муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
ОБЖ фәне буенча олимпиада 25.01.2012

Безнең мәктәп укучысы Галиев Нәфис ОБЖ фәне буенча район олимпиадасында җиңеп, 9 сыйныфлар арасында Ботенроссия регионы этабында район данын яклады. Анда уңышлы чыгыш ясап сертификат алып кайтты. Әфәрин!!! Аңа һәм җитәкчесе Альбина Хафизовнага алга таба да уңышлар телибез!
-
Волейбол 23.01.2012

21 январь конне мәктәп базасында Рәдис Хайруллин истәлегенә волейбол турниры булып үтте. Егетләребез үзләренең осталыкларын күрсәтте.
-
Хайруллин Рәдис призына волейбол ярышы. 21.01.2012

1989 нчы елда Татарстан чемпионы титулын яулаган , бүгенге көндә мәрхүм, Хайруллин Рәдис призына район күләмендә волейбол ярышы үтте. Ярышны аның истәлегенә дусты Аглиуллин Фәнил спонсорлар ярдәме белән оештырган иде. Командалар арасында 1 нче урын Яниль, 2 нче урын Сәрдек, 3 нче урында Олыяз командасы булды.
-
Ботенроссия дистацион олимпиадасы 22.12.2011

Мәктэбебезнең 16 укучысы Бөтенроссия дистанцион олимпиадасында катнашып 6 сыйныф укучылары Сабирова Айгөл һәм Хазиахметова Илсинә 3 урынга лаек булдылар. Алар дипломнар , ә калган укучылар сертификатлар б-н бүләкләнделәр. Әлеге укучыларны һәм аның укытучыларын шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
-
Район олимпиадалары призерлары һэм жинучелэре 22.12.2011

Район олимпиадалары җиңучеләрен һәм призерларын котлыйбыз.
Менә алар:
- 10 сыйныфтан Абдуллина Гөлназ, рус теле - җиңүче ( ук. Мазитова М. В. );
- 6 сыйныфтан Хайруллина Алия, технология - призер ( ук. Багавиева А. М.) ;
- 8 класстан Галиев Нәфис , ОБж - призер ( ук. Шарафиева А. М.);
- 10 класстан Гилмутдинова Гөлия , татар теле - призер (ук. Гафиева А. Р.);
- 10 класстан Гаязова Фирүзә , татар әдәбияте - призер (ук. Гафиева А. Р.);
- 3 класстан Гилметдинов Рәдиф, рус теле - призер (ук. Гилмутдинова З. Ш.);
-
Яна елга эзерлек 22.12.2011

12 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр мәктәп укучылары мәктәп каршында кар сыннары ясау б-н шогыльләнде. Мэктәп яны чыршысы да үзенең утларын яндырды. Мәктэптә "Яна ел" җиткәне сизелә башлады.
-
КМБ утырышы
21.12.2011
19 нчы декабрь көнне башлангыч сыйныф укытучыларының КМБ утырышы булып узды. Аның кысаларында Гильметдинова З. Ш. һәм Назмиева Г. Ф. тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Безнең мәктәп укучысы - Россия чемпионы 16.12.2011

14 декбрьдә Уфа шәһәрендә узган татар- башкорт көрәше буенча Россия чемпионатында 11 сыйныф укучысы Нәҗмиев Айнур 1 урынны алып, "Россия чемпионы" титулын яулады. 5 яшеннән көрәш нечкәлекләренә төшенеп үскән егет әлеге исемгә бик лаек. Әфәрин Айнур! Аны шушы дәрәҗәгә кадәр үстергән тренеры Илсур Туфан улын да котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Все профессии важны, все профессии нужны 14.12.2011

-
Урының оҗмахта булсын, Фәнис абый! 09.12.2011

73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат булды. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте.
Безнең мәктәпнең балалар оешмасы да Фәнис Яруллин исемен йөртә. Без аның тормыш юлын үзебезгә маяк итеп куябыз. Фәнис абыйның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.















