" мәкален башкаларга җиренә җиткереп төшендерде, 4 нче сыйныф укучылары үзләре белән көз кызы Сөмбеләне кунакка алып килгән иде. Укучылар Сөмбеләгә бакчада нинди яшелчә, җиләк-җимеш үстерүләре турында сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Бәйрәм җыр-бию белән бергә үрелеп барды.
Еллар имин, илнең күге аяз булсын,
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
Бәйрәм мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын. -
Сөмбелә-уңыш бәйрәме
28.10.2011
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый нигъмәтне
Күреп ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Сөмбелә бик борынгы заманнардан ук яшәп килә. Бу бәйрәм көзге уңышлар җыеп алынгач, барлык эшләр беткәч билгеләп үтелә.
Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 нче сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме игенчелек чорын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап-йомгаклап куйган.
Чөнки бу вакытта инде урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән-эскертләргә куелган, сугылганы келәт-амбарларга тутырылган. 28 октябрь көнне мәктәптә уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәм өчен 5 нче сыйныфлар " Сөмбеләдә кунакта" дип аталган әдәби- музыкаль композиция әзерләгән иде. Бәйрәм күңелле уеннар , җыр-бию белән дәвам итте.
-
Рәниф Шәрипов һәм Рабит Батулла бездә кунакта. 19.10.2011

Егылсак та әле көрәшербез,
Кирәк икән басып- үләрбез.
Тормыш безгә биргән гомер хакын
Без артыгы белән түләрбез.
Рәниф Шәрипов
Татар халкының мәшһүр язучылары Рәниф Шәрипов һәм Рабит Батулла бездә кунакта булып киттеләр.Рәниф Шәриповның үткен сүзле шигырьләре, Рабит Батулланың тормыштан алынган гыйбрәтле хикәяләре укучылар һәм укытучылар күңелендә тирән тойгылар уятты.
-
Экологик акция "Табигатьне саклыйк һәм яклыйк!" 12.10.2011

- Укытучылар бэйрэме 06.10.2011















