Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Әниемнең җылы кочагы! 27.11.2015
Әни кеше һәркем өчен дә иң кадерле, иң мәрхәмәтле, иң кирәкле зат ул. Бүген зурлар төркеме балаларыбыз әниләр көнен бәйрәм итеп уздырдылар. Кичәбез бик күңелле һәм җанлы атмосферада узды.Балаларыбыз өйрәнгән шигырьләре, биюләре белән матур чыгыш ясап әниләрен сөендерделәр. Әниләр өчен балаларның чыгышлары иң кадерле бүләк булды. Алар кичәне бик ошаттылар һәм үзләре дә бәйрәмдә төрле уеннарда актив катнашып кәнагать калдылар.
-
Әнием алтыным - минем иң якыным! 25.11.2015
Ана - балага җан өргән, якты дөнья бүләк иткән кеше. Бала өчен ул изгеләрдән-изге җан иясе. Шуңа да бала гомере буена ата-анага бурычлы, аның хакы үлчәнмәгән. Ана баланың шатлыгын да, кайгысын да үз йөрәге аша үткәрә. Ана өчен баланың алтыдагысы да, алтмыштагысы да сабый булып кала...
Бүген Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Әнием алтыным - минем иң якыным" исеме астында бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм Зур Кукмара авылы "Шатлык" һәм "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре катнашында әзерләнгән иде. Бәйрәмне Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ханафиев Ришат Рифкат улы башлап җибәрде. Ул Әниләрне, Дәү Әниләрне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм барышында балаларыбыз Әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Музыка җитәкчеләре Ишкулова Нурия Усмановна, Ахметова Әлфия Робертовна тырышлыгында әзерләнгән җырлары, биюләре белән балаларыбыз залдагы тамашачыларны таң калдырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.Бәйрәмдә катнашкан һәр Әнигә, Әтигә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйрәм ахырында Зур Кукмара авылы мәдәният йорты җитәкчесе Зарипова Рузилә Борхан кызы рәхмәт сүзләре җиткереп, Рәхмәт хаты белән концерттан җыелган акчаны ике балалар бакчасы мөдирләренә тапшырды. Бу акча әлбәттә балаларыбызга уенчыклар алырга зур файда булды.
-
Бәйрәмнән чыгышлар. 25.11.2015
Уртанчылар торкемендә тәрбияләнүче Нуриева Рузилә узенең әтисе Рифнур белән "Кояш гомере" җырын башкардылар.
-
Бәйрәмнән чыгышлар. 25.11.2015
Уртанчылар төркеменнән Багманов Ильсаф абыйсы Рәмзил белән русча җыр башкарып залдагы тамашачыны таң калдырдылар.
-
Бәйрәмнән чыгышлар. 25.11.2015
Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары башкаруындагы бию бәйрәмебезгә ямь өстәде.
-
В гостях Бурановские бабушки! 25.11.2015
Поздравить наших дорогих мам даже приехали Бурановские бабушки.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге 24.11.2015
Нәни балаларыбызда рәсем ясарга бик яраталар.
-
Без уйныйбыз! 23.11.2015
Беренче кечкенәләр төркеме балалары дидактик уеннарны бик яратып уйныйлар.
-
Для Вас, родители!
23.11.2015
Уважаемые родители! Просим Вас ознакомится с информацией, который находится на сайте нашего детского сада в блоке " Для родителей" , под темой "Информация об изменениях в Правилах дорожного движения".
-
Кадерле әниләребезгә! 23.11.2015
Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ильмира Ильфаровна белән берлектә Әниләргә иң матур бүләк мимоза чәчәген уз куллары ясап бүләк итеп әзерләделәр.