муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Халыкара балалар китабы көне 12.04.2012

12 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан " Халыкара балалар китабы көне " уңаеннан сценарий әзерләнгән иде. Бу кичәнең максаты: китапка мәхәббәт, сакчыл караш, эстетик тәрбия бирү, белем алуда китапның әһәмиятен укучыларга җиткерү иде.
-
Интеллектуаль чемпионат 11.04.2012

Укучыларның районда үткәрелгән интеллектуаль чемпионатта 3 укучыбыз Хазиахметова Илсинә ( татар теле һәм физкультура), Сабирова Айгәл ( математика), Ибрагимова Гөлназ (физкультура) грамота белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да укуларында уңышлар теләп калабыз!
-
"Зарница" 01.03.2012

29 февраль көнне мәктәп спорт залы дәресләрдән соң гөрләп торды. Чөнки монда " Язгы аҗаган " бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныф яхшылап әзерләнгән иде. Бәйге укучыларның маршировкасы белән башланды, һәр отряд үз җырын башкарды. Башлангыч сыйныфлар башкаруында тынычлык турында җыр бәйгегә тагын да ямь өстәде. Турникта тартылу, автомат сүтеп җыю, противогаз кию егетләрнең булганлыгын күрсәтсә, беренче ярдәм күрсәтүче кызлар үзләренең югалып калмауларын исбатлады.
-
" Русский медвежонок" 28.02.2012

Халыкара « Русский медвежонок » конкурсында безнең мәктәптән 16 кеше катнашты.
10 кл-тан Абдуллина Г. район күләмендә I урын алып, флешка, диплом белән, 7 кл-тан Назмиева А. Һәм 8 кл-тан Ибрагимов Р. диплом, китап белән буләкләнде. Ә калган 13 укучыга сертификат тапшырылды.
-
Фоат Гимадиев призына район күләм көрәш ярышы.
25.02.2012
Менә инде 18 нче тапкыр мәктәптә Фоат Гимадиев призына район күләм көрәш ярышы булып узды. Ярыш спонсорлар ярдәме белән оештырыла. Командалар арасында беренче урын безнең мәктәп егетләрендә.
-
"Туган тел" көне
24.02.2012
21 февраль көнне мәктәптә " Туган тел" көне үткәрелде. 5нче сыйныфтан Таҗетдинов Р. " Ярдәм сорап", 6нчы сыйныфтан Хаҗиәхмәтова И. " Ике дөнья - ике елга", 7нче сыйныфтан Нәҗмиева А. " Ашыгыйк", 9нчы сыйныфтан Халикова Ф. " Бәхет", 10 нчы сыйныфтан Гыйльметдинова Г. " Гомернең моңсу бер чорында" шигырьләрен сөйләде. 5нче сыйныф укучылары Гатина А. һәм Тимергалиева А. үзләренең матур җырларын җырладылар. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән очрашу. 21.02.2012

Казан Бөек Ватан сугышы музеенда фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән очрашуда булдык. Ләйлә ханым үзенең әтисе турындагы хәтирәләр белән уртаклашты, укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Фанис Яруллин истәлегенә шигырь бәйрәме. 18.02.2012

Тугангамы февраль аенда
Холкым минем шуңа охшашлы.
Җанга сыйган болыт, давыл, буран,
Яшен, яңгыр һәм дә кояшы.
Ф.Яруллин
Һәр елны безнең мәктәп укучылары Фәнис Яруллин белән, аны туган көне белән котлап, очрашуга бара иделәр. Кызганыч быел Фәнис абый туган көненә кадәр яши алмады... Әмма без бу матур гадәтне туктатып калдырмадык. 21 укучы Нурсөя апа белән очрашып, хәл-әхвәлен белешеп, Фәнис абый истәлегенә аның бүлмәсендә шигырь бәйрәме үткәреп кайтты. 8 нче сыйныф укучысы Галиев Алмаз башта Фәнис абый рухына дип көръән сүрәләре укыды, аннары укучылар Фәнис абыйның шигырьләрен яттан сөйләде. Нурсөя апа Фәнис абый турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Кызлар чиккән кулъяулыкны башкалары яныны беркетеп куйдылар. Нурсөя апа Фәнис абыйның 51 нче китабын бүләк итте.
-
Шахмат 16.02.2012

15 февраль конне зона арасында Ядегәрдә үткәрелгән шахмат ярышында мәктәп укучылары Ахметзянова Г., Ахметзянов И. һәм Мифтахов Р. яшьтәшләре арасында 2нче урыннарны алып кайттылар. Аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Йолдыз сәгате 15.02.2012

15 февраль конне 5-7 сыйныфлар арасында " Йолдызлы сәгать" уены оештырылды. Уенда һәр сыйныфтан 3әр укучы катнашты. 4 турдан торган ярышта 6нчы сыйныфтан Сабирова А. җиңүче булды. Иң куп йолдыз җыеп 1 урынны да 6нчы сыйныфлар алды. Тамашачылар да актив катнашты. Һәрбер җавап биргэн укучыга истэлек бүләкләре бирелде.















