муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
" Математика фәннәр патшасы" 15.02.2012

14 февраль көнне 3 нче сыйныф укучылары " Математика - фәннәр патшасы " дип исемләнгән тамаша күрсәтте. Алар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, саннар турында әкият куйды.
-
МБОУ СОШ Манзарас мәктәбе укучылары бездә кунакта. 14.02.2012

Кукмара Манзарас мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары безнең мәктәпкә очрашуга килделәр. Очрашуны мәктәп директоры Хаҗиев Гомәр Хашим улы оештырды һәм алып барды. Алар Хәтер группасының эшчәнлеге, Кар десанты егетләренең Мясной бордагы хезмәтләре, Хәтер китаплары, музей белән таныштылыр.Соңыннан әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте. Кемнең безнең эшләр белән танышасы килә, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
-
Математика клубы 11.02.2012

10 февраль көнне 8- 11 класс укучылары өчен " Күңелле математиклар клубы" дип аталган кичә үтте. Укучылар 2 командага буленеп көч сынашты. Һәр ярышның җиңүчесе булган кебек " Пифагорчылар" аз гына өстенлек белән "Прогрессия"не җиңделәр.
-
Студентлар белән очрашу. 11.02.2012

Бүген мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Кичәне 11 нче сыйныф укучылары оештырган иде. Очрашуга килгән студентлар үзләре укый торган уку йортлары, андагы таләпләр һәм кагыйдәләр, мәктәптәге билге баллар системасы белән алышуы, һәр калдырылган лекция өчен билгеле бер тәртиптә " җавап" тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. КГЭУ студенты Ибрагимов Радик : " Үз алдыгызга максат куегыз, шул максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне биреп укыгыз, тырышыгыз. Алдыңда син менәсе үрләр биек булганда гына, ирешкән уңышыңның тәме була икән",- дип үз киңәшен бирде.
Икенче бүлектә студентлар арасында " Акыллы студент" интеллектуаль уены оештырылды. 5 турдан торган әлеге уенда Иң акыллы исеменә Хабриева Сельвина лаек булды, аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Музыкаль тәнәфес 10.02.2012

8 февраль кәнне математика темасына караган "Музыкаль тәнәфес" үткәрелде. 7 сыйныф укучылары Хасанова И., Гатауллина З., 5 сыйныф укучылары Гатина А., Тимергалиева А. җырласалар, 6 сыйныф кызлары Ахметзянова Г. һәм Хазиахметова И. шигырь сөйләделәр.
-
Тәҗрибә 09.02.2012

8 февраль конне тәнәфес вакытында физика һәм математика укытучысы Азат Гаделахатович укучыларга " Атмосфера басымы " турында тәҗрибә күрсәтте. Укучылар бик кызыксынып нәрсә буласын күзәтте һәм ял итте.
-
Викторина 01.02.2012

31 гыйнвар конне 5 - 11 класслар арасында " Математик викторина " үткәрелде. Ин зирәк укучы булып 8 класстан Гарапшин Мәгъсүм танылды. Ә класслар буенча 8 һәм 9 класслар җиңүче булды.
-
Район башлыгы призына көрәш ярышы 28.01.2012

Район башлыгы Рахматуллин Равиль Шәйдәүләт улы призына көрәш ярышында безнең егетләр командасы 1 нче урынны яуладылар: Кубок безнең мәктәптә!!!
-
Ата - аналар җыелышы
28.01.2012
26 гыйнвар көнне мәктәптә ата- аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка мөхтәрәм кунаклар Хабибуллина З. Л., Хафизуллина З. Х. , Габдрахманова Г. Ф. килгән иде.
-
Р. Фәхретдин исемендәге конкурсы
26.01.2012
24 гыйнвар көнне уздырылган күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I районкүләм фәнни- тикшеренү конкурсында 2 урынны алды. Аны һәм җитәкчесе Нәзирә Әхмәтҗан кызын тәбрик итәбез. Алга таба да уңышлар телибез.















