Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Котлыйбыз! 27.02.2016
Котлыйбыз!!!01.02.2016
Февраль аенда туган көннәре булган хезмәттәшләребез Ханафиева Людмила Викторовна, Файзрахманова рәфидә Рәфәгатовна! Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар, чиксез бәхетләр телибез. Яраткан апаларын балалар да котлап, бергәләп "Ак калач " җырлы-биюле уенын уйнадылар.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.
-
Выставка " Папа может" 24.02.2016
Привлечение родителей, к изготовлению поделок своими руками, оказалась хорошей идеей. Выставка называется «Папа может!», в ней приняли участие огромное количество пап. Итоги выставки показали, что все папы к изготовлению современных работ своими руками подошли серьезно, применили креативный подход, мастерство, выдумку. Всеми работами с трепетом и гордостью любовались дети и сами родители.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2016
Бүген без батырларча ил чикләребезне яклаган һәм хәзер дә яклап торучы, хәрби бурычларына тугырылыклы калучыларыбызны олылыйбыз. Кадерле ир-егетләр!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Илләребез имин, тормышыбыз тыныч булсын иде.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Хөрмәтле ир-егетләребез,әтиләр, абыйлар,бабайлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер,нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, күңел тынычлыгы телибез.
Ир-ат булса ,хәвеф-хәтәр юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның—тынычлыгын ,әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
Үлем явын куып,туган илебездән,
Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.
Киләчәге өчен газиз ,олы йортның
Гомерегезне аямаган затлар сез.
-
21 февраль -Халыкара туган тел көне. 21.02.2016
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде
-
Әтиләребезне хөрмәтләп. 19.02.2016
Әтиләр бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. Бакчабызда олысы да кечесе дә батыр затларыбызны котлау чарасында катнаша. 19 февраль көнне зурлар төркемендә “Ягез әле, әтиләр” бәйрәм-викторина үткәрелде.Чарада әтиләр төрле сынаулар үттеләр, бик актив катнаштылар. Балалар әтиләргә үз куллары белән ясалган корабны бүләк иттеләр.
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә.
Бәйрәм мизгелләрен "Медиатека" бүлегенән кереп карый аласыз.
-
Әтием - горурлыгым! 18.02.2016
Тынычлык булсын өчен,
Кояш гел көлеп торсын өчен,
Һәрчак әтиләр кирәк.
Әтиләр илгә - терәк.
Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Шафигуллина Илсояр Хазиевна, музыка җитәкчесе Ишкулова Нурия Усмановна белән берлектә "Әтием горурлыгым" исеме астында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Балалар әтиләргә карата шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Әтиләр төрле-төрле ярышларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар әтиләргә багышлап ясаган галстук- бүләкләрен тапшырдылар.
Бәйрәм мизгелләренең фотоларын "Медиатека" бүлегенә кереп карый аласыз.
-
Гимнастика после сна. 16.02.2016
Мы проснулись,улыбнулись,
Посильнее потянулись.
Первый разик на спине,
А потом на животе,
На бочок перевернулись,
И ещё раз потянулись.
Гимнастика и физические упражнения очень важны для ребенка с самого раннего возраста. Маленькие дети быстро растут,за короткое время они должны усвоить очень многое,а для этого нужны силы и здоровье.Различные виды гимнастики развивают внимание,речь,воображение,глазомер,пополняют словарный запас,формируют правильную осанку,предохраняют от плоскостопия,могут улучшить зрение.Гимнастика после сна является один из корригирующей и оздоровительной гимнастикой. Она не должна быть долгой и утомительной.Главная её задача:чтобы малыш проснулся в хорошем настроении.
-
Бөек шагыйрь - Муса Җәлил! 15.02.2016
Шагыйрь җыры - ялкынлы җыр,
Һичбер кайчан сүнмәс җыр.
Ил - халкымның батыр улы
- Җәлил үзе - үлмәс җыр!
Җырны әсир итеп булмый,
Богаулап булмый аны:
Җәлилләр җыры танытты
Бу дөньяга татарны!...
Зиннур Хөснияр
"Муса Җәлил - халык улы" темасына уртанчылар төркеме балаларына тәрбияче Шафигуллина Илсояр Хазиевна презентация күрсәтте, Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары башкарылды.
-
Әй, суганкай ничек үстең шулай? 15.02.2016
Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан-яңа максатлар куеп аларга ирешү кешенең яхшы сыйфатлары. Бала тууының беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм өйрәнә.Кытай халык мәкале болай ди:"Сөйлә- мин онытырмын, күрсәт-мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң-мин аңлармын" ди .Балалар да үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә истә калдыралар.Шуңа күрә күзәтү эшчәнлеге безнең балалар бакчасында ныклы урын алып тора.Бу һәркем өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш. Яңа кичерешләргә,экспериментларга омтылу,яңа мәгълүматлар эзләү балаларның үз-үзләрен тотышының гадәти күренеше. Тәҗрибә ясаунын төп үзенчәлеге шунда,аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге ,тикшеренү ята. Шушыларны күздә тотып беренче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Файзрахманова Р. Р.) белән үзләре утырткан суганның ничек үсүен күзәттеләр. Беренче эш итеп суганны утырткан вакытта нинди булуын ,бер атна узгач аның кыяклары барлыкка килүен, күпме үсүен ачыкладылар. Аннары балалар аларга су сиптеләр, үскән кыякларын өзеп, ашап тәмен белделәр.
-
Подготовка к празднику. 14.02.2016
В старшей группе дети готовятся к замечательному празднику "Дню защитника Отечества". Это праздник всех защитников нашего Отечества, защитников мира, свободы и счастья. И в этот день они подарят своим папам подарки сделанные своими руками.