Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кар бабай әвәләдек. 01.02.2016
Кыш! Күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный! Бүген уртанчылар төркеме балалары,тәрбияче апалары Илсояр Хазиевна белән, кар бабай әвәләделәр! Кыш үзенең салкынлыгы,аклыгы-сафлыгы белән балаларны үзенә тартып тора. Уртанчылыр төркемендә балалар табигатьтә саф һавада булырга яраталар.
Саф һавада булып балалар сәламәтлекнең кирәклеген төшенәләр, кояш-һаваның әһәмиятен аңлыйлар,чыныгу чараларын үзләштерәләр.
-
Кошларга ашханә. 01.02.2016
Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дə кунак булыгыз.
Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Илсояр Хазиевна белән берлектә кошларга җимлек элделәр.
-
Чаңгыда шуабыз! 01.02.2016
Кышның яме саф, салкын һавада рәхәтләнеп уйнап, сәламәтлекне ныгыту да әле ул. Спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары Зөбәйдә Рафисовна җитәкчелегендә чаңгы шуалар. Шулай итеп алар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Су белән уен. 01.02.2016
Бүген кечкенәләр төркемендә тәрбияче Рәфидә Рәфәгатовна балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Нәниләр суда балык, үрдәк уенчыкларын йөздерделәр. Су ага, балык йөзә, үрдәк йөзә дигән җөмләләр төзергә өйрәнделәр.
-
Туган көнегез котлы булсын! 01.02.2016
Бүген кече тәрбияче Нурфия Монировнаның туган көне.. Без аны ихластан бәйрәме белән тәбриклибез. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар, чиксез бәхетләр телибез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә, -дип
Елмай син- бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Зурлар төркеме балалары үзләренең кече тәрбияче апалары Нурфия Монировнаны чын күңелдән котлап, изге теләкләрен җиткереп үз кочакларына күмделәр.
-
Угощаю гостей. 29.01.2016
Воспитателями 1 младшей группы создана разнообразная игровая среда, где каждый ребёнок занят интересующей его деятельностью. Дети используя все доступные им игровые средства, свободно объединяются и взаимодействуют друг с другом, где обеспечивается независимый от взрослых мир детства. Воспитатель выступает в роли играющего партнёра, который принимает любые детские замыслы, гарантируя свободу и непринуждённость выбранной деятельности своих воспитанников.
-
Ташбака бездә кунакта! 29.01.2016
Бүген кечкенәләр төркемендә "яшәгән" ташбака прогулкага чыкты. Балалар ташбаканың йөрешен күзәттеләр.
-
Серле кәгазь иленә сәяхәт. 29.01.2016
Иҗат -бала үсешендә гадәти хәл, дип саный бөек педагог С. Выготский. Ул баладагы мөмкинлекләрнең иң табигый чагылышы. Иҗат итү вакытында логик фикерләү сәләте генә түгел, ә бәлки хис , тойгы, сиземли белүдә зур әһәмияткә ия. Иҗат мөмкинлекләре акыл эшчәнлегенә, шулай ук хыял фантазияләргә дә бәйле. Баланың шәхес буларак үсеше өчен аның иҗтимагый әһәмияткә ия булган өр - яңа идеяләр, уй-фикерләр тудыра белүе мөһим. Нәкъ менә шундый эшчәнлек балада иҗади мөмкинлекләр ача. Уртанчылар төркемендә “ Кәгазь иле серләре” ( тәрбияче Шафигуллина Илсояр Хазиевна ) дип исемләнгән белем бирү эшчәнлегендә. Бу сәнгать төре балаларда вак кул моторикасы эшчәнлеген камилләштерә, матурлыкка омтылыш тәрбияли.
-
Ай үсәсен, көн үсәбез! 28.01.2016
Балаларыбызның сәламәтлекләрен шәфкать туташы Исрафилова Ландыш Рамилевна күзәтеп тора. Менә бүген ул балаларның ничек үскәннәрен тикшерде.
-
Су - яшәү чыганагы. 28.01.2016
Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы. Тәрбияче Рәфидә Рәфәгатовна беренче кечкенәләр төркеме балалары белән су турында әңгәмә алып бара.